КФУның мәдәни-спорт комплексы “Уникс”

“Уникс” комплексы атамасы үзеннән-үзе аңлашыла: университет, мәдәният, спорт. “Уникс” – ул Казан университеты “канатлары” астындагы Казан шәһәрендәге мәдәни, физкультура-сәламәтләндерү, спорт үзәге.

Залларның саны һәм мәйданы

“Уникс”ның гомуми мәйданы 15 мең квадрат метр. Бу зур территориягә түбәндәгеләр урнашкан:

  • 1071 һәм 450 тамашачы сыйдырышлы зур һәм кече концерт залы;
  • 3 мең кв. метр мәйданлы 10 спортзал;
  • скалодром.

Моннан тыш ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен гардероблар, душ, сауна,  административ һәм техник бүлмәләр бар.

КФУның МСК “Уникс”ында нәрсә белән шөгыльләнәләр?

Ничә яшьтә, нинди физик әзерлектә булуга да карамастан, “Уникс”та үзең өчен спорт һәм физкультура дисциплиналарын таба аласың. Монда аэробика, бодибилдинг, бодифлекс, бию, волейбол, йога, пилатес, кыяга менү спорты, тай-бо, футбол, шейпинг һәм башка юнәлештәге секцияләр эшли. Тренажер залы бар.

Инфраструктура һәм җиһазлау

Мәдәни-спорт комплексында барлык яклар да уйланган. Заманча итеп җиһазландырылган, спорт кирәк-яраклары белән баетылган киң спорт залларында  шөгыльләнү уңайлы. Тренировкадан соң душ астында коенып чыгу, саунада җылынып чыгу мөмкинлеге бар. Уңайлы чишенү урыннарында тренировка вакытында кием-салымнарны һәм шәхси әйберләрне тәртипләп салып куеп була. Монда хәтта компьютер технологияләре ярдәмендә тикшеренү үтү һәм киңәшләр бирә торган медицина фитнес-лабораториясе дә урнашкан.

Уникаль “Уникс”

Казан университетының мәдәни-спорт комплексы спорт һәм физкультура белән бәйле булган чараларда һәрвакыт беренчеләрдән булып тора.

  • Илнең әйдәп баручы ректорлары фикеренчә, “Уникс” студент-физкультура белән шөгыльләнүчеләр өчен бөтен уңайлыклар тудыра. Һәр көн мәдәни-спорт комплексында 2500 студент шөгыльләнә ала.
  • Монда Россия күләмендә беренче булган түләүле физкультура-сәламәтләндерү хезмәте күрсәтелә.
  • Безнең илдә беренчеләрдән булып шейпинг һәм америка аэробикасы системасы үзләштерелгән.
  • Культуристлар подваллардан яхшыртылган заманча спорт залларына күтәрелделәр.
  • Россиядә беренчеләрдән булып ябык залда скалодром барлыкка килде һәм РФ ябык бинада кыяга менү буенча беренче Кубок уздырылды.
  • Баскетбол ветераннарынең хәрәкәте җанландырылды, беренче Россия Чемпионаты узды.
  • “Уникс”та аэробика, шейпинг, ушу һәм башка дисциплиналар буенча спорт семинарлары уздырыла һәм сертификатлар бирелә. Судьялар өчен дә семинарлар оештырыла.

Эш сәгатьләре

Комплекс һәр көнне 8.00 дән 22.00 сәгатькә кадәр эшли.

Элемтә

Адрес: Казан шәһәре, Пр. Нужин урамы, 2 йорт.

Телефон: +7(843) 238-40-68

Почта: kck unics@kpfu.ru