Гомуми менеджмент кафедрасы

Идарә итү, икътисад һәм финанс институты

Кафедра мөдире – Палей Татьяна Феликсовна, и.ф.к., доцент, 1971.

К(П)ФУның МВА «Менеджмент һәм стратегия» модуле җитәкчесе.

1998 елдан бирле эшләп килә. Кафедрадагы 25 хезмәткәрнең 4 се фән докторы: М.Р.Сафиуллин, А.В. Павлова, А.М. Нагимова, А.Н. Булатов, МВА ның (Master of Business Administration) 7 укытучысы.

130 га якын фән укытыла.

Кафедра “Оешмалар менеджменты – бизнес белән идарә итү” дигән бакалавриат профиленә абитуриентлар туплый.

Кафедра хезмәткәрләре инглиз телендә “Гомуми һәм стратегик менеджмент” магистрлык программасы  буенча укучы магистрантларга фәнни җитәкчелек итә.

2015-2017 елларда кафедра тарафыннан  30 дан артык ЭОР эшләнгән, 80 нән артык Scopus статьясы, 4 монография, 10 нан артык укыту әсбабы, Россия нәшриятларында 30 дан артык мәкалә басылып чыккан.

Гомуми менеджментның фәнни юнәлешләре:

  • Икътисади интеграция; сәнәгать кооперациясе;
  • корпоратив идарә ;
  • идарә структураларының үзгәрүчән шартларга яраклашуы;
  • идарә итүдә консультация бирү;
  • ришвәткә каршы тору;
  • сәнәгать үсеше белән идарә итү;
  • стратегик идарә;
  • инфраструктур менеджмент;
  • инновацияләр һәм эшмәкәрлек;
  • җитештерүне оештыру, реинжиниринг бизнес, җитештерү менеджменты;
  • тормыш сыйфатын бәяләү;
  • кросс-мәдәни коммуникация;
  • регион икътисадын динамик модельләштерү;
  • системалы-креатив фикерләү, креатив менеджмент

Гомуми менеджмент кафедрасы белем бирү стандартларын һәм программаларын экспертизалау, конференцияләр үткәрү һәм өстәмә белем бирү буенча Татарстан республикасының  икътисад министрлыгы белән хезмәттәшлек итә.

АУДЕКС аудитор фирмасы белән берлектә Гомуми менеджмент кафедрасы студентлар белән конкурслар үткәрә, иң яхшыларын бүләкли һәм эшкә дә урнаштыра. Кафедра чит ил партнерлары AdizesGraduateSchool һәм Мальта университеты белән хезмәттәшлек итә.