Студентлар клубы

Әгәр син музыка, бию, кызыклы мәзәкләр һәм якты бәйрәмнәрсез яши алмыйсың икән, сиңа безгә юл! КФУ Студентлар клубына кушыл, чараларда катнаш һәм тормыштан максимумны ал!

Студентлар клубы – ул Казан федераль университеты студентларының ирекле берләшмәсе. Матур һәм гадәти булмаган идеяләр чаты, анда буш вакыт эшчәнлеге, иҗади потенциал үстерү, шәхес формалашу өчен барлык шартлар да тудырылган.

Безнең белән сина:

  • иҗади атмосферага иңергә, үзеңнең креатив идеяләреңне тәкъдим итәргә һәм тормышка ашырырга;
  • яраткан эшеңдә эшләргә, вокал, бию, актерлык осталыгы, КВН командасында осталык күтәрергә,
  • бик күп яңа дуслар табырга, төрле чараларда булырга һәм бик күп уңай эмоцияләр алырга мөмкин булачак.

Студентлар клубы – саннарда һәм фактларда

КФУ Студентлар клубында 20 000 артык кеше җәлеп ителгән. Алар барысы да чараларда катнашучылар, тамашачылар, шәхси башкаручылар, иҗат коллективлары составына керәләр.

64 кеше институтлар/факультетта мәдәни оештыручылар (культорглар), иҗади җитәкчеләр, режиссерлар булып торалар.

Бүгенге көндә КФУда 90нан артык төрле юнәлешләр буенча иҗат коллективлары эшли: хореография, вокал, инструменталь музыка, рәсем сәнгате, әдәби иҗат, театр, үзенчәлекле жанр, техно-арт һәм КВН. 2014 елда уникаль иҗат коллективы – Казан университеты Җыелма оркестр оештырылды.

КФУ Студентлар клубы үткәргән чаралар – ул университет студентларының  мәдәниятен үстерә  торган  мавыктыргыч һәм сыйфатлы тамаша.

Сәләтле студентларны ачыклау һәм иҗат коллективлары эшчәнлеге җәлеп итү өчен беренче курс студентлары өчен  түбәндәге чаралар үткәрелә:

  • 1 курс студентлары белән Университет администрациясенең Тантаналы очрашуы;
  • Универсиада авылында яшәүче чит шәһәрләрдән килгән беренче курс студентлары өчен Концерт программасы;
  • “Каршыга адым” иҗади актив мәктәбе;
  • “Студент тормышы буенча Экскурсия” концерт программасы;
  • Студентлар клубы “Ачык ишекләр көне”;
  • Ел саен үткәрелә торган “Беренче курс студенты Көне” фестивале

Студентларга тәрбия бирү һәм мәдәни яктан үстерү өчен без бик күп массакүләм чаралар: фестивальләр, концертлар һәм конкурслар уздырабыз. Алар арасында иң әһәмиятле һәм популяр булганнары түбәндәгеләр:

  • Россия студентлары Көне “Бөтенроссия студент көне – Татьяна көне” бәйрәм итүгә багышланган традицион бәйрәм чаралары;
  • “Colours of the World at KFU” Халыклар дуслыгы фестивале;
  • “Милли хәзинә” Идел буе яшьләр конкурсы- халык иҗаты фестивале;
  • “Мисс КФУ Матурлык, грация һәм иҗат бәйгесе “;
  • Ел саен үткәрелә торган”Студентлар язы” фестивале;
  • КФУның Язгы балы;
  • Ректорның университет иҗтимагый тормышында актив катнашкан чыгарылыш укучылары –уку алдынгылары белән тантаналы очрашуы;
  • “УОЦ Яльчик”иҗади активының Күчмә сменасы
  • Казан университеты ачылу көненә багышланган Бәйрәм чаралары;
  • Ел саен уздырыла торган ” КФУ ел студенты “;
  • КФУ КВН Лигасы уеннары

Студклуб уңышлары – безнең горурлык

Студентлар клубы ел саен төрле халыкара, республика һәм шәһәр күләмендәге конкурсларда, фестивальләрдә һәм иҗади чараларда катнаша.

КФУның студентлар клубы берничә тапкыр Татарстан Русубликасының “Ел студенты” конкурсында Гран-прига лаек булды, 2015 елда студентлар үзидарәсе органнары эшчәнлеген иң яхшы оештыруга багышланган Россиякүләм конкурсның абсолют җиңүчесе исемен алды. КФУ “Студентлар язы”нда ел саен төрле номинациядә призлы урыннар ала. Соңгы җиде елда (2011-2017) республика күләм “Студентлар язы” фестивалендә университет иң югары номинация призеры булып килә, ә 2016 елда Казандагы вузара “Беренче курслар көне” фестивалендә дүртенче тапкыр “Гран-при”га лаек булды.

Студентлар белән яңача эшләү формаларын кертү, яшьләр берләшмәләренең эшчәнлеген үстерү, коллективның иҗади уңышлары – болар барысы да студентларда универститетның иҗади һәм социаль-мәдәни тормышына актив кызыксыну уята.

Студентлар клубында булу нигә кирәк?

Үзеңне иҗади яктан табу өчен.

Студент еллары – һәр студентның да якты, кызыклы һәм онытылмас кичерешләр белән тулы тормыш агымы. Бу елларда шәхес энергия, хис һәм эмоцияләр, кызыклы идея һәм планнар, иҗади ниятләр, оптимизм белән тулы була, үзен рухи яктан үстеререргә, камилләштерергә тырыша.

Студентлар клубы үзеңне иҗади ачу өчен зур мөмкинлекләр тудыра:

Талантларны үстерүгә Студентлар клубының иҗади коллективлары ярдәм итә.

Оештыру сәләтенә һәм лидерлык сыйфатларына ия студентлар институтта культура өчен җаваплы, Студклуб администраторы, режиссер була ала.

Калганнарга Студентлар клубы актив тамашачы булыра тәкъдим итә.

Коллектив сәяхәтләр

Студентлар клубы яшь артистларга һәм иҗади коллективларга төрле республикакүләм, россиякүләм, регионара, халыкара иҗади чараларда катнашу мөмкинлеге бирә.

Махсус стипендия

Культура, иҗат эшчәнлегендәге казанышлар өчен син махсус стипендия ала аласың. Тулы мәгълүматны моннан кара.

Аерым казанышлар өчен югары (повышенный) академик стипендия билгеләнү тәртибе.

Транспорт гранты

Культура чараларында катнашу сиңа транспорт грантын отырга мөмкинлек бирәчәк. Конкусның 4000 артык җиңүчесе семестр саен 5400 сумлык грантка ия була. Тулы мәгълүматны моннан  карарга мөмкин:

https://studgrant.ru.

Ничек КФУның студентлар клубына кушылырга?

– Студклуб җитәкчесенә һәм үз институтыңның культоргына мөрәҗәгать итәргә.

– КФУның студклубы оештырган чараларда катнашырга.

– Теге яки бу иҗади коллектив дәресенә язылырга.

– Студклубның ел саен сентябрында уза торган ачык ишекләр көненә килергә.

КФУның Студклуб командасы нәкъ менә сине көтә!

Контактлар

КСК КФУ «УНИКС», культурный блок, 202нче кабинет, тел.: 233-73-52, 233-72-76, 233-72-56.