Икътисади-математик модельләштерү кафедрасы

Идарә итү, икътисад һәм финанс институты

Профессор, техник фәннәре докторы Исмәгыйлов Ильяс Идрис улы кафедра белән җитәкчелек итә.

Кафедра укытучылары һәм хезмәткәрләре

Бүгенге көндә кафедрада 17 укытучы, шул исәптән, 1 фән докторы, профессор, 16 фән кандидаты, 1 өлкән укытучы эшли. 17 укытучының 16 сы  штаттагы хезмәткәрләр, берсе штаттан тыш хезмәткәр булып тора.

Кафедра тарихы. Икътисади-математик модельләштерү кафедрасы 2014 елда КФУдагы  икътисад һәм финанс институтының математика һәм икътисад кибернетикасы кафедрасы белән статистика, эконометрика һәм табигать фәннәре кафедралары кушылу нәтиҗәсендә оеша.

Математик һәм икътисади информатика кафедрасы 1932 елда оеша  һәм физика-математика фәннәре кафедрасы дип атала, соңрак математика кафедрасы дип йөртелә. Аның беренче мөдире – профессор  Н.П. Понамарев. Бөек Ватан сугышы башлангач, математика кафедрасы статистика кафедрасы белән кушыла. 1956 елга кадәр берләштерелгән югары математика һәм статистика кафедрасы белән доцент В.М. Ермолаев җитәкчелек итә. 1956 елдан 1966 елга кадәр кафедраны доцент Н.Н. Никулина, ә 1966 елдан 1977 елга кадәр доцент М.Б. Фәйзуллин җитәкли.

1978 елда статистика һәм югары математика кафедрасы югары математика һәм статистика кафедраларына бүленә. Югары математика кафедрасын 1989 елга кадәр  прфессор В.Д. Чугунов, 1989 елдан профессор Р.Ш. Мәрдәнов җитәкләде.

Югары математика кафедрасы, 1991 елда хисаплау техникасы кафедрасы белән берләшкәч, математика һәм экономик информатика кафедрасы дип йөртелә башлый.

1991 елда шулай ук КДФЭИның икътисади география һәм статистика кафедралары базасында фаразлау һәм статистика кафедралары оеша, 2004 елга кадәр аның мөдире доцент И.А. Биктаһиров була. 2004 елда кафедраның исеме  статистика һәм эконометрика кафедрасы дип үзгәртелә. 2004 елның сентябреннән кафедра мөдире доцент Р.М. Кундакчян, 2009 елның декабреннән техник фәннәре докторы, профессор И.И. Исмәгыйлов билгеләнә.

2010 елның маенда статистика һәм эконометрика кафедралары белән табигать фәннәре (элеккеге технология кафедрасы) кафедрасы кушыла. Аның белән профессор И.И. Исмәгыйлов җитәкчелек итә. Килеп кушылган технология кафедрасы 1973 елда оешкан. 1973-1979 елларда әлеге кафедраның мөдире булып илебезнең реология өлкәсендә танылган техник фәннәре докторы, профессор К.Д. Вачагин эшли. Статистика һәм эконометрика кафедралары кушылганчы, 1980 елдан кафедра белән Татарстан Республикасының атказанган эшлеклесе, техник фәннәре докторы, профессор Ю.И. Азимов җитәкчелек итә.

Төп укыту фәннәре:

Бакалавриат: Финанс математикасы, икътисади-математик модельләр, икътисади-математик ысуллар, статистика, күпүлчәүле статистик анализ, эконометрика, уен теориясе, экономикада так саннарның күплеге теориясе ысулы, информатика, икътисадта информацион технологияләр, икътисадта информацион системалар.

Магистратура: Эконометрика, Кластер анализы, вакытлы рәтләрнең финанс-экономик анализы, маркетингта икътисади-математик модельләр, маркетингта икътисади-математик модельләштерү.

Белем бирү формалары: бакалавриат (көндезге, читтән торып), магистратура (көндезге, читтән торып).

Кафедра укытучылары институтның бөтен бүлекләрендә уку-укыту һәм методик эшчәнлек алып баралар.