Кеше ресурслары белән идарә итү кафедрасы

Идарә итү, икътисад һәм финанс институты

Кеше ресурслары белән идарә итү кафедрасы 2011 елда КДУның икътисад факультеты һәм персоналлар белән идарә итү кафедрларында барлыкка килгән һәм КДФИИның чыгарылыш кафедрасы булып тора.

Кафедраның тарихы 1978 елда “Хезмәт икътисады” белгечлеге буенча кадрлар әзерләүдән башлана. Базар мөнәсәбәтләре үсеше нәтиҗәсендә күп кенә оешмаларда персоналлар белән идарә итү белгечләрен әзерләү ихтияҗы туа. Кафедраның специальләшүе киңәю белән беррәттән аның исеме дә үзгәрә. 1980 елда ул хезмәт икътисады кафедрасы дип атала, 1991 елдан хезмәт һәм менеджмент кафедрасы итеп үзгәртелә, 1998 ел ахырыннан персоналлар белән идарә итү һәм хезмәт кафедрасы дип атала башлый.

Казан (Идел буе) федераль университеты, КДУның икътисад факультеты, КДФИИның персоналлар белән идарә итү һәм хезмәт кафедралары берләшү нәтиҗәсендә, кеше ресурслары белән идарә итү кафедрасы дип йөртелә башлый.

Кафедраны беренче көннәреннән алып күп еллар дәвамында профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән хемәткәре, Рәсәй Федерациясенең атказанган икътисадчысы Камил Исхак улы Азизов җитәкли. Бүгенге көндә кафедра белән икътисад фәннәре докторы, профессор, “Кеше ресурслары белән идарә итү“, “Муниципаль һәм дәүләт хезмәте персоналы белән идарә итү” һәм “Сәламәтлек саклау менеджменты” дигән магистер программалары җитәкчесе Фәхретдинова Елена Валерий кызы җитәкчелек итә.