Социаль өлкә менеджменты кафедрасы

Идарә итү, икътисад һәм финанс институты

Быел безнең кафедра уңышлы эшчәнлегенең беренче 5 еллыгын билгеләп үтә.  Кафедрада иң яхшы укытучы-профессорлар составы укучыларга идарә итүне оештыру проблемаларын чишүдә зур ярдәм күрсәтә һәм аларны мөстәкыйль чишү юлларын өйрәтә.

Фәнни эшчәнлек юнәлешләре.

  • Сәламәтлек саклау инвестициясе моделе формалашу һәм үсешен оештыру-идарә итү нигезләре.
  • Социаль үсеш критерийлары белән идарә итү.
  • Мөһим социаль хезмәт белән идарә итүдә яңа технологияләр.
  • Гамәли әһәмияте.

Кафедра бүгенге көндә төрле дәрәҗәдәге идарә органнары белән хезмәттәшлек итә: республика министрлыклары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре Башкарма комитетлары, Үзидарә җирлеге органнары һәм РПФлары, банклар, иминиятләштерү оешмалары, консалтинг фирмалары, спорт клублары, туристлык агентлыклары һәм башка хезмәт күрсәтү оешмалары. Биредә студентлар җитештерү һәм диплом алды практикаларын үтә, бу үз чиратында аларга яхшы эш урыны булдыру һәм Идел Буе федераль округында хезмәт күрсәтү өлкәсен оештыру өчен югары квалификацияле профессиональ җитәкчеләр әзерләүдә нигез булып тора.