Географик һәм экологик белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы

Идарә итү, икътисад һәм финанс институты

Хәзерге вакытта кафедраның төп фәнни-тикшеренү юнәлешләре булып түбәндәгеләр санала: хәзерге чорда Татарстан, Россия һәм СНГ илләренең социаль-икътисади үсеше; Татарстан, Россия һәм СНГ илләренең географиясен өйрәтү методикасының актуаль мәсьәләләре; Татарстан Республикасының җитештерүче көчләренең урнашуы һәм үсешенең заманча проблемалары; мәктәптә һәм вузда укучы  яшьләрне тәрбияләүдә һәм икътисади һәм эколого-географик белем бирү мәсьәләләре.

Кафедра мөдире Гайсин Илгизәр Тимергали улы – профессор, педагогика фәннәре докторы.

1989 нчы елда КДПИдагы география кафедрасын икегә бүлү нәтиҗәсендә, физик география, икътисади һәм социаль география кафедралары барлыкка килә. Төрле елларда кафедрада танылган галимнәр һәм белгечләр В.П. Игнатьев, Р.А. Дулаева, Е.В. Михайличенко, Н.М. Хайруллина, В.П. Сидоров эшли.

1999 нчы елның май аеннан алып 2009 нчы елның маена кадәр икътисади һәм социаль география кафедрасын педагогика фәннәре докторы, профессор И.Т. Гайсин җитәкли.

2000  нче елда икътисади һәм социаль география кафедрасы КДПИның гыйльми совет карары нигезендә икътисади география һәм аны укыту методикасы дип үзгәртелә.

Кафедра каршында 25.00.24 белгечлеге – икътисади, социаль һәм сәяси география  (җит. г.ф.д., профессор Мусин А.Г., г.ф.к., профессор Дулаева Р.А., г.ф.к., профессор Мостафин М.Р.) һәм 13.00.01 белгечлеге – гомуми педагогика, педагогика һәм белем бирү тарихы (җит. п.ф.д., профессор Гайсин И.Т., п.ф.д., профессор Хөсәенов Җ.А.) буенча аспирантура эшләп килде.

2008 нче елда объектив мөмкинлекләр, хезмәт базарында халыкка хезмәт күрсәтү һәм туризм белгечлекләренә ихтыяҗ туу белән бәйле, кафедра икътисади география, социаль-мәдәни хезмәт күрсәтү һәм туризм исеменә үзгәртелә һәм белгечләр әзерләүдә нәтиҗәле эш башлый.

ТДГПУ һәм КДУ кушылып Казан (Идел буе) федераль университеты хасил булу нәтиҗәсендә, 2011 нче елның маенда кафедра кабаттан географик һәм экологик белем бирү теориясе һәм методикасы дип үзгәртелә.

2016 нчы елдан география һәм туган якка кереш кафедрасы белән кушыла.

География һәм туган якка кереш кафедрасы педагогик белем бирү юнәлешендә (профильләр: география һәм биология, география һәм инглиз теле) бакалаврлар, магистрлар һәм шулай ук бер исемле профильле белгечләр әзерләүне тормышка ашыра. Кафедрада  укытыла торган төп курслар: тапография нигезләре белән картография, гомуми җиргә кереш, материкларның һәм океаннарның физик географиясе, Россиянең физик географиясе, туфракка кереш нигезләре белән туфрак географиясе, биогеография, геоэкология һ.б.

Физик география кафедрасының элеккеге атамасы 1990 нчы елда география кафедрасын ике мөстәкыйль кафедрага (физик география һәм икътисади география) аеру нәтиҗәсендә барлыкка килә. 1995 нче елдан башлап кафедра үз атамасын киңәйтә һәм физик география һәм геология кафедрасы дип йөртелә башлый. 2011 нче елдан КФУ оешу нәтиҗәсендә кафедра география һәм туган якка кереш дип үзгәртелә.

Кафедрада 1 профессор, 5 доцент, 2 өлкән укытучы һәм уку-укыту һәм тәрбия эшләрен алып баручы 2 хезмәткәр эшли.

1990 нчы елдан алып 2000 нче елга кадәр кафедраны философия фәннәре докторы, профессор Э.М. Хәкимов җитәкли. 2000 нче елдан алып кафедра мөдире итеп педагогика фәнәре кандидаты, доцент И.А. Уразметов билгеләнә.

