ШТК мәктәбе

Үзеңнең юмор хисең бик шәп булуына икеләнмисеңме? Телевизордагы юмористик шоуларга карап, “мин яхшырак һәм кызыграк булдыра алыр идем” дип уйлыйсыңмы? Үз көчеңне сәхнәдә сынап карарга телисеңме? Үзеңдәге бетмәс-төкәнмәс фантазияне кирәкле юлга борырга телисеңме? Димәк сиңа безгә – Казан Федераль Университетының ШТК мәктәбе килергә кирәк!

Безнең ШТК мәктәбе – укудан тыш оештырылган юмористик эчтәлекле проект. Аның төп максаты – студентларның иҗади, креатив фикерләүләрен үстерү һәм буш вакытларын кызыклы оештыру.

КФУның ШТК мәктәбе – безнең студентларга үзләрен табарга: төрле иҗади һәм оештыру эшләрендә үзеңне сыналып карарга һәм күңелгә ятышлысын сайларга ярдәм итә.

Монда һәр студент тормышта кирәкле күп кенә кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алачак һәм шул мәгъләматны кулланырга өйрәнәчәк!

Казан университетыенда ШТК мәктәбе тарихы

2005 елда Казан университетының эчке ШТК Лигасы оеша, ләкин бу вакытка университеттагы ШТК тарихына инде 12 ел була. КДУның җыелма командасы катнашучылары «24+» ШТКның республика лигасы чемпионнары статусында легендарь “4 татарина” (“4 татар”) командасы составына керәләр һәм Халыкара ШТК Союзы Югары Лигасының вице-чемпионнары исеменә лаек булалар. ШТК Лигасы тудыруга кадәр Казан университетында күп кенә фестивальләр һәм уеннар үткәрелә иде, 2005 елда уен сезонына старт бирелде һәм беренче тапкыр логик йомгаклауга – финалга җитте. Ул елны КФУ ШТК Лигасының беренче сезон уенын башлап җитәрде.

ШТК Лигасы 13 сезон эчендә үз структурасын һәм сезон схемасын  үзгәртә: төрле Кубоклар, КФУ ШТКның Кече Лигасы, cценарий конкурслары үткәрелә. Яшь һәм тәҗрибәсез командалар тышта калмасын, сезоннан соң да әзерләнсеннәр өчен уен сезоннары гел оргкомитет килешүе белән төзелә. Лига уеннарында катнашучы командалар саны төрле елны төрлечә була. Беренче сезонда ШТКда 7 команда булса, 2010 елда инде 35 команда ярыша. Хәзер исә университетта 15кә якын команда эшли, шулар санына институт командалары, җыелма командалар, беренче курслар һәм чыгарылыш курслары командалары керә.

КФУ ШТК Лигасында Казан университетын 13 ел эчендә шәһәр, республика һәм Россия дәрәҗәләрендә түбәндәге командалар яклады: «Общий проект» (ТР ШТК «Республика» Лигасында); «Новые люди» (ТР ШТК Студентлар Лигасының ике кат вице-чемпионнары); «Сборная КГУ» (ТР ШТК «Республика» Лигасының ярым финалистлары); «Кул Гали 90210» (ТР ШТК Студентлар Лигасының чемпионнары, ТР ШТК «Республика» Лигасы финалистлары); «1315» (ТР ШТК Студентлар Лигасының чемпионнары); «КГУ» (МС ШТК Үзәк Урал Лигасының финалистлары); «ГУФИ» (ТР ШТК Студентлар Лигасының чемпионнары); «КИВИ» һәм «Вассерман» (ТР ШТК Студентлар Лигасының финалистлары) һәм  «Федеральный» ШТК командасы(XIX ТР ШТК командалары телевизион фестивале Гран-При ияләре һәм ТР ШТК Студентлар Лигасының вице-чемпионнары).

Хәзер – 2017 елда универститетта ТР ШТК «Республика» Лигасының полуфиналисты һәм «Столица» Региональ Лига финалисты (Чебоксар) – «Җыелма Лига КВН КФУ» командасы бар.

