Дәүләт һәм муниципаль идарә итү кафедрасы

Идарә итү, икътисад һәм финанс институты

Дәүләт һәм муниципаль идарә итү кафедрасы 2002 нче елның 17 нче октябрендә оеша. Югары квалификацияле белгечләр – дәүләт һәм муниципаль идарә итү өлкәсендә эшли торган,  идарә итүнең заманча методларын камил белгән менеджерлар әзерләү кафедраның төп бурычы булып тора.

Дәүләт һәм муниципаль идарә итү кафедрасы мөдире – Глебова Ирина Станислав кызы.

Дәүләт һәм муниципаль идарә итү кафедрасы бакалавриат һәм магистратура программалары буенча әзерлек алып бара.

“Дәүләт һәм муниципаль идарә итү” юнәлеше буенча бакалавриат өч юнәлешкә бүленә:

  • региональ идарә итү;
  • шәһәр хуҗалыгы белән идарә итү;
  • дәүләт һәм муниципаль өлкәгә караган аралашу.

Дүрт еллык көндезге уку бүлеген тәмамлаучыларга дәүләт һәм муниципаль идарә итү бакалавры дәрәҗәсе бирелә.

Студентлар дәүләт һәм муниципаль структуралар хакимиятендә эшләрлек  дәрәҗәдә кирәкле белем алалар, икътисади, сәяси һәм социаль мәсьәләләрне хәл итәргә өйрәнәләр.

“Дәүләт һәм муниципаль идарә итү” юнәлешендәге магистратура түбәндәге программалар буенча тормышка ашырыла:

  • дәүләти сәясәт һәм идарә итү;
  • шәһәр хуҗалыгы белән идарә итү.

Дәүләт һәм муниципаль идарә итү кафедрасының магистрлык программасы төрле институтны һәм факультетларны, шулай ук башка югары уку йортларын тәмамлаучыларга аеруча сорау күп булган һәм перспективалы идарә итү белгечлекләре буенча үзләренең белем алуларын дәвам итәргә зур мөмкинлекләр бирә.

Уку вакыты – ике ел.

Дәүләт һәм муниципаль идарә итү кафедрасының фәнни-тикшеренү юнәлеше –территорияләрнең социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсен арттыру максатында секторара йогынты ясауның аеруча файдалы дип саналган механизмнарын эшләүһәм кулланыла торганнарын тикшерү. Дәүләт һәм муниципаль идарә итү кафедрасы укытучылары секторара социаль партнерлык системасында хакимият һәм предпринимательлек структураларының бер-берсенә йогынтысының нәтиҗәлелеген бәяләү алгоритмын эшләделәр.