Табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану кафедрасы

Идарә итү, икътисад һәм финанс институты

Табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану кафедрасы Казан (Идел буе) федераль университетында 2012 нче елның 28 нче сентябрендәге № 01-06/843 нче боерык нигезендә Территориаль үсеш белән идарә итү институтында (хәзерге вакытта – Идарә итү, икътисад һәм финанс институты) 2012 нче елның 10 нчы октябрендә оештырыла.

Кафедраның мөдире – профессор, биология фәннәре докторы Мингазова Нәфисә Мансур кызы.

Кафедра Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән Министрлыгының 2009 нчы  елның 29 нчы декабрендәге № 776 нчы боерыгы белән расланган, Федераль дәүләт белем бирү стандартларының әлеге юнәлешенә туры килә торган 20.03.02 “Табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану” (бакалавр) юнәлеше буенча бакалаврлар әзерли.

Бу – регион өчен табигый объектларны төзекләндерү һәм кире үз хәленә кайтару, аларның экологик кыйммәтләрен һәм икътисади әһәмиятен арттыру белән бәйле булган инженер-экологик юнәлеш. Фән һәм техниканың әлеге өлкәсе белгечләре табигый экосистеманың сыйфатларын шул дәрәҗәдә үзгәртергә сәләтле ки, хәтта бу объект бәяләрен арттырырга, җир һәм су мөмкинлекләрен тагын да нәтиҗәлерәк файдаланырга, аларны экологик куркынычсызлык белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Бакалавриатта уку вакыты: 4 ел.

Укырга керү имтиханнары (БДИ): математика, химия, рус теле.

Югары уку йортын тәмамлаучының квалификациясе: Табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану юнәлеше буенча бакалавр.

Юнәлешләр: “Табигатьне төзекләндерү” һәм “Судан файдалану”.

Белем алу ике төрле: көндезге (40 – 45 бюджет урыны) һәм читтән торып белем алу (20 – 25 бюджет урыны). Белем бирү бюджет һәм контракт төзү нигезендә алып барыла.

Кафедра әлеге юнәлеш буенча шулай ук магистратурада “Урбоэкология” программасы буенча да белем бирә (2 ел түләүле уку).

Белем бирү процессында укытыла торган дисциплиналар табигый–фәнни һәм инженер белемнәрен бик киң колачлый. Белем бирүдә экологлар, архитекторлар, гидрологлар, биотехнологлар һәм башка белгечләр катнаша. Гамәли дәресләр табигый объектларда, шулай ук экологик, җитештерү  һәм проект оешмаларында алып барыла.

Укырга керүчеләрне югары квалификацияле укытучыларда кызыклы белем алу, мавыктыргыч кыр практикасы, истә кала торган экспедицияләр, бай эчтәлекле студент тормышы көтә.

Югары уку йортын тәмамлаучылар территориянең экологик мәсьәләләрен тикшерергә, көтелгән хәл итү ысулларын тәкъдим итәргә һәм нәтиҗәләрне бәяләргә сәләтле. Алар экологик һәм инженер проектлау кораллары һәм методлары белән эш итә беләләр, табигый объектларны элекке төзек хәленә кайтару чараларын тормышка ашыру ысулларын беләләр, табигатькә  уңай  йогынты ясау һәм  аңа икътисади зыян килүне бәяләргә сәләтле, табигатьне саклау законнары җыелмасы өлкәсендә дә бик белемле.

Укуны тәмамлаучыларның табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану юнәлешләре белән бәйле эшләү өлкәләре: җирне мелиорацияләү; бозылган җирләрне рекультивацияләү; су хуҗалыклары системасын, авылларны су белән тәэмин итүне оештыру, агымсулаарны чистарту һәм аларга киртәләр ясау; су объектларын торгызу һәм экологик яңарту; территорияләрнең табигатен саклау һәм төзекләндерү; аеруча саклана торган табигый территорияләрне (ООПТ) төзекләндрү; җирне табигатьтән рациональ булмаган  ягъни төзелеш эшләрендә һәм файдалы казылмаларны тапканда куллану нәтиҗәсеннән, шулай ук төрле табигый бәла-казалардан (коры җилләрдән, убылмалардан, суның юдыруыннан, су басулардан һ.б.) саклау; ландшафт системасын проектлау һ.б.

Югары уку йортын әлеге юнәлеш буенча белем алучыларга Россия Федерациясе хуҗалыкларының бик күп тармакларында, иң беренче чиратта проект һәм төзелеш оешмаларында (табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану объектларын проектлау, проектларны тормышка ашыру һәм эксплуатацияләү); фәнни-тикшеренү һәм җитештерү оешмаларында (методларны һәм технологияләрне эшләү); дәүләтнең табигатьне саклау һәм табигатьтән файдалану (контроль, нормага китерү) структураларында ихтыяҗ  аеруча зур.

Кафедраның төп фәнни юнәлешләре:

Идел буе федераль округы территориясендә комплекслы экологик тикшеренүләр үткәрү, табигый объектларны паспортлаштыру һәм инвентаризацияләү, кыйммәтле табигый территорияләрне аерып алу.

Су объектлары торышына мониторинг ясау, аларга табигый бәла-казаларның йогынтысын бәяләү.

Су объектларын экологик яңарту һәм  торгызуның фәнни-теоретик нигезләрен һәм концепцияләрен эшләү.

Тирә-як мохит компоненетларына шәһәр йогынтысын өйрәнү, урбоэкологиянең фәнни-теоретик нигезләрен эшләү, шәһәр табигатен төзекләндерү һәм экологик каркасын төзү белән бәйле чараларны уйлап табу.

Абхазия Республикасының су объектларын (тау, тигезлек, мәгарә) өйрәнү.

Гамәли тикшеренүләр:

Бозылган һәм пычранган елга-күлләрне экологик яңарту һәм торгызу;

Сулыкларның яр буе территорияләрен тернәкләндерү, экологик парклар оештыру.

Кафедра күп санлы россия һәм чит ил югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү оешмалары (Җиртөзелеше институты, Мәскәү шәһәре; Түбән Новгород университеты, Түбән Новгород шәһәре; РФА ның Зоология Институты, Санкт-Петербург шәһәре; Эчке сулыклар биологиясе институты, Борок поселогы; Калининград дәүләт университеты, Калининград шәһәре; Себер федераль унивесритеты, Красноярск шәһәре – Россия, Минск университеты, Су хуҗалыгы институты, Лелистад шәһәре, Нидерланд; Бива күле институты, Халыкара күл комитеты, Япония; Чукуров университеты, Адана шәһәре, Төркия; РАСЕ Компаниясе (алга киткән су технологияләре), Калифорния, АКШ һ.б.) белән хезмәттәшлек итә. Кафедра экологик проектлаштыру һәм су инновацион технологияләр өлкәсенә караган россия һәм чит ил конкурсларында һәм күргәзмәләрдә катнаша.