Тарих

Казан университеты – Россиядәге иң борынгы уку йортларының берсе. 1804 елның 5 ноябрендә император Александр I Казан Император университетының Раслау Грамотасына һәм Уставына кул куя.

Башта университет 1796 елда төзелгән Казан Император гимназиясе бинасында урнаша. Соңрак уку йорты ихтыяҗлары өчен өч күрше йорт сатып алына. Бу әлеге кварталны университет шәһәрчеге территориясе буларак күзалларга мөмкинлек тудыра. XIX гасырның 20 нче елларында архитектор П.Г. Пятницкий безнең көннәргә кадәр өч портиктан торган классик фасады сакланып калган төп бинаны төзи. Алдагы унъеллыкта, Н.И.Лобачевский университет ректоры итеп билгеләнгәч, архитектор М.П. Коринфский җитәкчелегендә мигъмарият (архитектура) ансамбле булдырыла. Төзүче төп бинаның күчәре буйлап анатомик театр урнаштыра, аны тулаем ансамбльнең көньяк доминантасы итә. Аңа симметрияле рәвештә химик лаборатория биналары, астрономик обсерватория һәм клиника төзелә.

XX гасырда университет корылмаларының беренчел тарихи квартал чикләреннән чыгуы котылгысыз була. XVIII гасыр мигъмарият (архитектура) һәйкәле булган элеккеге дини семинария бинасында геология факультеты урнаша; 50 нче елларда Астрономия урамының икенче ягында химия факультеты корпусы бинасы төзелә; 60 нчы еллар азагыннан, якынча ун ел эчендә, төп бинадан төньякка һәм көнбатышка таба ике күпкатлы уку-лаборатория корпусы торгызыла. 1989 елда «УНИКС» мәдәни-спорт комплексы сафка баса. Спорт корылмаларын 2010 елның май аенда Россия Премьер-министры В.В. Путин катнашында тантаналы рәвештә ачылган «Бустан» комплексы тулыландырды. 2003 елда, Казан университетының 200 еллык юбилеена әзерләнү чорында, архитектор Мюфкеның XX гасыр башына караган проектына туры китереп, төп бинаның көнчыгыш өлешен торгызу аңа тәмамланганлык төсмере кертте.

Казан университетының бөтен тормышы һәм эшчәнлеге барышында монда дөньякүләм танылган фәнни мәктәпләр формалашты. Биредә евклидча булмаган геометрия башлангыч алды. Аны ачучы математик Н.И. Лобачевский ике дистә ел университет белән җитәкчелек итү дәверендә уку йорты үсешендә гаять әһәмиятле роль уйнады.

1842 елда, университетның элеккеге студенты, профессор Н.Н. Зинин, беренчеләрдән булып анилин синтезлый, шуның белән анилин-буяу сәнәгате үсешенә һәм дарулар җитештерүгә нигез сала. Ике ел соңрак, 1844 елда, башка бер Казан галиме, К.К. Клаус яңа химик элемент ача һәм аны Россия хөрмәтенә «рутений» дип атый.  А.М. Бутлеров, органик матдәләрнең химик төзелеш теориясен уйлап табып, Казан химия мәктәбенең дәрәҗәсен тагын да күтәрә. Органик булмаган матдәләрне өйрәнүне Д.И. Менделеев таблицасыннан башка күзаллап булмаган кебек, органик кушылмалар химиясе өчен әлеге теория шундый ук әһәмияткә ия була.

XIX гасырның беренче яртысында университет Европада Көнчыгышны өйрәнү буенча иң зур үзәккә әверелә. Биредә И.А. Бодуэн де Куртенэ нигез салган данлыклы лингвистика мәктәбе барлыкка килә. Университетны дөньякүләм мәшһүр иткән галимнәр арасында астроном И.М. Симонов та бар. Ул 1819-1821 елларда Җир тирәли беренче тапкыр оештырылган экспедициядә катнаша. Экспедиция барышында Антарктида ачыла һәм аны фәнни өйрәнү эше башлап җибәрелә. Электрофизика мәктәбенә нигез салган А.Ф. Самойлов Казан университетында, Россиядә беренчеләрдән булып, электрокардиограмма яздыра. Ике химия галиме – аталы-уллы Арбузовларның да исемнәре университет белән бәйле. Алар фәндә яңа юнәлеш – органик фосфор кушылмалары химиясен уйлап табалар. 1944 елда, Бөек Ватан сугышының иң кызган мәлендә, Е.К. Завойский фундаменталь фәнни ачыш ясый – электрон парамагнит резонансы күренешен ача. Иң зур магнит радиоспектроскопия мәктәбенә һәм квант электроникасына нигез салган С.А. Альтшулер, Б.М. Козырев, башка бик күп галимнәр аның тикшеренүләрен дәвам итәләр.

200 елдан артык тарихы булган университет фәнгә сиксән хакыйкый әгъза һәм илебезнең Фәннәр академиясенә мөхбир-әгъзалар биргән.

Университет фән һәм фәнни укыту үзәге генә түгел, мәдәният һәм мәгърифәт үзәге дә. Аның белән төбәгебездә китапчылык эше, беренче газета барлыкка килү, театр сәнгате үсеше һәм башкалар да тыгыз бәйләнгән. Төрле елларда университетта танылган шәхесләр – совет дәүләтен төзегән В.И. Ульянов-Ленин, язучылар С.Т. Аксаков, Л.Н. Толстой, П.И. Мельников-Печерский, В.В. Хлебников, композитор М.А. Балакирев, рәссам В.И. Якоби һәм башкалар белем алган.

РФ Президенты Б.Н. Ельцинның 1996 ел 30 июле Указы нигезендә, Казан дәүләт университеты РФнең аеруча кыйммәтле мәдәни мирас объектларының Дәүләт җыйналмасына кертелде.

Россия Президенты Д.А. Медведевның 2009 елның 21 октябрендәге «Төньяк-Көнбатыш, Идел буе, Урал һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларында федераль университетлар булдыру турында» Указын һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2010 ел 2 апреле боерыгын тормышка ашырып, гамәлдәге «В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты» дәүләт югары һөнәри белем бирү учреждениесенең тибын үзгәртү юлы белән «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе барлыкка килә.