Лабораториянең төп максаты – кеше, хайваннар һәм микроорганизмнарның борынгы популяциясен экологик, эпидемиологик һәм генетик яктан тикшерү методларын тәшкил иткән комплекслы археобиологик ысул ярдәмендә хронологик вектор буенча борынгы халыкның тормыш эшчәнлеген реконструкцияләү. Эштә кулланыла торган методлар: антропологик анализ палеомикробиологик анализ – микроб матдәләрне сыйфат һәм сан ягыннан тасвирлау. Omnilog Combo Plus System (Biolog Inc.) кулланып физиологик […]

Девиз: трансплантология хезмәтендә трансляцияләү алымы. Үзәкнең төзелү максаты: Трансплантология өлкәсендә фәнни тикшеренүләр үткәрүнең нәтиҗәлелеген, КФУның ярышка сәләтлелеген көчәйтү программасының өстенлекле «Биомедицина и фармацевтика» юнәлеше буенча тикшеренүләр үткәрүне тәэмин итү һәм тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен чынбарлыкта куллану. Гамәли тикшеренүләр үткәрү өлкәсе ‒ трансплантологиядә яңа алымнар уйлап табу һәм заманча нәтиҗәле технологияләр үзләштерү. Фәнни белем бирү үзәгенең эшчәнлеге КФУда […]

Лабораториянең төп бурычлары: Графен оксиды эремәләренең химиясен өйрәнү. Графенның металлар белән оксиды нигезендә яңа нанокомпозитлар кушылмасы һәм аларны катализда куллану. Наноуглерод кушлымалы яңа полимер композит материаллар алу. Графитның интеркаляцион кушылмаларының үзара күчешләрен тикшерү. Углерод нанокөпшәләрен ачу. Углерод нанокөпшәләренең тотрыклы өлешләрен әзерләү. Нанокөпшәләрнең үзара сыешмаучанлыгы буенча сыек фазалы бүленүе

“Медико-психо-социальные маркеры здоровья” фәнни-тикшеренү лабораториясе медицина, социология һәм психология чигендә сәламәтлекне тикшерү дисциплинаара лабораториясе булып санала. Лаборатория 2016 елның 1 июлендә “Трансляционная 7П-медицина” САЕ кысаларында төзелгән.

Лабораториядә үткәрелә торган тикшеренүләр өлкәсе шактый киң –виртуаль ачык операцияләрне гамәлгә ашыруда төп катлаулы хәрәкәтләрнең математик модельләрен уйлап табу, виртуаль тирәлектә көчле тоючанлыкка ия бәйләнеш чараларын уйлап табу, неврологик авыруларны реабилитацияләү өчен, инновацион алымнар уйлап табу, гипокамп реаль нейрон челтәре морфологиясенең санлы моделен булдыру. Эш барышында ул тикшеренүләр түбәндәге гамәли җайланмалар тормышка ашарга тиеш: виртуаль […]

Лабораториягә 2016 елның 1 июлендә КФУның МТһМС югары мәктәбендә В.Д. Соловьев нигез сала. Тикшеренүләрнең төп юнәлешләре: Университет клиникасының медицина язмалары базасындагы мәгълүматларны анализлау (data mining). text mining модельләр һәм методларын уйлап табу, текстларны кулланучыларның ихтыяҗлары, кызыксынулары, үз-үзләрен тотышларыннан чыгып, семантик яктан эшкәртү, 15-11-10019 номерлы РНФ гранты. Биомедицина тикшеренүләрен компьютер белән тәэмин ителүе.

Медицинаның мөһим мәсьәләләрен хәл итү өчен, өч үлчәүле конструкцияләрне аддитив формалаштыру технологияләре нигезләрен уйлап табу. Эш процессында түбәндәгеләр каралган: тиз прототиплаштыруның заманча технологияләрен кулланып дәвалауның яңа алымнарын уйлап табу. Биологик яктан яраша һәм сеңдерелә торган композицион материаллар барлыкка китерүдә кулланыла.

