Салым кафедрасы

Идарә итү, икътисад һәм финанс институты

Салым һәм хокук кафедрасы 2012 нче елда хокук кафедрасына салым өлкәсе  белгечләрен кушу нәтиҗәсендә оеша. Кафедра мөдире – икътисад фәннәре докторы, профессор Туфетулов Айдар Миралимович.

2014 нче елның августында кафедраның исеме салым кафедрасы дип үзгәртелде.

Кафедрада  югары квалификацияле белгечләр эшли: 2 профессор, 7 доцент (1 икътисад фәннәре докторы), 9 өлкән укытучы һәм 4 ассистент. Кафедра укытучылары даими рәвештә квалификацияләрен күтәрә, шул исәптән, россиянең әйдәп баручы югары уку йортларында һәм эшчәнлек профильләре кафедра белгечлегенә туры килгән оешмаларда стажировка уза.

Кафедра  080100.62  «Икътисад» (“Салымнар һәм салым салу” профиле) юнәлеше буенча бакалаврлар әзерләүне, шулай ук 080100.68 «Икътисад» юнәлеше буенча «Икътисадый эшчәнлек төрләренә салым салу» магистрлык программасы буенча магистрантлар  әзерләүне гамәлгә ашыра.

Кафедра институт һәм университетның гомуми планы кысаларында фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып бара. Халыкара һәм Россия фәнни-гамәли конференцияләрендә, Россия, шулай ук чит ил оешмалары тарафыннан үткәрелә торган конкурсларда (грантларда) актив катнаша.

Фәнни тикшеренүләргә  студентларны  җәлеп итү буенча да актив эш алып барыла. Ел саен студентлар салым консультантлары Палатасы тарафыннан оештырыла торган «Салымнар буенча халыкара студентлар олимпиадасы»нда һәм хокук фәннәре буенча техник һәм гуманитар белгечлекләр («Юриспруденция» белгечлегеннән тыш) студентлары арасында «Хокук белеме» вузара (шәһәр) студентлар олимпиадасында катнашалар.

Кафедраның төп фәнни юнәлеше – «Салым һәм салым салуны дәүләт тарафыннан җайга салу проблемалары. Россия Федерациясе гражданлык һәм финанс закон чыгару органнарының  базар мөнәсәбәтләрен җайга салуның төп коралы буларак актуаль проблемалары». Тикшеренүләр түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелә:

  • икътисади эшчәнлек төрләренә салым салу мәсьәләләре;
  • РФ һәм аның төбәкләрендә дәүләт салым сәясәте;
  • РФ һ.б. регионнарда салым белән идарә итү проблемалары һәм үзенчәлекләре;
  • гражданлык һәм финанс законнарын үстерүнең актуаль проблемалары.