Финанслар кафедрасы

Идарә итү, икътисад һәм финанс институты

Финанслар кафедрасы 1931 нче елда Казан финанс-икътисад институтында оеша. Ул – илебезнең финанс системасы өчен кадрлар әзерләү белән шөгыльләнә торган  әйдәп баручы кафедраларның берсе. Финанслар кафедрасында белем алучы соңгы курс тудентлары диплом алды һәм производство практикасы уза торган  оешмалар һәм ведомстволар белән актив рәвештә хезмәттәшлек  алып барыла. Әлеге оешма һәм учреждениеләрнең күбесе белән хезмәттәшлек итү турында тиешле килешүләр һәм шартнамәләр төзелгән.

Хәзерге вакытта кафедрада “Икътисад” юнәлешенә караган “Финанслар һәм кредит” профиле буенча бакалаврлар һәм “Икътисад” юнәлеше буенча магистрлар (“Финанслар һәм финанс институтлары”, “Финанс һәм гавами-хокукый берәмлекләр” магистр программалары) әзерләү тормышка ашырыла.

“Финанслар һәм финанс институтлары”  магистрлык программасының максаты –  барлык финанс институтларында  эшләү өчен теорияне яхшы белгән, гамәли яктан әзерлекле магистрлар әзерләү.

“Финанс һәм гавами-хокукый берәмлекләр” магистрлык программасы дәүләт һәм муниципаль финанслар өлкәсенә караган теоретик һәм гамәли күнекмәләргә ия булган магистрлар әзерләүгә юнәлтелгән.  Бу программа а) гавами-хокукый берәмлекләрнең финанслары белән идарә итүдә бюджет шартларында барлыкка килгән концептуаль үзгәрешләрне; ә) икътисадның  бюджет секторындагы үзгәрешләрне өйрәнүне күздә тота.

Кафедрага караган  дисциплиналар  укыту-методик материаллар, уку әсбаплары, электрон белем бирү ресурслары белән тәэмин ителгән. Уку процессында кулланыла торган материаллар, финанс өлкәсенә караган заманча тенденцияләрне исәпкә алып, даими яңартыла.

Кафедра “Финанслар, акча әйләнеше һәм кредит” белгечлеге буенча аспирантлар әзерли.

Финанслар кафедрасы укытучылары КФУның дәүләт һәм  муниципаль идарә Югары мәктәбендә дә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен  күтәрү программасы кысаларында  дәресләр бирә.

Кафедра халыкара һәм Россия күләмендә үткәрелә торган фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнаша.