Гыйльми совет

Казан (Идел буе) федераль университеты Гыйльми советы – университет белән гомуми җитәкчелек алып баручы сайлаулы вәкаләтле орган.

Университет Гыйльми советы эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып Университет һәм аның бүлекләренең үсеш стратегиясен билгеләү, Университет һәм аның бүлекләренең эчке тормышын көйләүче документлар булдыру, фәнни һәм педагогик эспертиза тора.

Университет Гыйльми советы:

  1. хезмәткәрләр һәм укучылар конференциясен чакыру, шулай ук аны үткәрүгә бәйле башка мәсьәләләр буенча карарлар кабул итә;
  2.  белем бирү һәм фәнни эшчәнлекне дә кертеп, Университет үсешенең төп перспектив юнәлешләрен билгели;
  3. белем бирү эшчәнлеген оештыруның һәм гамәлгә ашыруның төп мәсьәләләре буенча локаль норматив актлар, шул исәптән укучыларны кабул итүнең регламентлаштыра торган кагыйдәләре, укучыларның шөгыльләре режимы, белем алучыларның өлгереше һәм арадаш аттестацияләүнең агымдагы контроль вакыты һәм тәртибе, укучыларны күчерү, укудан куу һәм кире торгызу тәртипләре һәм нигезләре, Университет һәм белем алучылар һәм  (яисә) балигъ булмаган укучыларның ата-аналары (законлы вәкилләре) арасында мөнәсәбәтләрне барлыкка китерү, туктату һәм өзү тәртибе буенча локаль норматив актлар кабул итә;
  4.  Университет тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә торган белем бирү стандартларын раслый;
  5. Университетны үстерү программасын карый;
  6. Университет ректорының еллык хисапларын тыңлый;
  7. мәгариф, фәнни-тикшеренү, мәгълүмати-аналитик һәм финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре, шулай ук Университетның халыкара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча карарларны карый һәм кабул итә;
  8. дәүләт биреме нигезендә университет тарафыннан башкарыла торган фундаменталь, гамәли һәм  фәнни эзләнү-тикшеренү планын раслый;
  9. Университет Гыйльми советының эш планнарын раслый;
  10. Университет уставында башкасы каралмаган булса, белем бирү һәм фәнни (фәнни-тикшеренү) эшчәнлеген гамәлгә ашыручы Университетның уку-укыту һәм фәнни (фәнни-тикшеренү) эшчәнлеген гамәлгә ашыручы структур бүлекчәләрен булдыру һәм бетерү турында, Университетта фәнни оешмалар һәм лабораторияләрнең фәнни (фәнни-тикшеренү) һәм (яисә) фәнни-техник эшчәнлеген гамәлгә ашыручы башка оешмалар төзү һәм бетерү турында, белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы кафедраларны фәнни (фәнни-тикшеренү) һәм башка оешмаларда булдыру һәм бетерү турында, тиешле белем бирү программасы профиле буенча эшчәнлек алып баручы башка оешмалар базасында белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы башка оешмалар, кафедралар һәм башка структур бүлекчәләр төзү һәм бетерү турында карарлар кабул итә;
  11. Университет уставында башкасы каралмаган булса, Университетның филиаллары һәм башка белем бирү һәм фәнни-тикшеренү структур бүлекчәләре турында, шулай ук университет вәкиллекләре турында нигезләмәләр раслый;
  12. тиешле белем бирү программасы профиле буенча эшчәнлек алып баручы башка оешмалар базасында булдырыла торган, белем алучыларны гамәли әзерләүне тәэмин итүче кафедралар һәм башка структур бүлекчәләр турында, фәнни (фәнни-тикшеренү) һәм (яисә) фәнни-техник эшчәнлекне гамәлгә ашыручы фәнни оешмаларда һәм башка оешмаларда төзелә торган белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы кафедралары һәм башка оешмалар турында, шулай ук алынган нәтиҗәләрне, аларны коммерцияләштерүне дә кертеп, куллану өлешендә инновация эшчәнлеге турында Россия Федерациясе законнарын исәпкә алып раслый;
