САБ “21нче гасыр укытучысы”

Үзгәреп торган дөнья өчен укытучы әзерләү бүгенге җәмгыятьтә мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора, аны хәл итүдә үзгәрешле укучы һәм үзгәрүчәнлек үзенчәлекләре анализын үз эченә алган комплекслы алымнар булуы шарт. Мондый шартларда эшләү XXI гасыр укытучысыннан, әлеге үзгәрешләрнең оештыручысы буларак, аерым сыйфатлар таләп итә.  Бары тик әлеге факторларны исәпкә алып эшләгәндә генә педагогик белем бирүнең үзгәрүчәнлеге турында сүз алып барып була. Шуңа күрә квадратның барлык 4 почмагын да бер яссылыкта карау мөһим, ягъни киләчәктә педагогик белем бирү мәсьәләсен “4Т” форматында чишү кирәк: үзгәрүчән укучы, белем алуның үзгәрүчәнлеге, үзгәрүчән педагог, педагогик белем бирүнең үзгәрүчәнлеге.

Үзгәрүчән укучы

  • Цивилизацион (тарихи), икътисади, социаль, мәгълүмати, коммуникатив, экологик факторлар һәм җәмгыятьнең социомәдәни динамикасы йогынтысында укучының психофизиологик, социаль-психологик, психологик үзгәрешләрен исәпкә алып уку-укыту программаларының эчтәлеген үзгәртү, ә төгәлрәк:
  • Физика институты, Химия Институты, Фундаменталь медицина һәм биология институтлары лабораторияләренең инновацион комплексына һәм КФУ планетарияләрендә гамәли-ориентлашкан дәресләрне барлык уку планнарына кертү юлы белән табигый-фәнни компонентның көчәюе;
  • Белем алуның политехнизациясе: заманча технологияләр, шул исәптән, тиз прототиплашу, робототехника, адаптив(яраклаштырылган) технология буенча Инженерия институты һәм Физика институтлары укыту-фәнни лабораторияләрендә гамәли-ориентлашкан дәресләрнең уку планнарына кертелүе;
  • Укыту программаларының эчтәлеге үзгәрү: халыкның миграцион агымының тиз үзгәрешле картинасы шартларына, мультимәдәни тирәлектә этник, дини, раса аермаларына яраклаштырылган программаларны тормышка ашыру;
  • Билингваль мохитта уку-укыту процессын укучыларның җәлеп ителешен арттыруга ориентлаштырылган белем бирүнең характерын үзгәртү юлы белән тормышка ашыруга юнәлдерелгән уку-укыту программалары эчтәлегенең адаптациясе.

Белем алуның үзгәрүчәнлеге

Үзгәрешләрнең социомәдәни һәм интеллектуаль катализаторы буларак уку-укытуның үзгәреше белән бәйле уку-укыту программалары эчтәлеге һәм аларның исемлеге үзгәртү, ә төгәлрәк:

  • Күпкатламлы уку-укыту системаларын, интерактив һәм дистанцион уку-укыту технологияләре кертү, талантлы укучылар, киләчәк икътисады, дөньяның мобильлек ихтыяҗлары һәм таләпләренә бәйле рәвештә табигый-фәнни компонентны әкренләп көчәйтү;
  • Бүгенге җәмгыятьтә барган трансформацион үзгәрешләр контекстында уку-укыту программалары тикшеренүләрен көчәйтү;
  • Дөньяда күзәтелә торган миграцион процессларны исәпкә алып уку-укытуның мультимәдәни юнәлешен көчәйтү;
  • Интуитив интерфейс һәм рефлексия принципларына нигезләнгән мәгълүмати уку-укыту мохитының үсеше һәм яңартылуы.

Үзгәрүчән педагог

Уку-укыту процессының һәм һөнәри-шәхси үсеше субъекты буларак педагогның яңа социаль-һөнәри характеристикалары һәм компетенцияләре, аның яңа социаль-һөнәри статусын исәпкә алып уку-укыту программаларының адаптациясе; моңа өстәп, әлеге субъект үзгәрүчән белем алу шартларында конструктив инновацияләрнең инициаторы була алуга һәм вариатив белем бирү модельләре контектсында уңышлы эш йөртә алуга сәләтле:

  • Һөнәри-шәхси үсеш һәм уку-укыту процессы субъекты буларак бүгенге көн укытучысының профессиограммасының анализы һәм һәм проектлашуы;
  • Уку-укыту практикасының актуаль мәсьәләләрен чишүгә һәм уку-укытуның инновацион төзүчеләренең көчәюенә юнәлтелгән фәнни-эзләнү һәм тәҗрибәле-эксперименталь эшчәнлегенә укытучының кертелүе;
  • КФУ лицейларында креатив педагогик гамәлләрнең эшкәртмәсе;
  • Киләчәктә һөнәри эшчәнлеккә әзерлек дәрәҗәсе интегралын табу, бәяләү чарасы буларак укытучының электрон портфолиосын эшләү һәм кулланышка кертү.

Педагогик белем бирүнең үзгәрүчәнлеге

Югарыда китерелгән чаралар кысаларында моңа кадәр яшәп килгән уку-укыту программаларының модернизацияләнү һәм яңаларының практик һәм теоретик-методологик эшкәртелү нәтиҗәсе булып, җәмгыятьтә һәм мәгариф өлкәсендә трансформацион үзгәрешләрне исәпкә алып классик университетта педагоглар әзерләүнең структур-функциональ моделенең проектлашуы һәм тормышка ашуы торачак:

  • Һөнәргә педагогик эшчәнлеккә мотивлашкан затларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән педагогик белем алуның ике фазалы вариатив системасын эшләү;
  • Педагогик һөнәргә профессиональ сайлау һәм профессиональ ориентлашу эффектив системасын төзү;
  • Белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә әзерлекнең практик ориентлашуын көчәйтү;
  • Реаль уку-укыту мохитының потенциалын куллану һәм бу процесска эш бирүчеләрне дә җәлеп итү белән бергә педагогларны әзерләүнең сыйфатын бәяләү системасын төзү һәм тикшерү аша йомгаклау дәүләт аттестациясенең эчтәлеген һәм процедурасын үзгәртү.