Инновацияләр һәм инвестицияләр кафедрасы

Идарә итү, икътисад һәм финанс институты

Кафедра мөдире: Мельник Александр Николаевич, икътисад фәннәре докторы, профессор.

Кафедраның үстерүнең максаты:

  1. Икътисади юнәлештә студентларның белем киңлеген арттыру.
  2. Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү һәм шул кадрларның уку-укыту барышында “Бизнес-информатика” белән “Менеджмент” юнәлешләре буенча укучыларга ярдәм кулы сузып, аларны әйдәп бару.
  3. Дөньякүләм икътисад глобализация шартларында инновацияләр һәм инвестицияләр кафедрасында фәнни-тикшеренү лабораториясе барлыкка килү белән беррәттән икътисади тикшеренүләр һәм фәнни-белем бирү үзәге буенча тикшерүнеләр үстерү нигезендә кафедра кысаларында фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең нәтиҗәсен арттыру.

Инновацияләр һәм инвестицияләр кафедрасында төп белем бирү түбәндәге программалар белән гамәлгә ашырыла:

1.080500.62 “Бизнес-информатика”, профиль “Бизнеста мәгълүмати-аналитик системалар “.

2.080200.62 “Менеджмент”, профиль ” Идарә эшчәнлегендә бизнес-аналитика “.

3.080200.68 “Менеджмент”, магистр программасы “Аналитика идарәсендә инновацион бизнес”.

Инновацияләр һәм инвестицияләр кафедрасының фәнни юнәлешләре:

  • сәнәгать предприятиеләрендә энергетика менеджменты системасының формалаштыру
  • ватан икътисадының модернизацияләү шартларында энергетика компанияләренең инновацион үсешенең стратегиясен эшләү

Кафедра укытучыларының үткәргән төп тикшеренү нәтиҗәсе булып 300дән артык фәнни эшләр тәшкил итә, шул исәптән 11 монография, 15 фәнни мәкалә, “Scopus”та теркәлгән мәгълүматлар; РФ ның ВАК тәкъдим иткән россия журналларында 80 фәнни мәкалә, төрле дәресләрне үткәрү өчен 20 дән артык уку-укыту әсбаплары һәм методик кулланмалар.

Грант конкурсларда катнашу һәм һәм федераль максатчан булган программаларны башкару.

Кафедра укытучылары төрле оешмаларның 35тән артык грантына ия булганнар, шул исәптән Россия гуманитар фәнни фонд, Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән Министрлыгы, Татарстан Республикасы фәннәр Академиясенең грантлары.

Үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәсендә, методологик һәм методик яктан якын килеп, энергетика предприятиеләренең реструктуризациясе идарә итү өчен эшләнгән; оештыру-икътисади механизм үсеше белән идарә итүдә төбәк энергетика системалары шартларында тармакны реструктуризацияләү; төбәк энергетика системаларының көндәшлек мөмкинлегенең методологик идарә нигезләре; сәнәгать предприятиеләренең энерго стратегиясенең методологик һәм методик нигезләренең формалашуы башкарылган.

Татарстан Республикасының энергетика системасының гамәли проблемаларын үзгәртеп кору эшчәнлегендә һәм сәнәгать предприятиеләренең көндәшлек чараларын арттыру өчен эшләнгән алымнар кулланылды.