География һәм картография кафедрасы

Идарә итү, икътисад һәм финанс институты

География һәм картография кафедрасы 2011 нче елда физик (1888 нче елның 26 нчы ноябрендә оешкан) һәм икътисади (1932 нче елның 11 нче сентябрендә оешкан) география кафедралары нигезендә барлыкка килгән. Төрле елларда кафедрада Н.И. Блажко, Е.П. Бусыгин, Г.П. Бутаков, Н.И. Воробьев, А.П. Дедков, В.И. Мозжерин, Н.В. Зорин, П.И. Кротов, В.Н. Сементовский, А.В. Ступишин, А.М. Трофимов, Р.Г. Хузеев кебек танылган галимнәр эшли.

Хәзерге вакытта кафедрада 20 хезмәткәр, алар арасында 2 профессор, 3 фән докторы, 11 доцент, 5 ассистент, 2 өлкән укытучы эшли. 3 кеше укыту-тәрбия эшләрен алып бара. Кафедраның фәнни дәрәҗәгә ия булуы 68 % тәшкил итә, алар арасында 12 %  ны фән докторлары алып тора. Бакалаврлар һәм магистрлар әзерләүдә профильле оешма белгечләре, Республиканың министрлыгы һәм дәүләт идарәсе тармагы – ТР төзелеш, архитектура һәм ЖКХ Министрлыгы, ТР урман хуҗалыгы Министрлыгы, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәте Министрлыгы, Татарстанстат, НКО “Региональ социаль-икътисади үсеш фонды “ТУГАН ИЛ”, РКЦ “Земля” (“Җир”), ФГБУ “Урта Идел суы хуҗалыгы” һәм башкалар актив катнаша.

Кафедрада бакалаврлар әзерләү ике юнәлештә тормышка ашырыла: 05.03.02 “География” һәм 05.03.03 “Картография һәм геоинформатика”. “География” юнәлеше буенча белем бирү “Физик география һәм ландшафтка кереш” һәм “Икътисади һәм социаль география” юнәлешләре буенча алып барыла. Моннан тыш, кафедра әгъзалары географик юнәлештәге “Икътисади география һәм территориянең киңлекләрен үстерү” магистрлык программасы буенча да актив эш алып баралар.

Укыту планнары мониторинг, табигый һәм социаль-икътисади системаларына экспертиза һәм анализ ясау, шәһәрләрнең һәм регионнарның территориясен киңәйтүне, геомәгълүмати технологияләрнең һәм картографияләрнең  стратегик планлаштыру өлкәсендә эшли алырлык белгечләр әзерләүне күз алдында тота.

“Табигый һәм социаль-икътисади системаларның үзара йогынтысы” кафедраның төп фәнни юнәлеше булып тора. Әлеге кысаларда кафедра әгъзаларының, аспирантларның һәм магистрларның тикшеренү эшләре түбәндәге өлкәләрдә алып барыла:

  • урбанизацияләнгән һәм урбанизацияләнмәгән территорияләрнең үсеш тотрыклылыгы;
  • региональ һәм шәһәр стратегик планировкасы;
  • табигатьне торгызу һәм җирдән файдалану;
  • елгаларны һәм чишмәләрне өйрәнү, суны куллану максаты белән җир асты суларының күләмен бәяләү.
  • шәһәрнең һәм регионның икътисады;
  • мәгълүмати-коммуникацион технологияләрнең үсеше турында географик мәгълүматларны җыю, саклау һәм эшкәртү, геомәгълүмати картография һәм геомәгълүмати анализны, пространство мәгълүматларының нигезләрен проектлау һәм алар белән җитәкчелек итү.

Кафедра шулай ук Казан (Идел буе) федераль университетының башка институтлары һәм факультетлары студентларына да географик дисциплиналарны укытуны тәэмин итә.