  13. Университетның структур бүлекчәләре җитәкчеләренең хисапларын карый;
  14. Попечительләр советын төзү турында карар кабул итә, аның составын һәм Университетның Попечительләр советы составына керүен раслый, шулай ук Университетның Эш регламентын раслый;
  15. дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы үткән затларга белем бирү һәм квалификация турында документлар бирү турында карарлар кабул итә, аларның үрнәкләре мөстәкыйль рәвештә университет тарафыннан билгеләнә;
  16. кандидатураларны карый һәм университет хезмәткәрләренә гыйльми дәрәҗә бирүгә тәкъдим итә;
  17. Университет хезмәткәрләрен Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре белән бүләкләү һәм аларга мактаулы исемнәр бирү турындагы мәсьәләләрне карый;
  18. Университетның Гыйльми советы раслый торган нигезләмәләр нигезендә Университетның мактаулы исемнәрен бирә;
  19. Университетта белем алучыларны стипендиаль тәэмин итү мәсьәләләрен җайга сала торган нигезләмәләрне раслый;
  20. студентларны һәм аспирантларны Россия Федерациясе Президенты стипендияләренә һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте стипендияләренә, шулай ук исемле стипендияләргә тәкъдим итә;
  21. уку елы башлану срокларын күчерү турында карарлар кабул итә;
  22. ел саен уку елы башына Университетның профессор-укытучылар составының уку-укыту йөкләнешенә керә торган мәгариф эшчәнлеге төрләре буенча вакыт нормаларын билгели;
  23. Университет президенты вазыйфасын гамәлгә куя;
  24. фәннәр кандидаты, фән докторы гыйльми дәрәҗәсен алуга диссертацияләрне яклау буенча советлар вәкаләтләрен озайту, аны төзү, бетерү, туктатып тору, яңарту, ябу турында карарлар кабул итә;
  25. Университетның диссертация советлары карарларына апелляцияләр буенча, фәннәр кандидаты, фән докторы дипломнарын бирү, гыйльми дәрәҗәдән мәхрүм итү турында, гыйльми дәрәҗәсен торгызу яки  баш тарту турында карарлар кабул итә;
  26. дөнья һәм илебез фәнен, мәдәниятне, сәнгатьне, спортны үстерүгә, Университет тарихына, шулай ук университет тормышында күренекле тарихи вакыйгаларны мәңгеләштерү турында карарлар кабул итә;
  27. федераль милектәге биналар һәм корылмалар эчендә урнашкан һәм Университетка оператив идарә итү хокукында беркетелгән биналарны, университет эшчәнлегенә зур өлеш керткән яисә хәйрия иганәләрен гамәлгә ашыручы гражданнар һәм юридик затларның исемнәрен, шулай ук күренекле дәүләт, сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләре, фән һәм мәгариф эшлеклеләре, әдәбият һәм сәнгать, физик культура һәм спорт эшлеклеләре исемнәрен бирү турындагы үтенечне хуплый яисә кире кага;
  28. профессор-укытучылар составы вазыйфасына һәм декан һәм кафедра мөдире урынына сайлауларга конкурс үткәрә;
  29. профессор-консультант вазыйфасына кабул итү турында карарлар кабул итә;
  30. Университетның Гыйльми советы компетенциясенә кертелгән башка мәсьәләләр буенча Россия Федерациясе законнары, Университет Уставы һәм Университетның локаль норматив актлары нигезендә карарлар кабул итә.

