Икътисад методологииясе һәм тарихы кафедрасы

Идарә итү, икътисад һәм финанс институты

Бүгенге көн белем бирү өлкәсендә яңа эзләнүләр һәм аларны укыту һәм фәнни процессларда куллану, көндәшлеккә сәләтле сыйфатлы эшче көч булдыру, аны формалаштыручы җирлек, шул исәптән, федераль округ, регион, шәһәр һәм муниципаль оешмалар булдыру ихтыяҗы туды.

Кафедраның максаты – социаль-икътисади үсешнең милли, регионара, региональ һәм муниципаль дәрәҗәдә, уңайлы шәһәр мохите шартларында фәнни-икътисади эшчәнлек төрләрен,  фәнни-практик һәм методологик нигезләрен  табу һәм тирәнтен өйрәнү.

Кафедраның төп бурычлары: менеджментның яңа стильләрен предприятиеләрдә, региональ (җирле) оешмаларда кулланырга әзер, көндәшлеккә сәләтле фәнни кадрлар әзерләү; җитештерү оешмаларын  яңарту шартларында кирәкле фәнни технологияләрне куллана белү; социаль-икътисади системаларның үсешен тәэмин итәрлек алдынгы юнәлешләрне уйлап табу, аларны өлкә, регион, шәһәр, муниципаль оешмаларда куллануны тормышка ашыра белү, илнең территориясе үсешен тәэмин итәрлек аналитик җирлек булдыру, шәһәр төзелеше һәм шәһәр хуҗалыгы үсешен идарә итү карары чыгара белү, фәнни-гамәли эшчәнлек өлкәсендә кадрлар әзерләүгә караган бурычларны чишә белү, дөньяның әйдәп баручы фәнни мәктәпләре белән халыкара багланышларны оештыру; башка фәнни-тикшеренү хезмәткәрләре белән берлектә төрле предметара бәйләнеш оештыру, гомумһөнәри һәм икътисадның фундаменталь нигезләрен һәм аларны базар икътисады шартларында куллана белү; белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен, студентларны  яңача фикерләргә өйрәтү һәм инновацион компетенцияләр формалаштыру.