Маркетинг кафедрасы

Идарә итү, икътисад һәм финанс институты

Маркетинг кафедрасы 2002 елда Казан дәүләт финанс–икътисад институты базасында оеша. Маркетинг кафедрасы актив рәвештә түбәндәге юнәлешләрдә  фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып бара:

  • В2В һәм В2С өлкәләрендәге преприятиеләрдә маркетинг стратегиясен эшләү;
  • регион маркетингы;
  • брендменеджмент;
  • базар  субъектлары арасында икътисади элемтәләрне бәяләү һәм камилләштерү;
  • көндәшлек сәләте белән идарә итү;
  • предприятиеләр имиджын формалаштыру;
  • маркетингта информацион технологияләр;
  • тармак маркетингы;
  • коммерция эшчәнлеге.

2006 елдан башлап һәр ел саен “Маркетинг һәм җәмгыять” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. 2009 елда кафедрада “Эшмәкәрлек һәм маркетинг” дигән фәнни белем бирү үзәге оештырылды.

2013  елдан “Территорияләр һәм шәһәрләрне брендлаштыру” юнәлеше үсеш алды.