Оешма финанслары кафедрасы

Идарә итү, икътисад һәм финанс институты

Оешма финанслары кафедрасы мөдире –  икътисад фәннәре кандидаты, доцент Хәйруллин Илдар Гаделевич.

Кафедра 2004 нче елдан икътисад институты составында эшли һәм Казан Федераль Университетының  конкурентлылык сәләтен арттыруга зур өлешен кертә.

Кафедра әгъзаларының публикация активлыгы аның  фәнни-тикшеренү мөмкинлеген арттыруда төп факторларның берсе булып  тора. Соңгы 3 ел эчендә кафедра хезмәткәрләре тарафыннан ВАК, SCOPUS һәм Web of Science (10 мәкалә) журналларында 20 дән артык саллы фәнни мәкалә басылып чыга.

Кафедраның фәнни юнәлеше  кысаларында соңгы 5 ел эчендә докторлык һәм берничә кандидатлык диссертацияләре якланды.

Кафедра хезмәткәрләре халыкара конференцияләрдә һәм форумнарда актив катнаша, аерым алганда, Университет Альянс SAP академик программасы кысаларында халыкара ширкәтләр белән фәнни элемтәдә тора (http://kpfu.ru/finance-economy/universitetskij-alyans-sap).

Кафедра галимнәре (Стрельник Е.Ю., Усанова Д.Ш.) укыту  хокукы бирә торган халыкара сертификатка (SAP) ия. Алар  даими рәвештә Мәскәү шәһәрендә SAP компаниясе тренинг үзәгендә квалификация күтәрү программалары буенча стажировка уза.

2013 нче елда кафедра тырышлыгы белән студентлар өчен Интеллектуаль марафон SAP InnoJam (http://kpfu.ru/studentu/intellektualnyj-marafon-sap-innojam-v-ieif-kfu-45490.html) оештырылды. Чараның җиңүчеләре Мәскәүдә халыкара конкурсның финалында катнаштылар, шулай ук SAP 20-15 студентлар һәм магистрантлар  программасы буенча түләүсез уку хокукы алдылар  (http://kpfu.ru/news/programma-sap-3920-1539-v-kazanskom-federalnom-60286.html )

2014 нче елның мартында икътисад һәм финанслар институты студентлары кафедра ассистенты Гыйльмеҗанов Т.Р. җитәкчелегендә «Growth Driver 2014» корпоратив финанслар буенча чемпионатта катнашты һәм призлы урыннарга ия булды (http://kpfu.ru/finance-economy/studenty-ieif-prinyali-uchastie-v-chempionate-po-75645.html).

Магистрантлар белән оештырылган  тикшеренү эшләре кафедраның үсешенә тәэсир итә торган  мөһим фактор булып  тора. Аларның күбесе 2012-2014  нче елларда магистр эшләре яклау нәтиҗәләре буенча ДАК тарафыннан алга таба аспирантурада белем алуга  тәкъдим ителде.

Кафедраның «Аудит һәм Финанс менеджменты, АССА (the Association of Chartered Certified Accountants)» магистрлык программасында катнашуы уку-укытуда өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Квалификация дисциплиналарының кайберләре инглиз телендә укытыла.

Моннан тыш кафедрада «Корпоратив финанслар» юнәлеше буенча магистратура  ачылды. Аның кысаларында магистрантларга  Россиядә һәм чит илләрдә  корпоратив финансларның үзенчәлекләрен,  бәя белән идарә итү спецификасын,  кейс һәм уку-укытуда кулланылган башка интерактив методларны чишү процессында карар кабул итү күнекмәләре булдыру мөмкинлеге бирә торган махсус дисциплиналар укытыла.

Кафедрада бакалавриат белән уку-укыту эше гамәли юнәлештә алып барыла һәм түбәндәге дисцилиналарны өйрәнүне күздә тотыла: Корпоратив финанслар (база дәрәҗәсе, 2 курс), Оешмалар финанслары, Финанс модельләштерү, Финанс анализы  алымнары, Оешманың финанс эшчәнлегендә автоматлаштырылган мәгълүмати системалар, Оешмада  салым системасын планлаштыру, Күпмилләтле компанияләр финанслары, Оешмада финансны һәм  бюджетны планлаштыру, Оешмада  финанс хәвефе.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кафедра укытучылары МВА халыкара дипломы алу программасы буенча дисциплиналар укытуга да җәлеп ителде.

Гомумән кафедра югары үсеш потенциалына  һәм югары уку йортлары  студентлары һәм укытучылары арасында югары рейтингка ия.