Тулай торакка урнашу тәртибе

КФУның чит шәһәрләрдән килгән 1 курс студентлары өчен мәгълүмат

“Чит шәһәрләрдән килгән КФУ студентлары Студентлар шәһәрчегенең тулай торакларында һәм Универсиада Авылының торак корпусларында яшиләр.

Институтларда/юридик факультетта төзелгән чит шәһәрләрдән килгән 1 курс студентлары исемлеге (кабул итү комиссиясенә документларны биргән чакта анкетада койка-урын кирэк дигән бу пуктны билгеләгез) нигезендә мохтаҗларын булган барлык чит шәһәрләрдән килгән КФУның көндезге бүлегендә укыган 1 курс студентларына Универсиада авылында койка-урын бирелә.

КФУның чит шәһәрләрдән килгән 1 курс студентларының тулай торакка урнашу тәртибе

Чит шәһәрләрдән 1 курс студентлары Универсиада авылына график буенча 2017 елның 24-29 нчы августында урнашачак. Тулай торакка урнашу өчен чит шәһәрләрдән килгән студентларга үзләре белән кирәкле докуменлар исемлеген булдырырга кирәк.

Урнашу көнне

8.00 – 8.30 – КСК КФУ янында интститутлар/факультетлар буенча (графикка таянып) 1 курс студентлары җыелышы

8.30 – 10.00 – оештыру җыелышы һәм куркынычсызлык, электр куркынычсызлыгы, янгын чыгу куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча инструктаж

10.00 – 11.00 – яшәячәк бүлмәләрне билгеләү, инструктаж үтү процедурасын тәмамлау

11.00 – 12.00 – чит шәһәрләрдән килгән студентларның Универсиада авылына күченүе (мөстәкыйль рәвештә,  проезд схемасы);

12.00 – 18.00 – чит шәһәрләрдән килгән 1 курс студентларының Универсиада Авылына урнашуы

Универсиада авылына шәһәр җәмәгать транспорты белән барып җитеп була:

– метрода “Г.Тукай мәйданы” станциясеннән “Җиңү Проспекты” станциясенә кадәр

– автобусларда: №47 “Г.Тукай мәйданы” тукталышыннан «Универсиада авылы» тукталышына кадәр; №74 «Г.Тукай мәйданы» тукталышыннан «Академик Парин урамы» тукталышына кадәр;

– троллейбуста №8 «Г.Тукай мәйданы» тукталышыннан «Универсиада Авылы» тукталышына кадәр

КФУның чит шәһәрләрдән килгән 2-5 курс студентлары һәм магистрантларының тулай торакка урнашу тәртибе буенча мәгълүмат

Чит шәһәрләрдән килгән 2-5 курс студентлары һәм магистрантлар график буенча 2017 елның 24-31 нче августта урнашачак. Тулай торакка урнашу көнне чит шәһәрләрдән килгән студентларга үзләре белән тулай торакка урнашу өчен исемлектә күрсәтелгән кирәкле докуменларны булдырырга кирәк.

КФУның чит шәһәрләрдән килгән 2 курс студентларының Универсиада авылына урнашу тәртибе

8.00 – 8.30 – Универс иада авылы КПП каршында 2 курс студентлары җыелышы (интститутлар/юридик факультет графигы һәм исемлегенә таянып)

8.30 – 18.00 – чит шәһәрләрдән килгән студентларның Универсиада авылының торак корпусларына урнашуы

Чит шәһәрләрдән килгән өлкән курс студентларының Студентлар шәһәрчеге тулай торакларына урнашу тәртибе

Чит шәһәрләрдән килгән өлкән курс ( 3-5 курс, 2 нче ел уку магистрантлары) студентларының Студентлар шәһәрчеге тулай торакларына урнашуы 24 нче августан алып 31 нче августта 8:00-18:00 кадәр үтәчәк (институтлар/юридик факультет исемлеге һәм график буенча).

Урнашу буенча сораулар белән мөрәҗәгать итә аласыз:

– институлар/факультет иҗтимагый һәм тәрбия буенча директорлар/декан урынбасарларына

– Яшьләр сәясәте буенча Департаментка, урнашу һәм укудан тыш эш буенча бүлеккә:  8(843)273-03-42; 8(937)523-92-39 телефоннары буенча

КФУда укуларын дәвам иткән чит ил укучылары урнашу өчен җәваплы булган институтлар/факультет хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итергә

КФУ Студентлар шәһәрчеге тулай тораклары түбәндәге адреслар буенча урнашкан:

Тулай торак №1 – Казан ш., Кызыл Позиция ур., 6

Тулай торак №2 – Казан ш., Кызыл Позиция ур., 6а

Тулай торак №3 – Казан ш., Гадел Кутуй ур., 2б

Тулай торак №4 – Казан ш., Кызыл Позиция ур., 2а

Тулай торак №5 – Казан ш., Гвардейская ур. 32

Тулай торак №6 – Казан ш., Гадел Кутуй ур., .2/17

Тулай торак №7 – Казан ш., Бутлеров ур., 6

Тулай торак №8 – Казан ш., Пушкин ур., 32а

Тулай торак №9 – Казан ш., Пушкин ур., 32

Тулай торак №10 – Казан ш., Губкин ур., 11

Студентка (1 курс) КФУ тулай торагына урнашу өчен кирәкле документлар исемлеге:

  1. Паспорт (оригинал һәм 2 ксерокопия 2-3, 5 битләр);
  2. ИНН (оригинал һәм ксерокопия);
  3. Пенсия иминият таныклыгы (оригинал һәм ксерокопия);
  4. Медицина полисы (оригинал һәм 2 ксерокопия);
  5. RWга кан анализы (яшәү урыны поликлиникасыннан, 10 көн эчендә чын);
  6. 6.Соңгы елга флюорографик тикшерү нәтиҗәсе (ксерокопия);
  7. Дерматовенерологтан белешмә (яшәү урыны поликлиникасыннан);
  8. Терапевтның тулай торакка урнашу буенча медицина нәтиҗәсе;
  9. Гариза (тулай торакка документлар рәсмиләштерү вакытында тутырыла);
  10. Фото 3х4 – 3 данә.

Студентка (өлкән курслар) КФУ тулай торагына урнашу өчен кирәкле документлар исемлеге:

  1. Паспорт (оригинал һәм 2 ксерокопия 2-3, 5 битләр);
  2. ИНН (оригинал һәм ксерокопия);
  3. Пенсия иминият таныклык (оригинал һәм ксерокопия);
  4. Медицина полисы (оригинал һәм 2 ксерокопия);
  5. RWга кан анализы (яшәү урыны поликлиникасыннан, 10 көн эчендә чын);
  6. Соңгы елга флюорографик тикшерү нәтиҗәсе (ксерокопия);
  7. Дерматовенерологтан белешмә (яшәү урыны поликлиникасыннан);
  8. Терапевтның тулай торакка урнашу буенча медицина нәтиҗәсе;
  9. Фото 3х4 – 3 данә.
  10. Тулай торакта тикшерү кәгазе ( КФУ тулай торакларында элегрәк яшәгән судентлар өчен)