САБ “Россия энергетик күчеше: табигать потенциалы балансы һәм глобаль трендлар”

“Эконефть – киләчәк материаллары өчен глобаль энергия һәм ресурслар” Стратегик академик берәмлеге климат үзгәрү, экологик проблемалар һәм планетадагы политик тотрыксызлык шартларында глобаль энергоиминлек һәм ресурслар белән тәэмин ителешкә бәйле чакыруларга җавап буларак төзелә һәм үсеш ала, моңа түбәндәгеләр керә:

  • Энергиянең дөньякүләм кулланылышы арту (яңа чыганаклар таләп ителә);
  • “Җылы газлар”ның ташлану күренеше артуына бәйле булган глобаль җылылык;
  • Составында югары углерод (күмер, мазут, дизель) булган табигый органик ягулыкның януы белән барлыкка килгән экологик халәтнең начарлануы;
  • Дөнья базарында углведородларга (УВ) бәянең төшүе экспорт илләрендә, шул исәптән Россиядә социаль программаларның кыскаруына һәм тотрыксызлыгына китерә.

Глобаль энергия базарында форсайтның төп компонентлары:

  • Алдагы 40-50 елда дөньяда, аеруча нефть экспорт һәм алга киткән илләрдә, табигый углеводородлы ягулыкка альтернатива булмау;
  • Җир йөзендә УВ ның “чиксез” традицион булмаган запаслары яши (сутлы нефть, тыгыз токымнарның УВ, газогидратлар), ләкин монда аларны алуның энергиясаклагыч, экологик һәм экономик технологияләре (ЭЭЭ-технологияләр) юк;
  • Энергиянең торгызыла торган чыганакларының өлеше гомуми баланста 2040 нчы елга 24% тан артмаячак, ә калган 76% составында углерод булган ягулык – газ, нефть, күмер (шул ук вакытта УВ куллану бүгенге көнгә караганда 20-30% ка күбрәк тә булачак).

Бу сферада глобаль базар тенденцияләре:

  • УВлардан яңа материаллар төзү һәм энергияне табу, транспортировкалау, эшкәртү, генерацияләүнең ЭЭЭ-технологияләрендә глобаль ихтыяҗ;
  • УВ традицион булмаган запасларының киңәюе, эшкәртүгә газогидратларны катнаштыру;
  • Ягулык базарында конкуренция (УВ-күмер): күмер, сыек УВ ягулыгын табигый газга алыштыру, СО2 нең чыгышын киметү һәм экологик шартларның яхшыруы;
  • Энергиянең альтернатив чыганаклары буенч программаларның икътисади әһәмияте кимү.

Нефть һәм газ тармагында белем алуның глобаль зарурлыгы:

Эшкәртү һәм табу технологияләренең тиз үсеше, информацион технологияләрнең һәм робототехниканың җәлеп ителүе, командада проектлы-ориентирланган эш алып бару, нефть һәм газ компанияләренең глобальләшүе һәм интернациональләшүе, экологик проблемаларга көчле игътибар, ресурсларны саклау һәм энергия эффективлыгы – бу һәм башка трендлар казылма ресурслар һәм аларны эшкәртү өлкәсендә югары белем алуның трансформациясен, шулай ук шушы өлкәдәге белгечләрнең даими квалификацияләре күтәрелешен таләп итә.

Стратегик академик берәмлек төзелүнең максаты

“Эконефть – киләчәк материаллары өчен глобаль энергия һәм ресурслар” Стратегик академик берәмлеге УВның традицион булмаган нефте һәм газ-химия запасларын эзләү, табу, эшкәртү ЭЭЭ-технологияләре өлкәсендә компетенцияләрнең глобаль таралышы, концентрациясе һәм генерациясе өчен төзелә.

Безнең өстенлекләр:

  • Ябышкаклыгы югары дәрәҗәдә булган нефть, табигый битумнар, сланцлы нефть алуның яңа технологияләрен сынау өчен уникаль полигоннар;
  • Регионнарның эре нефть эшкәртү һәм нефтехимик оешмалары белән тыгыз бәйләнеше;
  • Нефть геологиясе, химия һәм нефтехимия (Россиядәге иң яхшы химик факультет), нефть табылу урыннарын модельләштерү өлкәсендә уникаль компетенцияләр.

Эшләнгән эшләр:

  • Пластта УВ каталитик үзгәрешенең уникаль технологияләренең фундаменталь нигезләре төзелгән;
  • Традицион булмаган УВ запасларының эшкәртмәләре белән идарәне мәгълүмати тәэмин итүнең нигезләре төзелгән;
  • Сланцлы нефть, югары дәрәҗәдәге сутлы нефть, табигый битумнарның ятмаларын күзәтү, табу, шулай ук аларның Россия һәм Халыкара компанияләр белән эшкәртелеше буенча яңа проектларны тормышка ашыру.