КФУның студентлар спорт клубы

Әгәр син яшь, спортны сөючән һәм Казан университетында укыйсың икән, димәк Сиңа КФУның студентлар спорт клубына юл ачык. Нәрсә икәнен белмисеңме? Ул вакытта тыңла!

КФУның студентлар спорт клубы нәрсә ул?

Студентлар спорт клубы – спортны ярата һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бара торган студентларны һәм аспирантларны берләштергән иҗтимагый оешма. Әгәр дә бу синең хакта булса, КФУның спорт клубында сиңа ошаячак!

КФУның студентлар спорт клубы ни өчен оештырылган?

  • Спорт белән шөгыльләнергә, физик һәм рухи яктан үсәргә теләгән студентлар уртак фикердәшләр эзләргә кая барырга белсен, .һәм бергә саләмәт, актив яшьләр буыны барлыкка китерсен өчен;
  • Клубка йөрүчеләр үз үрнәкләре белән сәламәт яшәү рәвешенең өстенлеген күрсәтеп, студентлар арасында спорт ялын модалы һәм популяр юнәлешкә әйләндерү өчен;
  • Һәр студент яки аспирантка спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырып, ул үзенең иң яхшы физик сыйфатларын ачыклап, ярышларда катнашып, бәлки, бүләкләр алу өчен;
  • КФУда студентлар спорты, физик тәрбия, спорт чараларының сыйфаты яңа, тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрелсен өчен

КФУ спорт клубына кем йөри?

Спорт клубына йөрүчеләр арасында  Казан университетындагы барлык көндезге бүлеге студентлары һәм аспирантлары бар.

Катнашучылар  арасында спорт разрядлары, ярышларда җиңүләре өчен бүләкләре булган спортсменнар, спорт һәм физкультура тормышларының аерылгысыз өлеше булган физик яктан нык  егетләр һәм кызлар бар.

Ни өчен сиңа КФУ спорт клубына керергә кирәк?

  • Син актив студент тормышы белән яши һәм төрле спорт чараларында катнаша аласың.
  • Син “рух өчен” генә шөгыльләнмисең, ә үз казанышларың өчен бүләк тә аласың.
  • Синең спорт сәләтләреңне ачу һәм яңа үрләр яулау мөмкинлегең бар.
  • Син үзеңне яхшы физик формада тота аласың, һәм һәрвакыт бишлелек күренәсең.
  • Синең үз Университетың яки шәһәрең, ә бәхет елмайса, масштаблы спорт ярышларында бөтен илнең намусын яклау мөмкинлегең булачак.
  • Син мәнфәгатьләреңне һәм хоббиләреңне уртаклашкан күпләгән дуслар таба аласың.

Спорт һәм сәламәтлек саклау чараларында катнашу

Студентларның спорт ярышларыннан тыш, Казанда физкультура һәм спортны үстерү программалары кысаларында муниципаль, төбәк һәм  хәтта федераль югарылыкта әһмиятлевакыйгалар үткәрелә. Һәм КФУ студентлары аларда катнаша һәм оешыруга ярдәм итә. Алар арасында мөһимнәре:

  1. Бөтенроссия йөгерү көне – “Милләт Кроссы”
  2. Федераль университетлар арасында студентларның спорт фестивале.
  3. “Россия чаңгы юлы”
  4. Бөтендөнья Сәламәтлек көне
  5. Бөтендөнья яшьләр көне
  6. Кыяга менү буенча ТР Беренчелеге.

