«Студентлар тормышы буенча экскурсия» концерт программасы

“Студентлар тормышы буенча экскурсия” – беренче курслар өчен ел саен сентябрьда уза торган программа, анда almamaterның иҗати тормышы күрсәтелә.  Нәкъ менә бу концертта беренче курс студентлары беренче тапкыр Студклуб белән танышалар. Алар өчен сәхнәдә иң шәп җыр һәм бию коллективлары, җырчылар, ШТК (КВН) командалары һәм иҗади берләшмәләр үз эшчәнлекләрен күрсәтәләр. Иҗади шәхес өчен бу проектта катнашу үз талантын күрсәтү, үз идеяләрен тормышка ашыру, яңа дуслар табу мөмкинлекләре бирәчәк.

Билетлар укыту-тәрбия эшчәнлеге буенча директор урынбасары яисә институт культоргы аша бушка таратыла.

Чарада катнашу өчен август ахырында-сентябрь башында культура һәм оештыру эшләрен оештыру бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тел.: 233-73-52, 233-72-76.