Дәвалау чараларының пространстводагы төзелеше спектроскопиясен, шулай ук протеин нигезле даруларны, аларның күзәнәк мембранасы модельләре белән үзара тәэсирен атом-төш магнит резонансы методлары белән тикшерү. Күзәтелгән төзелеш үзенчәлекләрен соңыннан гамәлдә куллану. Органик һәм биоорганик кушылмаларның төрле тирәлектәге химик составын тиңләштерү. Төрле эреткеч һәм лиотроп сыек кристаллы тирәлектә органик һәм биоорганик кушылмаларның молекула эчендәге хәрәкәтчәнлеген, конформацион үзлекләрен һәм […]

Лабораториянең бурычлары: Биомедицинада куллану өчен, фторид материаллар (наноструктуралы һәм композит) синтезы өлкәсендә тикшеренүләр; Шәхси медицинага караган дәвалау җиһазлары өчен спектрның ультрашәмәхә диапазонының яңа лазер системаларын уйлап табу; Органик һәм органик булмаган материалларның күзәнәк һәм аның органеллалары белән тәэсир итешүен термодинамик аспектта тикшерү. Эш өч юнәлештә алып барылачак: – Фотодинамик дәвалау өчен материаллар, тире авыруларын (шул […]

2014 елның июнендә КФУда RIKEN һәм КФУ өчен уртак “Лаборатория биофункциональной химии” фәнни-тикшеренү лабораториясе ачыла. 2014 елның 17 июнендә фәнни хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгыту, Россия һәм Япония өчен уртак яңа КФУ-RIKEN “Лаборатория биофункциональной химии” фәнни-тикшеренү лабораториясе ачу максатыннан, RIKEN (Япония) институты һәм КФУның А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты (Россия) арасында Үзара килешү турындагы меморандумга кул кую […]

2014 елда КФУда  “Лаборатория хемоинформатики и молекулярного моделирования” фәнни-тикшеренү лабораториясе төзелә. Лабораториянең төп максаты – молекуляр модельләштерүнең төрле технологияләрен һәм мәгълүматларны анализлау чараларын химиянең гамәли мәсьәләләрен хәл итү өчен куллану.

Проектны тормышка ашыру максаты Инновацион дәвалау чаралары уйлап табуга, даруларны уйлап табучы югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә юнәлтелгән комплекслы фәнни һәм белем бирү чаралары үткәрү. Хәл ителә торган мәсьәләләр: 1) Яңа дарулар уйлап табу өлкәсендә  фәнни-тикшеренү эшләре уздыру. 2) 2016 елда «Медицина химиясе» профиле буенча магистратура ачу. Әлеге магистратура өчен белем бирү программаларын эшләү һәм аларны […]

Кокрейн нишли? Кокрейн Хезмәттәшлеге сәламәтлек саклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү яхшырак (дөресрәк) булсын өчен кирәк. Соңгы 20 ел эчендә Кокрейн Хезмәттәшлеге сәламәтлек саклау өлкәсендә карарлар кабул итү ысулын үзгәртергә ярдәм итте. Дәвалануга караган мәгълүматлы карарларны кабул итәргә ярдәм итү максатыннан, Кокрейн тикшеренүләрдә урын алган иң яхшы дәлилләрне җыеп ала һәм гомумиләштерә. Кокрейн кем өчен эшли? […]

«XXI гасырга югары белем турында Бөтендөнья декларациясе» методологияләрнең функциональ берлеген һәм яңа тикшеренү концепцияләрен барлыкка китерүне күз алдында тоткан белем бирү программаларының дисциплинаара үсеше кирәклеген билгели. Медицина ‒ фәннәрне классификацияләүнең чагыштырма булуын күрсәтә торган ачык мисал, чөнки ул табигать һәм иҗтимагый белем өлкәләре чигендә тора. Дисциплинаара алым САЕ мәгариф эшчәнлеген яңарту нигезендә ятачак һәм “Сәламәтлек […]

Лабораториядә уздырыла торган тикшеренүләрнең юнәлешләренә түбәндәгеләр карый: – микроб биоэлпәләре составындагы хуҗа организмы белән микроорганизмнар арасындагы үзара тәэсирне, бу тәэсирнең авыру патогенезында һәм даруларның тотрыклылыгындагы ролен тикшерү, авыруларга каршы көрәш ысулларын уйлап табу. – микроб күзәнәгендә генетик мәгълүматның гамәлгә ашу процессларын җайга салучы молекуляр механизмнарын тикшерү, геннар биосинтезын контрольдә тоту, стресслы шартларда күзәнәкләрнең яраклашуын өйрәнү. […]

«Электронный синапс» лабораториясе нерв системасының кайбер функцияләренә охшатып ясалган модель эксперименталь җайланмаларны сату һәм укытып була торган яңа буын компьютерларын төзүгә юнәлдерелгән фәнни бурычларны хәл итәр өчен булдырылган. Төп элемент итеп органик мемристор кулланыла. Мемристор – синапс үзлекләренә охшаш үзенчәлекләргә ия электрон җайланма. Ул лаборатория җитәкчесе тарафыннан тәкъдим ителә һәм 2005 елда беренче тапкыр гамәлгә […]

Проектның юнәлеше – үзәк һәм переферик нерв системасы авыруларын дәвалау өчен, яңа чаралар эзләү максатыннан, нейротроп активлыкка ия табигый һәм синтезланган кушылмаларның молекулага тәэсир итү механизнарын өйрәнү.

