1нче номерлы тулай торак

Кыскача мәгълүмат.

Этажлар саны: 4

Сиңа КФУ студенты студенты булу һәм 1нче номерлы тулай торактан урын алу бәхете эләктеме? Димәк ки, син тулы канлы студент тормышын тоя аласын, күп еллардан соң настальгия белән тулай торакта яшәгән рәхәт вакытларны искә алачаксың. Бөтен корпусыгыз белән сессиягә әзерләнүегез, соңгы кап пилмәнне ничек итеп стипендиягә кадәр җиткерергә тырышканыгызны, күңелле итеп туган көннәрне үткәрүегезне сагыначаксың.

1нче номерлы тулай торакта сине ниләр көтә?

Шәһәр транспорт чишелешләренең якын булуы.

1нче номерлы тугай торак Студентлар шәһәрчеге территориясендә урнашкан, аннан университетка бик җайлы гына килеп җитеп була. Синең сайлау мөмкинлегең дә бар: якында гына 2 тукталыш урнашкан: “Достоевский урамы” һәм “Әбҗәлилов урамы” тукталышлары.

Әгәр дә Достоевский урамы тукталышыннан барырга уйласаң, 89, 30, 22 номерлы маршрутлар кулай. Әбҗәлилов тукталышынна “Уеиверситет” тукталышына кадәр 10, 10а, 35, 35а, 63, 91 номерлы автобуслар һәм 2, 3, 5, 7 номерлы троллейбуслар йөри. Барысы 20 минут – һәм син кирәк урында. Шулай да юлда “бөке” булуын исәпкә алып, дәресләргә 40 минутлап кала тулай торактантан чыксаң, соңга калмассың.

Уңайлы бүлмәләр.

Әлбәттә, евроремонт һәм ортопедик түшәкләр булуына өмет итергә кирәкмәс. Ләкин аерым караваты, тумбочкасы һәм бик әйбәт күршеләре булган якты, уңай бүлмә булачак.

Үсеш алган тышкы инфраструктура

Студентлар шәһәрчеге тирә-ягында «Пятерочка» һәм башка универсаль товарлары булган кибетләр урнашкан. 10 мин. ераклыкта – сату-алу үзәге “Мега”. Дарулар кирәксә – якында гына аптекалар эшли. Тулай торактан ерак түгел парикмахерская да бар, анда аз гына бәягә чәчеңне стильле итеп кистерә аласың.

Урамда йөрергә яратасыңмы? Студентлар скверына яки Горький Паркына бар, аңа җиде минутка якын вакыт эчендә җәяүләп барып җитә аласың. Почта бүлекчәсе, банклар, чәчәк сату киосклары – барысы да синең 1нче номерлы тулай торактагы тормышыңның уңай булуын тәэмин итәчәкләр.

Спорт мөмкинлекләре.

1нче номерлы тулай торагынның үз спорт залы бар, анда син үзеңне физик яктан камилләштерә аласың. Шулай ук теннис яратучылар өчен аерым зал бар.

Мәдәни-белем бирү программасы.

Тулай торакта уку залы эшли, син анда семинарларга әзерләнә яки курс эше өчен материал туплый аласың. Студсовет кабинетында студентлар активы хәрдаим җыелашлары бара.

КФУның 1нче номерлы  тулай торагының дус төркеменә син дә кушыл!

Контактлар

1нче номерлы тулай торагы

420045, Казан шәһ., Кызыл Позиция ур., 6 йорт,

тел. 272-91-54.