ШТК мәктәбендә ниләр эшлиләр?

Ел дәвамында КФУ ШТК мәктәбе мөстәкыйль рәвештә Зур концерт залында һәм “Уникс”ның Кечкенә залында төрле чаралар уздыра. Моннан тыш, КФУ ШТК Лигасы командалары төрле университетара, шәһәр һәм республика чараларында катнашалар.

КФУ ШТК мәктәбе командасы университетның культура тормышына да нык береккән – бер концерт та Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы катнашуысыз үтми. ШТКчылар сценарийлар язу белән шөгыльләнәләр, концерт программаларын алып баралар, видеороликла ртөшрәләр, яшь иҗат коллективларын җитәклиләр, үзләрен режиссер буларак сынап карыйлар.

Казан университеты ШТКсының җыелма командасы КФУ данын төрле республикакүләм, россиякүләм һәм халыкара дәрәҗәдәге конкурсларда яклый һәм   almamater исеме гел югары позициядә булсын өчен бар көчен куя.

Безнең ШТК нәрсәгә өйрәнеп була?

Лекция һәм семинарларны, уен мәктәпләрендә катнашуны һәм төрле чараларга әзерләнүне санамыйча гына, биредә син түбәндәге осталыкларга өйрәнәчәксең:

– креатив фикерләү һәм идеяләреңне тормышка ашыру;

– фикерне дөрес формалаштыру һәм грамоталы сөйләү сәнгате;

– җыр һәм бию нигезләре;

– укудан тыш яшәешне уку процессы белән бергә бәйләп алып бару;

– даими аралашу нәтиҗәсендә яңа дуслар табу, карашларыңны киңәйтү һәм тирәнәйтү.

Син – беренче курс студенты!

Беренче курс студенты булу бәхетенә ирешсәң,сезнең өчен оештырылган Шаяннар һәм тапкырлар клубы (ШТК – КВН) мәктәбен игътибардан читтә калдырма. Биредә КФУның ШТК Лигасы әгъзалары сине аның оешу тарихы һәм эчке кагыйдәләре белән таныштырырлар, чыгышлар өчен материаллар язу нигезләрен,сәхнәдә үз-үзеңне тоту серләрен һәм команданы туплау нечкәлекләрен аңлатырлар! Син үзеңне борчыган күп сорауларга җавап таба алырсың һәм инде матур традициягә әверелгән беренче курсларның ШТК командалары фестиваленә әзерлекне башларсың.

ШТК мәктәбенә ничек язылырга?

Берничә вариант бар:

– гамәлдә эшләп килүче Лига командасының әгъзасы булу;

– үз командаңны оештыру һәм КФУның ШТК Лигасы фестивалендә катнашу;

– үзең белем ала торган Институтның культоргына яки КФУның ШТК мәктәбе җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә һәм кирәкле киңәшләрне алырга мөмкин.

Кабат ассызыклап куябыз: КФУның ШТК командасы сафларына керү чикләнмәгән! ШТКда теләгән һәркем – егетләр дә, кызлар да, беренче курс студентлары, хәтта аспирантлар да – катнаша ала. Кыюсызлыгың, оялчанлыгың, тәҗрибәң булмау да куркытмасын – биредә сине барысына да өйрәтерләр!Яңа аяк баскан студентларга бары бер генә таләп куела – иҗат итү, уйлап табу теләге белән янарга, үз-үзеңне камилләштерү юнәлешендә даими эшләргә, тырышып белем алырга һәм кыенлыклардан курыкмаска! Казан федераль университетының ШТК мәктәбенә – студент елларының иң матур мизгелләре булып хәтердә калачак мәйданга – рәхим итегез!

Бәйләнешкә керү өчен:

КФУның «УНИКС» бинасы, 3 нче этаж, 110 нчы бүлмә.

ВК: https://vk.com/kvn_kfu_league

Инстаграм: @kvnkfu

Җитәкчесе: Анастасия Ткачёва (https://vk.com/nastenblshka)