Лаборатория Нигериядәге Polypedilum vanderplanki озынборынын өйрәнү белән шөгыльләнә. Ул – үз организмында су булмаган килеш яши ала торган хайваннар дөньясының иң катлаулы төзелешле бер вәкиле. Бу бөҗәкне өйрәнү космоновтлар очыш вакытында куллана торган барлык әйберләрне – яңартылган азык, биоматериаллар, биообъектлар, үсемлек орлыкларын – сусыз саклау мөмкинлеге бирәчәк. Иң мөһиме шул: электр энергиясен күп сарыф итмәү […]

“Биоактивные полимеры и пептиды” фәнни-тикшеренү лабораториясе КФУның «Биомедицина и фармацевтика» өстенлекле юнәлеше кысаларында дисциплинаара тикшерүләр үткәрә. Лабораториянең төп фәни юнәлешләре: Даруларны китереп бирү системасы; Синтетик һәм табигый биоактив пептидлар; Медицинада кулланыла торган материаллар. Лаборатория хезмәткәрләре чит ил университетлары һәм Россиянең алдынгы медицина үзәкләре белән берлектә фундаменталь һәм гамәли проектларны тормышка ашыралар. Лабораториянең төп партнерлары: Брайтон […]

“Маркеры патогенеза” OpenLab (Патогенез маркерлары һәм онкологик, йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалауның яңа таргет чаралары) онкологик, йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалауның яңа юлларын уйлап таба, яңа дәвалау чаралары тәэсир итү юнәлешен билгели торган молекуляр һәм күзәнәк мишеньнәрен өйрәнә, шешләргә һәм вирусларга каршы мөмкин булган чаралар сыйфатында микроб ферментлары булдыру биотехнологияләрен уйлап таба.

“Генные и клеточные технологии” лабораториясендә тикшеренүләр берничә юнәлеш буенча алып барыла: Регенератив медицина өчен ген һәм күзәнәк дәвалау методларын уйлап табу; Вирус инфекцияләре, аутоиммун һәм йогышлы авырулар вакытында гумораль һәм күзәнәк иммунитетын тикшерү; Онкология өлкәсендәге тикшеренүләр “Мишень-лиганд” системасы нигезендә яңа дарулар уйлап табу. Кеше һәм хайван гены һәм күзәнәкләрен дәвалауда яңа карашлар: (проф. А.П. Киясов […]

XXI гасырда биология постгеном дип аталган үсеш этабына аяк басты. Стандарт эксперименталь алымнарның мөмкинлекләрен күп тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә торган технологияләр актив үсеш ала. «Омикслы» алымнар эксперименталь биология методологиясе, мәгълүматларны анализлауны һәм аларны берләштерүне үзгәрттеләр. Геномнарның функциясе, төзелеше, эволюциясенә игътибар артты. «-omics» (яки «Омикслы» технологияләр) дип аталган бик нәтиҗәле эксперименталь дисциплиналар барлыкка килде: геномика, протеомика, […]

Лаборатория эшчәнлеге патологик процесслар үсешенең төп буыннарын, нейроҗәрәхәтнең кискен һәм дәвамлы периодында нәтиҗәле дәвалау осталыгын эзләү, нейрон структураларны активлаштыру алымнарын уйлап табу, каты һәм озакка сузылган җәрәхәтләрне дәвалау өчен, яңа дарулар уйлап табу, аерым алганда, функциональ синаптик бәйләнешләрне торгызу максатыннан арка мие аксоннарын җәрәхәтләнгәннән соң яңадан торгызуны камилләштерүгә юнәлтелгән. Моннан тыш лабораториядә арка миенең нейрон […]

Казан федераль университетының ярышка сәләтлелеген көчәйтү программасы кысаларында “Нейробиология” фәнни-тикшеренү лабораториясе, “Нейрон” проекты төзелгән. Проект биомедицина һәм фармацевтика юнәлешендә дөньякүләм  дәрәҗәдәге тикшеренүләр алып баруга юнәлдерелгән. Күрсәтелгән юнәлеш кысаларында фундаменталь тикшеренүләр өлкәсе итеп үсеш нейробиологиясе, ноцицепция, синаптик үзлелек, шулай ук нейрональ ионлы гомеостазны тикшерүнең яңа методларын тирәтен өйрәнү санала.

