Универсиада авылы

Универсиада авылы- студент тормышының онытылмас дөньясы, аны юкка гына “шәһәр эчендәге шәһәр” дип атамыйлар. Әлеге авыл тормышын, бәлки, башка студентлар кампусы белән дә чагыштырып та булмас кебек. Казан шәһәренең Идел буе районнында урнашкан әлеге корпуслар студентлар тормышы өчен бөтен шартлары да тудырылган оазисны хәтерләтә.

Әлеге кампуста бик рәхәт, чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. Монда хәзер 8 000 артык кеше яшәвенә карамастан, һәркем диярлек бер-берсен белә, һәм рәхәтләнеп аралаша. Универсиада авылын халыкара дип әйтергә мөмкин, чөнки монда дөньяның 81 иленнән студент яшьләр яши.

“Россиянең иң яхшы студентлар кампусы” дигән исемгә Авыл тиз арада лаек булды, әлегә кадәр ул безнең илдәге иң зур кампус булып кала. Универсиада авылында 20 бөтен шартлары да тудырылган йортта 2-3-4 урынлы бүлмәләр урнашкан.

Әлеге кече шәһәрчекне башкача “Исәнлек территориясе” дип тә атыйлар, монда аның өчен бөтен шартлар да тудырылган – шәһәрчектә яшәүчеләр карамагында күптөрле спорт мәйданчыклары бар.

Авылда яшәү куркынычсызлыгына зур игътибар ителә, монда тикшерү системасы эшли. Яшәү өчен уңай шартлар, бүлмәләрдәге һәм территориядәге чисталык, яшәү өчен түләү бәясенең югары булмавы, төрле чаралар – барысы да студентлар тормышын комфортлы, бәхетле һәм вакыйгаларга бай итә.

Һәрбер вак әйбергә дә игътибар итеп, Авылны шәһәр үзәгеннән бик ерак булмаган, шәһәр транспорты ягыннан караганада да бик уңайлы урынга төзегәннәр. Ул Җиңү проспекты буенча (Шәһәр эче магистраленең Зур Казан боҗрасы) Р.Зорге, Ак.Парин,  Мәүлетов һәм Оренбург тракты урамнары белән чиктәш урнашкан.

Авылдагы һәр өй дә бер проект, стандарт планлаштыру буенча башкарылган, бик аз гына биеклек һәм дизайн ягыннан аерыла. Авылның үзәгендә төп аллея урнашкан, анардан һәрбер йортка тармаклар китә, һәрбер урам туры почмаклык хасил итеп кисешә – болар барысы да җәяүләп яки велосипедта йөрү өчен уңайлык тудыра.

Әлбәттә, күзгә иң беренче чалынган нәрсә – ул яшәү өчен уңай итеп, 2-4 кеше яшәүне күз алдында тотып төзелгән бүлмәләр. Аларның дизайны бер стильдә эшләнгән, нигездә ак төсләр өстенлек итә – болар күзләргә рәхәтлек бирә, җиңел автмосфера тудыра. Бөтен бүлмәләрдә дщ кондиционерлар, төтенне тоючы датчиклар гадәттән тыш хәлләр вакытында хәбәр итү системасы урнаштырылган.

Ашаү бүлмәсе өч-дүрт бүлмәгә бер итеп ясалган, аңа һәрбер хуҗабикә дә кызыгырлык. Анда ризык әзерләү өчен һәр нәрсә дә бар (суыткыч,  электр плитәсе). Һәм, һичшиксез, башка тулай тораклардан аермалы буларак – һәр бүлмәдә аерым санузел һәм душ.

Авыл территориясендә, уңайлы яшәү өчен кирәк булган бөтен нәрсә дә бар: төрле әйберләр сатыла торган супермаркет, гүзәллек салоны, массаж бүлмәсе, солярий, почта, банк бүлекчәсе, ателье, кафе, рәсем сәнгате студиясе, дөньяда беренче булган Универсиада музее.

Шулай ук бөтен яшәүчеләр өчен сәламәтлек саклауның заман таләпләренә җавап бирерлек Студентлар поликлиникасы ачык. Күптән түгел генә теләүчеләр өчен “В” категориясенә “права” алу мөмкинлеге булган автомәктәп ачылды.

“Универсиада авылы” дип аталган тукталышка шәһәр җәмәгать автобусында, троллейбусларда, шулай ук метрода барырга була, якында гына “Җиңү Проспекты” станциясе урнашкан.