Икътисад, бизнес һәм финанс өлкәсендә чит телләр кафедрасы

Идарә итү, икътисад һәм финанс институты

Кафедра белән доцент, социалогия фәннәре кандидаты Полякова Оксана Викторовна җитәкчелек итә.

Укытучылар һәм кафедра хезмәткәрләре

Кафедра штатында 35 хезмәткәр. 1 профессор, фән докторы, 17 фән кандидаты. Шулар арасында 14 доцент һәм 15 ассистент бар.

Чит телләр кафедрасы эшчәнлеге

Укыту фәннәре: инглиз теле, төрле магистр программалары өчен югары дәрәҗәдә инглиз теле.

Белем бирү төрле формаларда бара: бакалавриат (көндезге, читтән торып), магистратура (көндезге, читтән торып) һәм шулай ук квалификация күтәрү программасы буенча да.

Кафедра укытучылары уку-укыту һәм методик эшчәнлекне институтның барлык бүлекләрендә алып баралар.

Тел укыту гуманитар, икътисади һәм идарә итү циклындагы фәннәр белән интегральләштерелә.

Белемле студентлар һәм магистрантлар әзерләү укытучылар составының югары квалификацияле булуы, укыту барышында кулланыла торган укыту-методик материалның эчтәлеге  һәм кафедраның матди-техник базасы белән гарантияләнә.

Һәр елны кафедра укытучылары эксперт-икътисадчылар катнашы белән студентларның фәнни конференцияләрен, инглиз телендә Россия һәм дөньякүләм оешмаларның икътисади  үсешендәге актуаль сорауларга багышланган түгәрәк өстәлләр үткәрәләр.

Кафедрада Идел буе икътисади югары уку йортлары студентлары өчен даими рәвештә үткәрелеп килә торган олимпиадалар телне өйрәнүгә булган кызыксынуны үстерә.

Кафедра каршында икътисад, бизнес һәм финанс өлкәсендә профессиональ әзерлекле студентлар һәм белгечләр укыту үзәге булдырылды.

Үзәк белән доцент, социалогия фәннәре кандидаты Полякова Оксана Викторовна җитәкчелек итә.

Укыту үзәге 10 ел дәвамында түбәндәге программалар буенча эш алып бара:

“Профессиональ аралашу өлкәсендә тәрҗемәче”;

“Икътисад, бизнес һәм финанслар өлкәсендә инглиз теле” квалификация күтәрү программасы;

укытучылар өчен тел курслары ( Starter-Advanced дәрәҗәсендә);

TOEFL имтиханга әзерлек курслары;

“Профессиональ аралашу өлкәсендә тәрҗемәче” программасы чыгарылыш укучылары Мәскәү һәм Санкт-Петербург университетларында, АКШ, Бөекбритания, Германия һәм башка илләрдә магистр программасы буенча белем алалар, Татарстандагы яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгы, Сбербанк, Ак Барс банкы, «Мәскәү» банкы, KPMG, ОАО Таиф, PWC, Deloitte, Татарстан банкы, ОАО Камаз, General Electric, Ernst and Young, IT-park кебек илебезнең һәм чит илләрнең алдынгы компанияләренә эшкә урнашалар.