Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм туризм кафедрасы

Идарә итү, икътисад һәм финанс институты

Туризм һәм кунакчылык өлкәсе өчен белгечләр әзерләү 2007 нче елдан башлана. Хәзер кафедра Идарә итү, икътисад һәм финанс институты составына керә. 2010 нчы елдан башлап кафедра “Туризм” һәм “Кунакханә эше” (бакалавриат) юнәлеше буенча  ике дәрәҗәдәге европа стандартларына күчте.

Хезмәт базарында соралган белгечләрне әзерләү кафедраның төп өстенлеге булып тора.

Кафедра Татарстан Республикасында, Казан шәһәрендә туриндустрия һәм кунакханә бизнесының әйдәп бара торган вәкилләре белән тыгыз бәйләнештә тора. Студентларга чит илләрдә практикалар һәм стажировкалар үтү мөмкинлеге дә бирелә.

Туризм буенча бакалаврларны югары квалификацияле укытучылар әзерли. Алар арасында фән докторлары һәм кандидатлар, туризм индустриясендә тәҗрибәле белгечләр, чит ил белгечләре һәм кафедраның талантлы яшь галимнәре бар.

Кафедра мөдире Рубцов Владимир Анатолий улы – профессор, география фәннәре докторы, Россия Федерациясенең югары һәм һөнәри белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре. 250 дән артык фәнни мәкаләләр, шул исәптән 12 монография, 2 дәреслек һәм 14 уку-укыту әсбабы авторы. Ул 4 фән кандидаты әзерләде.

Кафедра составында 16 кеше исәпләнә, шулар исәбендә 1 профессор (6%), 10 доцент (63%), 3 ассистент (19%) керә. Уку-укыту һәм тәрбия эшләрен  ике кеше алып бара. Кафедраның 75% составы фәнни дәрәҗәләргә ия. Кафедраның уртача яше – 38.

Укытуның методик нигезен тиешле дәрәҗәдә оештыру һәм куллану белем бирүнең мөһим элементы булып тора. Бу – техниканың соңгы үрнәкләре белән җиһазландырылган лингафон кабинет һәм компьютер классы.

Уку-укыту һәм производство практикалары студентларга белем бирүнең мәҗбүри атрибуты булып санала. Кафедра Татарстан Республикасының, Казан шәһәренең туриндустрия һәм кунакханә бизнесының әйдәп баручы вәкилләре белән тыгыз бәйләнештә эшли. Студентларга практиканы һәм стажировканы чит илләрдә үтү мөмкинлеге бар (Мюнхен шәһәрендәге Бизнес югары мәктәбе, Хелуан Университеты (Египет), Халыкара туризм мәктәбе (Анталия ш.), “Zazu Haigclass” Фирмасы (Анталия ш.), Кападокий Югары мәктәбе, Universitat Rovia I Virgily, Швецариянең Цезарь Ритц Колледжы).

Укуны тәмамлучылар туризм индустриясе белән бәйле дәүләт оешмаларында, шулай ук зур туристлык агентлыкларында, экскурсион бюроларда, туристик фирмаларда һәм үзәкләрдә эшлиләр. Аларны ял базаларында, кунакханәләрдә, отельләрдә һәм кемпингларда көтеп торалар. Алар авторлык экскурсияләре, яңа тур проектлары төзергә сәләтле. Кафедрада алган белемнәр туристлык  өлкәсендә үзләренең шәхси эшләрен ачарга мөмкинлек бирә.

Укуны тәмамлаучы –туризмның зур предприятияләрендәге идарә итү секторларындагы вакансияләргә дәгъва кылучы, шәхси туристик бизнес җитәкчеләре, шәһәрдә, регионда һәм илдә туристлык администрациясе белгече.

Кафедра студентлары Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең барлык чараларында да, аерым алганда 2013 нче елда үткәрелгән Универсиадада һәм 2014 нче елдагы Олимпиадада актив катнашалар.

Кафедраның фәнни эшчәнлеген “Регионның социаль-икътисади үсешенең, конкурентлык сәләтенең, инвестицияләрне җәлеп итүнең һәм позициясенең нигезе буларак туристик-рекрацион мөмкинлек” темасы  билгели.

Кафедра хезмәткәрләре региональ, россия һәм халыкара конференцияләрдә, симпозиумнарда, конгрессларда (мәсәлән, “Халыкара фәнни-гамәли конференция “Региональ үсеш йогынтысы буларак туризм” (Финляндиянең Көнчыгыш университеты, 20.05.2014-23.05.2014), 2nd WORLD CONFERENCE on PSYCHOLOGY and SOCIOLOGY (Бельгия, Брюссель, 27.11.2013-30.11.2013); The Family in the Modern World, Helsinki, April, 30, 2011). Helsinki: University of Helsinki, 2011; 51st European Congress of the Regional Science Association International Barcelona University of Barcelona 30.08.2011-03.09.2011; 47th Southern Regional Science Association Annual Meeting, March 27-30, 2008; Washington, DC, The United States)гына актив катнашып калмыйлар, ә үзләре дә ел саен үткәрелә торган «Тур-фактор», «KITS – Kazan International Exhibitions of Tourism & Sport», «II Kazan International Tourism Forum» һ.б. махсус конференцияләрне һәм күргәзмәләрне оештыручылар да булып торалар.