Студентлар спорт клубының казанышлары

  1. Студентлар арасындаБөтенроссия чаңгы ярышлары, 13-18 гыйнвар, 2015 ел, Зәй ш. – 3 нче гомумкоманда урыны.
  2. Боз күренешләре конкурсы, үткәрелү кысаларында, 22-26 гыйнвар, 2015 ел, Мәскәү ш. – Лауреат.
  3. Мәскәү шәһәре студентлар командалары һәм РФ югары белем бирү оешмалары студентлары арасында хоккей матчлары, КФУ студентларының “Студент хоккей йолдызлары” иптәшләр матчында катнашуы, 23-26 гыйнвар, 2015 ел, Мәскәү ш.
  4. “Бөтенроссия студентлар марафоны” яшьләр фестивале, 1-10 февраль, 2015 ел, п.Ольгинка – 4 нче гомумкоманда урыны.
  5. ТР югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары, 5-7 февраль 2014 ел, ТРсы Чебакса поселогы чаңгы базасы. – 2 нче урын.
  6. ТР югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында бадминтон ярышы. 16 – 19 февраль 2015 ел,УСК “Казан академия теннисы” – 2 нче урын.
  7. ТР югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы ярышлары, 20-23 февраль 2015 ел, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге – 4 нче урын.
  8. Фитнес-аэробика буенча Чемпионат һәм ПФО Беренчелеге, 7-8 март 2015 ел, Самара РФ – 3 нче урын.
  9. ТР югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында бильярд спорты буенча ярышлар, 10-11 март 2015 ел, “Корстон Казан” ГТРК. – 2 нче урын
  10. Ирләр командалары арасында волейбол буенча РТ Чемпионаты, 16 март-20 май 2015 ел, Казан РФ.
  11. ТР югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында армспорт буенча ярышлар 17-19 март 2015 ел, СК “Төзүче”. – 1 нче урын
  12. ТР югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында дзюдо буенча ярышлар 20-22 март 2015 ел, ПГАФКСиТ. – 3 нче урын.
  13. ТР югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларындахатын-кыз командалары арасында баскетбол буенча  ярышлар 23-30 март 2015 ел, СК казан ш. – 2 урын
  14. ТР югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча  ярышлар, март – апрель 2015 ел, “КАИ-ОЛИМП” – 5 нче урын.
  15. ТР югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында “көрәш” буенча  ярышлар 28-29 март 2015 ел, ДЮСШ “Ракета” – 5 нче урын.
  16.  Фитнес-аэробика буенча Чемпионат һәм ПФО Беренчелеге: фитнес-аэробика буенча КФУның җыелма командасы, 29 март-2 апрель 2015 ел, Мәскәү ш.
  17. ТР югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында хатын-кыз командалары арасында волейбол ярышлары30 март 10 апрель 2015 ел, СК Казан ш. – 3 нче урын.
  18. ТР югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында гер күтәрү буенча ярышлар 9-12 апрель 2015 ел, СК “батыр” – 2 нче урын.
  19. ТР югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында  фитнес-аэробика буенча ярышлар 11-12 апрель  2015 ел, КСК КФУ “УНИКС” – 1 урын.
  20. ТР югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында ярышлар март 2015 ел ТР югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында спорт ориентированиесе буенча ярышлар, 18-19 апрель 2015 ел, Казан ш. – 2 нче урын.
  21. ТР югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында бокс ярышлары, 19-25 апрель 2015 ел, УСК “Төзүче” – 3 нче урын.
  22. ТР югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларындагандбол буенча ярышлар, 2025 апрель 2015 ел, СК казан ш.. – 5 нче урын.
  23. ПФО студентлар спорт клублары арасында  АССК Россия клуб турниры. Турнирда КФУ студентлары мини-футбол, волейбол, стритбол, йөзү. Өстәл теннисы һәм ГТО нормаларын тапшыру буенча ярышларда катншты, 23-26 2015 ел, Саранск ш. – 2 урын.
  24. ТР югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында авыр атлетика буенча ярышлар, 24-29 апрель 2015 ел, СК “Батыр” – 1 нче урын.
  25. Апрель җиңел атлетика эстафетасы, 26 апрель 2015 ел, Казан ш. – 1 нче урын
  26. Беренче май җиңел атлетика эстафетасы, 1 май 2015 ел, Казан ш. 1 нче урын
  27. “Уральск федераль университетында Җиңү язы” Бөтенроссия студентлар патриотик фестивале, 4-10 май 2015 ел, Екатеринбург ш. – 1 нче урын.
  28. ТР югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика ярышлары, 5-8 май 2015 ел, Җиңел атлетика манежы – 2 нче урын.
  29. Хатын-кыз командалары арасында баскетбол буенча Татарстан республикасы Чемпинаты. Үзешчән командалар арасында турнир., 15-22 май 2015 ел, Казан ш. -3 нче урын.
  30. Авыр атлетика буенча студентлар арасында Бөтенроссия ярышлары. 19-24 май 2015 ел, Мәскәү ш. – 3 нче урын.
  31. Көрәш буенча студентлар арасында Бөтенроссия ярышлары. 28-31 май 2015 ел, ПГАФКСиТ – 3 нче гомумкоманда урыны.
  32. ТР ВУЗларының спорт лагерьлары Спартакиадасы, август 2015 ел Шеланга – 1 нче урын.

Казан университеты спорт клубы катнашучылары Россия студентлар клубы Ассоциациясе үткәргән күпләгән спорт чараларында катнаштылар.

КФУ Студентлар спорт клубы 2015 елның декабрендә Ассоциациягә рәсми рәвештә кабул ителде

Студентлар клубына ничек керергә?

КФУның студентлар спорт клубына керү өчен контактлар буенча җитәкчегә мөрәҗәгать ит. Шулай ук безнең  ВКонтакте төркеменә кереп, администраторларга шакый аласың.