Олимпиадаларда җиңүчеләрне һәм олимпиада призерларын кабул итү

Кабул итү комиссиясе олимпиадаларда җиңүчеләргә  (РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарфыннан теркәлгән олимпиадалар һәм Бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары) priem@kpfu.ru электрон почтасына “олимпиада” тамгасы белән сканерлаштырылган диплом күчермәсен җибәрергә тәкъдим итә.

  • 2017/2018 нче уку елында КФУ га кабул итү барышында олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары өчен льготалар.
  • РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 1118 номерлы 08.2016 елгы  “2016/2017 нче уку елында укучылар өчен олимпиадалар исемлеген раслау турында” боерыгы . Йөкләргә
  • РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 1118 номерлы 08.2016 елгы  “2016/2017 нче уку елында укучылар өчен олимпиадалар исемлеген раслау турында” боерыгына кушымта. Йөкләргә
  • 2016/2017 нче уку елындагы олимпиада җиңүчесе/призеры дипломының электрон формасын соратып алуМонда

КФУ га бакалавриат, специалитет программалары буенча укырга  кабул иткәндә,  түбәндәге очракларда өстәмә баллар бирелә:

  • КФУ Регионара оимпиадаларының йомгаклау этабында җиңүче дипломы өчен (2017 нче елда 11 нче сыйныфта алынган) – 2 балл, КФУ Регионара оимпиадаларының йомгаклау этабы призерларына (2017 нче елда 11 нче сыйныфта алынган) – 1 балл. Ике яки аннан күбрәк шарт үтәлгәндә, баллар кушылмый.
  • Н.И.Лобачевский исемендәге укучыларның II Идел буе фәнни конференциясендә (2017 нче елда 11 нче сыйныфта алынган) I дәрәҗәдәге диплом өчен – 2 балл. Н.И.Лобачевский исемендәге укучыларның II Идел буе фәнни конференциясендә (2017 нче елда 11 нче сыйныфта алынган) II, III дәрәҗәдәге диплом өчен – 1 балл. Ике яки аннан күбрәк шарт үтәлгәндә, баллар кушылмый.

2017 нче елгы КФУ Регионара олимпиадаларының йомгаклау этабында  җиңүчеләрнең һәм призерларның исемлеге. (сылтама)

Н.И.Лобачевский исемендәге укучыларның II Идел буе фәнни конференциясенең I, II, III дәрәҗәдәге дипломантлары исемлеге. (сылтама)