Гыйльми совет составы

  1. Сафин Ленар Ринат улы
  2. Абрамский Михаил Михаил улы
  3. Алишев Булат Салям улы  
  4. Алишев Тимирхан Булат улы 
  5. Анисимова Татьяна Иван кызы
  6. Антипин Игорь Сергей улы 
  7. Әхмәтов Линар Гыймазетдин улы  
  8. Әхмәтов Фриль Мирзанур улы 
  9. Ахметшина Алсу Ринат кызы  
  10. Баһаветдинова Наилә Гомәр кызы  
  11. Бакулина Лилия Тәлгать кызы  
  12. Безменов Владимир Михаил улы 
  13. Бессонова Татьяна Виктор кызы 
  14. Бикмаев Ильфан Фәрит улы 
  15. Вәлиев Дамир Хәмит улы  
  16. Вәлиәхмәтов Альберт Наил улы  
  17. Варфоломеев Михаил Алексей улы  
  18. Вахитов Искәндәр Рәшид улы 
  19. Виноградова Юлия Владимир кызы  
  20. Газизуллин Ришат Илнур улы 
  21. Галимов Алмаз Мирзанур улы 
  22. Галиханова Ульяна Александр кызы 
  23. Ганиев Мәхмүт Мәсхүт улы 
  24. Гафуров Марат Ревгер улы 
  25. Гришин Яков Яков улы 
  26. Гузейров Ришат Арифулла улы 
  27. Гомәров Айрат Җәүдәт улы 
  28. Евтюгин Геннадий Артур улы  
  29. Елизаров Александр Михаил улы 
  30. Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы 
  31. Зарипов Шамил Хуҗа улы 
  32. Зефиров Тимур Лев улы  
  33. Җиһаншин Марат Әхмәт улы 
  34. Ильинская Ольга Николай кызы  
  35. Кәлимуллин Айдар Минимансур улы  
  36. Кәлимуллин Искәндәр Шаһит улы 
  37. Касатова Людмила Василий кызы 
  38. Кашапов Наил Фаик улы  
  39. Каюмов Айрат Рәшит улы  
  40. Киясов Андрей Павел улы  
  41. Косарев Виктор Евгений улы 
  42. Котенкова Светлана Николай кызы 
  43. Латыпов Рөстәм Хафиз улы 
  44. Льдокова Галия Михаил кызы 
  45. Межведилов Ариф Магидин улы 
  46. Мерзон Елена Ефим кызы 
  47. Минзарипов Рияз Гатаулла улы  
  48. Мирзаһитов Рамил Хмит улы 
  49. Морадыймова Ләйлә Наил кызы 
  50. Мөхәммәтов Айрат Ринат улы 
  51. Мөхәммәтшина Резеда Фаил кызы 
  52. Мөхәммәтшина Эмма Ибраһим кызы 
  53. Нәбиуллина Карина Рәшид кызы 
  54. Нургалиев Данис Карл улы 
  55. Ожегова Алла Вячеслав кызы 
  56. Осипов Сергей Альберт улы 
  57. Панкратов Дмитрий Леонид улы 
  58. Пашин Дмитрий Михаил улы 
  59. Привалов Игорь Анатолий улы 
  60. Прошин Юрий Николай улы 
  61. Рәхимов Илгизәр Ильяс улы 
  62. Ризванов Альберт Анатолий улы 
  63. Сабирова Диана Рөстәм кызы 
  64. Сабирова Эльвира Гыйльфан кызы 
  65. Садриев Азат Рафаил улы 
  66. Сәлахов Нияз Вәгыйз улы 
  67. Сафиуллин Азат Рәшит улы 
  68. Сафиуллин Ленар Наил улы  
  69. Сафиуллин Ленар Солтангали улы 
  70. Сафиуллин Марат Рәшит улы  
  71. Селивановская Светлана Юрий кызы 
  72. Серегина Юлия Виталий кызы 
  73. Сидоров Виктор Владимир улы 
  74. Силантьев Владимир Владимир улы  
  75. Ситдыйков Айрат Габит улы  
  76. Ситдыйкова Гүзәл Фәрит кызы 
  77. Скобельцына Елена Герман кызы 
  78. Струков Евгений Николай улы  
  79. Тарасова Фәнүзә Харис кызы 
  80. Тарханов Ильдар Абдулхак улы  
  81. Тахтарова Светлана Салават кызы 
  82. Таюрский Дмитрий Альберт улы  
  83. Толчинский Леонид Григорий улы 
  84. Тумаков Дмитрий Николай улы 
  85. Турилова Екатерина Александр кызы 
  86. Туфетулов Айдар Миралим улы  
  87. Умаров Марат Фәйзулла улы 
  88. Хәйрутдинов Рамил Равил улы 
  89. Халикова Фидалия Дамир кызы  
  90. Хафизов Илдар Илсур улы 
  91. Хашов Андрей Николай улы 
  92. Чикрин Дмитрий Евгений улы 
  93. Чукмаров Илдус Әдһәм уды 
  94. Шерстюков Олег Николай улы  
  95. Шиһабетдинов Ринат Равил улы 
  96. Щелкунов Михаил Дмитрий улы  
  97. Ярмәкәев Искәндәр Энгель улы