Кризиска каршы идарә итү һәм бәяләү эшчәнлеге кафедрасы

Идарә итү, икътисад һәм финанс институты

Кризиска каршы идарә  итү һәм бәяләү эшчәнлеге кафедрасы 2010 нчы елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтының тармак икътисады кафедрасы нигезендә оештырылды. Тармак икътисады кафедрасы 1936 нчы елда ачыла. Төрле елларда кафедра белән  Афанасьев А.А., Покровский Б.А., Малков А.П., Хәмидуллин Ф.Г., Абдуллина С.Н., Вәлитов М.Ш., Якупов Н.М. кебек галимнәр җитәкчелек итә.

Кризиска каршы идарә итү һәм бәя бирү эшчәнлеге кафедрасы “Шәхси милекне бәяләү” юнәлеше буенча икътисад белгечлеге буенча бакалаврлар, шулай ук “Җитештерү менеджменты”, “Милекне бәяләү” һәм “Фирма икътисады” магистрлык программалары буенча магистрлар әзерләүне тормышка ашыра. Кафедра идарә, икътисад һәм финанслар институтының әйдәп баручы кафедраларыннан берсе.

Кафедрада югары квалификацияле укытучылар эшли. Аларның күбесе педагогик эшчәнлек белән беррәттән бәяләү, җитештерү һәм консалтинг компанияләрендә гамәли эшчәнлек тә алып бара. Хәзерге вакытта кафедрада 12 укытучы эшли: шуларның 3 се – фәннәр докторы, 4 се – фәннәр кандидаты. Өйрәнелә торган дисциплиналарның гамәли әһәмиятен арттыру өчен, кафедра милек объектларын бәяләү һәм предприятие эшчәнлеген оештыру өлкәсендә эшләүче алдынгы белгечләр белән актив хезмәттәшлек итә. Студентлар һәм магистрлар  өчен даими рәвештә бәяләүче оешмалары, ТР Арбитраж суды, Федераль Арбитраж судының Идел буе округы, кайбер эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм бәяләү фирмалары вәкилләре белән очрашулар оештырыла, мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрелә. Студентлар элеге чараларда гамәлдә еш очрый торган, көн кадагына туры килгән  икътисади мәсьәләләргә,  аерым  ситуацияләргә кагылышлы катлаулы сорауларга җаваплар ала.

Түбәндәге тикшеренү өлкәләре кафедраның төп фәнни юнәлешләре булып тора:

  • предприятиеләрдә кризиска каршы идарә итү;
  • территориаль-тармакара комплексларның кластер үсеше;
  • бәя һәм бизнесны бәяләү идарәсе методологияләре;
  • бизнес-процессларны модельләштерү һәм оптимальләштерү;
  • предприятиедә чыгымнар белән оператив идарә итү;
  • җитештерү һәм операция менеджменты;
  • проект менеджменты;
  • предприятиеләрне реструктуризацияләү;
  • предприятиеләрнең конкуренциягә сәләтлелеге һәм конкуренция өстенлекләре белән идарә итү;
  • хуҗалык субъектлары икътисадының тотрыклы үсеше механизмнарын һәм инструментларын формалаштыру.

2013 нче елда Казан (Идел буе) Федераль Университеты  Федераль законның 29.07.1998 нче елда кабул ителгән  135-ФЗ номерлы 21.1 маддәсе нигезендә (“Россия Федерациясендә бәяләү эшчәнлеге турында”)  бердәм квалификация имтиханын уздыру хокукына ия булган белем бирү оешмасы буларак 3 елга аккредитация узуы студентлар белән  бәяләү эшчәнлеге өлкәсендә югары  профессиональ дәрәҗәдә  эшләүнең нәтиҗәсе булып тора.

Кафедраның чыгарылыш студентлары  республиканың һәм башка шәһәрләрнең хезмәт базарында зур ихтыяҗга ия.