КФУ ның IT-лицей-интернаты

КФУ лицейларына кабул итү конкурс нигезендә алып барыла, конкурста катнашучыларның  http://abiturient.kpfu.ru  порталында электрон теркәлүе һәм конкурс сынауларында катнашу өчен, гариза тутыруы күздә тотыла. Конкурс  3 этаптан тора. Катнашу түләүсез.

Конкурста катнашу өчен гариза язганда, түбәндәге эшләрне башкару кирәк:

1 нче адым: http://abiturient.kpfu.ru порталында “Буду студентом!” социаль-белем бирү челтәрендә теркәлү узу (әгәр Сез әлеге челтәрнең кулланучысы булсагыз, кабат теркәлү кирәкми);

2 нче адым: “Буду студентом!” челтәренә керү өчен, үзегезнең логин һәм паролегезне кулланып, конкурс сынауларында катнашу өчен гариза тутыру. Сез күрсәткән электрон адреска уникаль номерлы гариза файлы киләчәк, аны чыгартып алу кирәк. Әлеге гаризага конкурста катнашучының фотосурәтен ябыштыру, датаны күрсәтү  һәм әти-әнисенең (законлы вәкиле) имзасын кую мөһим. Әлеге гариза катнашучының конкурс сынауларының икенче этабына үтү кәгазе булып тора (ул көндезге сынаулар үткәрелә торган көнне кабул ителә).

Конкурс сынауларының этаплары:

7 нче сыйныфка кабул итү оештырыла. 8, 9, 10 нчы сыйныфларга  вакантлы урыннар булган очракта гына кабул итү алып барыла.

I этап – читтән торып катнашу: предметлар буенча гомуми белем бирү оешмаларының 6-8 нче сыйныф укучылары өчен http://abiturient.kpfu.ru порталында on-line тест үтү:

6 нчы сыйныф: логика, математика, рус теле;

7-8 нче сыйныфлар: математика, физика, рус теле;

9 нчы сыйныф: on-line тест үтү каралмаган, бары тик электрон теркәлү генә кирәк.

II этап – көндезге, беренче читтән торып катнашу этабын уңышлы узган укучылар арасында түбәндәге предметлар буенча үткәрелә:

6 нчы сыйныф: математика һәм логика, рус теле;

7 нче сыйныф: математика һәм логика, физика, рус теле;

8 нче сыйныф: математика һәм логика, физика, рус теле;

9 нчы сыйныф: математика һәм логика, физика яки информатика, рус теле.

III этап – әңгәмә.

КФУ лицейларына укучыларны кабул итү кагыйдәләре

Кабул итү комиссиясе тарафыннан конкурссыз кабул ителүгә түбәндәге затлар тәкъдим ителергә мөмкин:

  • профильле предметлар буенча укучыларның муниципаль, региональ һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларының йомгаклау этаплары җиңүчеләре һәм призерлары;
  • төп гомуми белем бирү курсы буенча ДЙА н уңышлы үткән, профильле предметтан төп дәүләт имтиханын “Яхшы” һәм “Бик яхшы” билгеләренә тапшырган КФУ лицейларының 9 нчы сыйныфын тәмамлаучы укучылар. КФУ лицейларын төмамлаучыларга Педагогик советның тәкъдиме мәҗбүри булып тора.

КФУ лицейларына кабул итү льготалары Кабул итү комиссиясе тарафыннан билгеләнә һәм түбәндәге затларга кагыла:

  • Халыкара олимпиадаларның җиңүчеләре һәм призерлары;
  • Н.И.Лобачевский исемендәге Яшь математиклар турнирының җиңүчеләре һәм призерлары.

Игътибар! Конкурстан узган укучыларны сыйныфларга бүлү хокукын КФУ үз өстендә калдыра.