География кафедрасында төрле елларда физик-географ профессорлар Тайсин А.С., Бабанов Ю.В.,  доцентлар Аверьянова Г.А., Рахматуллина Н.Г., Музафаров В.Г., Наливкин Ю.В., Салихова Ф.В., Хаҗиев Г.Х. эшләде.

1990 нчы елдан алып кафедра укытучылары тарафыннан 2 докторлык диссертациясе: Хакимов Э.М. (1993 нче ел), Тайсин А.С. (1997 нче ел), һәм җиде кандидатлык диссертациясе: Рафикова Ф.З. (1994 нче ел), Уразметов И.А. (2000 нче ел), Хазеев Г.Х. (2002 нче ел), Смирнова Е.В. (2003 нче ел), Веселова Е.И. (2004 нче ел), Уленгов Р.А. (2008 нче ел), Кубышкина Е.Н. (2008 нче ел) якланыла.

2013 елның сентябреннән кафедра белән профессор, педагогика фәннәре докторы Гайсин Илгизәр Тимергали улы җитәкчелек итә.

Кафедраның хәзерге торышы: 2 профессор, 10 доцент һәм фән кандидатлары, 4 өлкән укытучы; 2 ассистент; уку-укыту һәм тәрбия эшләрен башкаручы 2 хезмәткәр; көндезге һәм читтән торып уку бүлегендә 6 аспирант.

Кафедрада түбәндәге белгечлекләр һәм юнәлешләр буенча әзерлек эшләре алып барыла: география һәм инглиз теле; социаль-мәдәни хезмәт күрсәтү һәм туризм (бакалавриат); география һәм инглиз теле, экологик белем бирү, белем бирү туризмы профильләре буенча педагогик белем бирү (магистратура). Белем алу көндезге һәм читтән торып уку формасында алып барыла.

Укыту планы география, “геоэкология” географиясе, инглиз теле буенча мәктәп укытучыларын, экологик һәм географик белем бирү магистрларын, халыкка хезмәт күрсәтү һәм туризм белгечләрен, һәм шулай ук кунакханә хезмәтен күрсәтү СПО белгечләрен  әзерләүне күз алдында тота.

Кафедрада ел саен Татарстан Республикасы, Россия һәм СНГ илләренең икътисади һәм социаль географияләренең актуаль мәсьәләләренә, шулай ук географияне һәм биологияне укыту методикасына багышланган бөтенроссия, региональ һәм республика фәнни-методик һәм фәнни-гамәли конференцияләре һәм семинарлары уздыра. Күп еллар дәвамында профессор Гайсин И.Т. Казан шәһәренең 18 нче һәм 4 нче гимназияләрендә фәнни җитәкче булып тора, Татарстан Республикасы мәктәпләренең, гимназияләренең, лицейларының сәләтле укучылары өчен “Биосфера” Республика эколого-биологик лагерь-мәктәбендә фәнни консультант, география буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында жюри рәисе,Татарстан Республикасы фән һәм белем бирү Министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган Каюм Насыйри исемендәге регионара фәнни-тикшеренү укуларында оештыру комитеты рәисе булып тора.

Кафедра укытучылары Гайсин И.Т., Хөсәенов Җ.А., Бекетова С.И., Биктимиров Н.М., Гайсин Р.И., Шәрәпова Г.Ф., Шиһапова Н.В., Хөснетдинова С.Р., Сәмигуллина Г.С., Власова Е.И, Иванова Е.Е, Уразметов И.А., Губеева С.К., Кадыйрова Р.Г., Веселова Е.И., Кубышкина Е.Н., Вәлиев М.Р., Фархуллин Р.Ш., Гыйлемханов И.Р., Шакирова Р.Г., Июдина С.Н. Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучы яшьләргә экологик-географик белем бирү, географияне укыту методикасының актуаль мәсьәләләренә караган зур уку-укыту һәм фәнни-методик эш алып баралар.

Кафедра илнең әйдәп баручы вузлары – Мәскәү ПДУ, Пермь ДУ, Самара ДТУ, Әстерхан ДУ, Урал ДПУ, Санкт-Петербург ДПУ һәм башка югары уку йортлары белән фәнни һәм укыту-методик бәйләнештә эшли.