Икътисади анализ һәм аудит кафедрасы

Идарә итү, икътисад һәм финанс институты

Кафедра институт оешканнан бирле эшли һәм иң борынгы кафедраларның берсе булып санала. Иң элек бухгалтер учеты һәм анализы кафедрасы кушыла, ә 1963 нче елда ул икегә – бухгалтер учеты кафедрасына һәм хуҗалык эшчәнлеген анализлау кафедрасына бүленә. 2004 нче елда, яңа предметлар, аерым алганда аудит барлыкка килү сәбәпле, аның исеме үзгәртелә һәм “Икътисади анализ һәм аудит” кафедрасы дип йөртелә башлый.

Оешуының беренче көннәреннән башлап кафедраны  профессор Бахтин И.А., ә 1981-2006 нчы елларда профессор Хәйруллин Н.Г. җитәкләде. 2006  нчы елдан хәзерге көнгә кадәр кафедра мөдире – э.ф.д., профессор Нестеров В.Н. Кафедра оешуда шулай ук доцентлар Шапиро О.Н., Калинина Т.Н., Савинов М.А. зур роль уйнадылар. Хәзерге вакытта кафедрада 26 хезмәткәр эшли: профессорлар Нестеров В.Н. һәм Харисов Ф.И., доцентлар Сөнгатуллина Л.Б., Ивашкевич А.И., Дашин А.К., Мелещенко С.С., Кирпиков А.Н., Ушакова Т.В., Нагуманова Р.В., Янковская Д.Г., ассистентлар Фәйзрахманова Г.Р., Неизвестная Д.В., Марданова А.Р., Утяганова С.Ф., Козлова Н.Н., Тимошина А.А., Домрачева Э.С., Әхтәмова А.Ш., Наумова Н.А., Рахманова Р.Р., Габидуллина Э.Ф.. Сабирова А.И.. Юсупова Л.З., Гәрәев Р.И., өлкән лаборант Гәрәева Ф.С., лаборант Гусева Ю.С.

Кафедраның 13 хезмәткәре (54 % тәшкил итә) фәнни дәрәҗәләргә ия, ягъни алар фән докторлары һәм кандидатлары. Аларның берсе ТР атказанган икътисадчысы, икесе югары һөнәр белем бирү мактаулы хезмәткәре.

Кафедра укытучылары төрле факультетларды анализ, аудит һәм контроль буенча төрле дисциплиналардан (“Икътисади анализ”, “Финанс отчетына анализ”, “Хуҗалык эшчәнлегенә комплекслы анализ”, “Икътисади анализ теориясе”, “Халык хуҗалыгы тармагында икътисади анализ”, “Аудит нигезләре”, “Аудит”, “Аудитның халыкара стандартлары”, “Контроль һәм ревизия”) дәресләр алып баралар. Магистрлык курслары – “Идарә итү анализы”, “Эчке аудит”, “Предприятиянең икътисади потенциалыны анализ”, “Стратегик анализ”, “Оешманың чыгымнарына анализ”, “SAP системасын файдаланып аналитик исәпләүләрнең информацион тәэмин ителеше”, “Оешманың финанс халәтенә анализ һәм диагностика”, “Оешманың кредит түләү мөмкинчелекләренә анализ”.

Укыла торган барлык фәннәрдән дә яңартылган программалар, семинар, гамәли дәресләр һәм мөстәкыйль эшләрне үтәү өчен кирәкле методик материаллар, тестлар һәм башка укыту-методик әсбаплар бар.

Кафедра белгечләр хәзерләп чыгара, шуңа күрә башка кафедралар белән берлектә бакалаврлар һәм магистрлар әзерләүдә зур эш алып бара. Укуны тәмамлаучы бакалавр һәм магистрлык диссертацияләренең тематикасы, чыгарылыш имтиханнарын үткәрү өчен кирәк булган һәм даими рәвештә яңартыла һәм камилләшә торган бәяләү чараларының комплексы эшләнгән. Белгечләрне әзерләү өчен уку-укыту системасының заманча актив методлары, информацион технологияләр, математик методлар кулланыла. Ел саен студентларның фәнни конференцияләре, анализ һәм аудит буенча олимпиадалар үткәрелә, иң яхшы эшләр бастырыла.

Кафедра укытучылары тарафыннан актив фәнни эшчәнлек алып барыла. “Базар икътисады шартларында предприятиянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә анализ һәм контроль”, “Предприятиянең эшчәнлегенә икътисади анализ” дип аталган укыту әсбабы эшләнгән һәм басылган. Моннан тыш, кафедра укытучылары тарафыннан күп санлы монографияләр әзерләнгән. Мәсәлән, профессор Хәйруллин Н.Г. “Югары белем алу: вакытның “чакыруы”, “җавапларны” эзләү”, профессор Нестеров В.Н. “Инновацион менеджментта чыгымнарның учеты һәм анализ”, “Оешманың инновацион үсешендәге чыгымнарга анализ”, профессор Харисова Ф.И. “Оешманың кыйммәтле кәгазьләр белән эмиссион операцияләренә аудит”, “Эшләнә торган финанс коралларына аудит”, “Корпоратив кыйммәтле кәгазьләргә аудит”, доцент Сөнгатуллина Л.Б. “Хезмәт һәм аны түләү белән идарә итә торган системада учет һәм анализ”, “Идарә итә торган учет һәм эшләп чыгара торган хезмәткәрләргә түләнә торган хезмәт хакын анализлау”, “Хезмәткәрләрне бүләкләү өчен тотыла торган чыгымнарга идарә итү анализы”, “Хезмәткәрләрне бүләкләү өчен тотыла торган чыгымнарга бухгалтерлык идарә итү анализы” кебек хезмәтләр бастырып чыгардылар.

Кафедра хезмәткәрләренең чит илләрдә, рецензияләнә торган һәм үзәк фәнни журналларда күп санлы мәкаләләре басылган. Кафедра әйдәп баручы аудиторлык оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Хисапчылар, аудиторлар, дәүләт хезмәткәрләрен һәм предприятияләрнең икътисади хезмәте эшчеләрен әзерләүдә, аларның белемен күтәрүдә, квалификацияләрен арттыруда зур эш алып баралар.

Кафедрада кадрларның квалификациясен һәм гыйльми дәрәҗәләрен арттыру максатыннан актив эш башкарыла. Соңгы 5 елда кафедрада 4 фән кандидаты әзерләнде. Хәзерге көндә аспирантурада 6 кеше исәпләнә. Доцент Сөнгатуллина Л.Б. 2013 нче елның декабрь аенда докторонтураны тәмамлады. Барлык укытучылар да төрле әйдәп баручы чит ил һәм җирле югары уку йортларында белемнәрне күтәрү курсларына йөреп яисә җитештерү оешмаларында эзлекле рәвештә үзләренең квалификацияләрен арттырып торалар. Профессор Нестеров В.Н. һәм доцент Дашин А.К. Франция һәм Бельгия югары уку йортларында фәнни стажировкалар уздылар.