Кыйммәтле кәгазьләр, биржа эшләре һәм иминиятләштерү кафедрасы

Идарә итү, икътисад һәм финанс институты

Кыйммәтле кәгазьләр, биржа эшләре һәм иминиятләштерү кафедрасы 1997 нче  елның май аенда финанс-кредит факультеты кафедраларын үзгәртү нәтиҗәсендә оешты. Оештыручысы һәм беренче кафедра мөдире – доцент Бакирова Н.В. Аннан соң кафедраны доцент Алексеева Л.В. җитәкли, ә хәзерге вакытта кафедра мөдире булып э. ф. к., доцент Кох, И.А. эшли.

Кафедрада күренекле икътисадчы-галимнәр: профессор Блинов Л.П., доцентлар Лучинская Л.М., Шмулевич. М.С. эшләде. Бүгенге көндә кафедра  традицияләрен  дәвам итеп, студентларга 10 укытучы белем бирә: доцент, икътисад фәннәре докторы Кох И. А., доцентлар,  икътисад фәннәре кандидатлары Алякина Д.П., Кайгородова Г.Н., Никонова Т.В., Йосыпова Л.М. Кафедраның күпчелек укытучылары  КДФЭИ ны  тәмамлаган.

1999 нчы елдан кафедрада 08.00.10 – Финанслар, акча әйләнеше һәм кредит белгечлеге буенча аспирантура эшли. Соңгы елларда кафедраның 4  аспиранты кандидатлык диссертацияләре яклады.

Кафедра укытучылары даими рәвештә квалификацияләрен күтәрә, фәнни конференцияләрдә актив катнаша, шул исәптән, Россиянең әйдәп баручы югары уку йортларында һәм оешмаларында стажировка уза.

Кафедра  38.03.01 – Икътисад юнәлеше буенча бакалаврлар әзерләүне гамәлгә ашыра.

2011 елда яңа профильле «Фонд базары» магистрлык программасы ачылды.

Кафедрада белем алучы студентлар төбәк һәм бөтенроссия фәнни конференцияләрендә, фәнни эш конкурсларында, һөнәри олимпиадаларда, даими катнашалар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр, махсус стипендияләргә ия булалар.

Кыйммәтле кәгазьләр, биржа эшләре һәм иминиятләштерү кафедрасы үзенең фәнни эшчәнлеген Казан Федераль Университетының фәнни-тикшеренү эшләре гомуми планы кысаларында алып бара. Шуның нигезендә кафедрада өч төп юнәлеш буенча тикшеренүләр үткәрелде: финанс базары эшчәнлеге проблемалары, инвестицион эшчәнлек проблемалары һәм иминият базары үсеше проблемалары.