“Кордон” спорт-сәламәтләндерү лагеры

Казаннан 30 км. ераклыкта урнашкан спорт-сәламәтләндерү лагеры “Кордон” Идел елгасының яшеллек белән күмелгән ярына урнашкан.

Мәйданы һәм сыйдырышлылыгы

Студентлар лагеры 4 га. җирне били. Сменага 200 кеше кабул итә ала. Җәй дәвамында 800 студент ял итә, көч туплый ала.

Инфраструктура

Лагерь территориясендә ял итү өчен барлык шартлар тудырылган. Туп тибәр өчен футбол кыры, баскетбол мәйданчыгы бар. Волейбол һәм бадминтон өчен мәйданчыкка асфальт җәелгән. Өстәл теннисы уйнар өчен ябык павильон, волейбол, гандбол, теннис, баскетбол, мәдәни чаралар уздыру өчен агач идәнле ябык спорт мәйданчыгы бар.

Яшәү шартлары

“Кордон” лагерында сине һәм барлык КФУ студентларын түбәндәге яшәү шартлары көтә:

  • 3-4 кеше сыйдырышлы сигезәр бүлмәле биш бер катлы корпус;
  • 3-4 кеше сыйдырышлы алтышар бүлмәле ике ике катлы йорт-“шалаш”.