Лаборатория, даруларны тарату, микроскопик һәм спектроскопик техника ярдәмендә сурәтләрен ясау өчен, тере күзәнәкләрне үзгәртүче һәм өслекләрне модификацияләүче сыйфатында куллануга бәйле биологик һәм биологик яктан туры килә торган яңа материалларны оештыруга караган тикшеренүләр үткәрә. Без микроскопик контейнерлар; күп катламлы юка элпәләр; биосенсор һәм күпкүзәнәкле ясалма системалар эшләп чыгарабыз. Биоматериалларның кулланылыш мөмкинлекләрен үзгәртү өчен, без төрле наноматериаллар […]

Фундаменталь тикшеренүләр өлкәсе ‒ шешле авырулар килеп чыгу, үсеше һәм аларны дәвалауның молекуляр нигезләре, аерым алганда биомаркерларны билгеләүгә караган мәсьәләләрне хәл итү, онкологик авыруларны дәвалау юлларын тикшерү. Күзәнәк һәм молекуляр-биология өлкәсенә караган заманча технологияләрне кулланып, проектны тормышка ашыру дәвалаучы табиб-онкологлар белән иң югары дәрәҗәдә үзара хезмәттәшлек итәргә сәләтле кардрлар әзерләүгә һәм шәхси медицинага күчүне гамәлгә […]

Лабораториядә биология һәм медицина өлкәсенә караган фундаменталь һәм гамәли мәсьәләләрне чишүгә юнәлтелгән берничә фәнни проект тормышка ашырыла. Без Salmonella белән Serratia энтеробактерияләренең барлыкка килүе, үсеше һәм антибиотикларга каршы торучынлыгын тикшерәбез. Лаборатория кеше һәм үсемлек күзәнәкләре гомеостазының генетик нигезләрен өйрәнә. Гомеостаз күзәнәкләр картаюның тизлегенә, яман шеш һәм башка авырулар килеп чыгуга бирешүчәнлек, шулай ук стресска каршы […]

“Структурная биология” лабораториясе 2014 елның 7 мартында ачыла (КФУ ректорының 01-06/214 номерлы боерыгы) 2017 елның июлендә аңа Физика институтының “ЯМР спектроскопия” лабораториясе кушыла.   Лабораториянең фәнни җитәкчесе – Юсупов Марат Миратович. Лаборатория эшчәнлеге концепциясе: КФУның төрле белем өлкәләренә караган гамәлдәге лабораторияләре җыелмасы. Әлеге лабораторияләр молекуляр биология һәм медицина өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү өчен, биология, физика, […]

Әлеге фәнни-тикшеренү лабораториясе “Территорияләрнең үсешендә космик технологияләр” проектын тормышка ашыра. Проектның максаты – Россия регионнары, шул исәптән, Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр, төзелеш эшләре, йөк һәм пассажирлар ташу, җирне файдалану, авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән беррәттән,  хуҗалык үсеше мониторингы мәсҗәләләрен чишү. Тикшеренү юнәлешләре: Балансланган хуҗалык эчендәге җир төзелешенең электрон карта системасын булдыру һәм аларны хуҗалык эшенә […]

Проектның максаты һәм бурычлары: Читтән торып зондирлау һәм цифрлы фотограмметрия өлкәсендә фәнни-эзләнү эшләренең алга китеше; “Космостан Җирне читтән торып зондирлау барышында алынган күрсәткечләр нигезендә космик хезмәт күрсәтү белгече” һөнәри стандартына туры китереп, үз эшчәнлеген тормышка ашыра алучы белгечләр әзерләүдә уку-укыту технологияләрен камилләштерү (РФнең Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының 329 нчы номерлы боерыгы, 20.05.2015 ел); […]

“Эконефть – киләчәк материаллары өчен глобаль энергия һәм ресурслар” Стратегик академик берәмлек кысаларында “Гамма-резонанс” проекты. Нефтегаз технологияләрендә, табигатьне рациональ файдалануда, минералогиядә, геофизикада Мессбауэр спектроскопиясен куллануга юнәлдерелгән фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр үткәрү.

“Эконефть – киләчәк материаллары өчен глобаль энергия һәм ресурслар” Стратегик академик берәмлек кысаларында “Нефть һәм нефть продуктларының сан һәм сыйфат составы” проекты. Проектның максаты – ЯМР спектроскопиянең заманча методларын адаптацияләү, бу исә нефть һәм нефть продуктларының сан һәм сыйфат составын билгеләргә ярдәм итә.

Гидротермаль-каталитик процессларда авыр нефть составының күчешенә йогынты ясый торган катализаторлары, шулай ук гидротермаль-каталитик системада авыр нефть составы һәм аның асфальтеннарының струтур-фазалы характеристикалары өйрәнелгән. Асфальтеннар ассоциатының  аларның составындагы мальтеннарга иммобильләшүләре ачыкланган. 300°С температурада бара торган әчетү крекингы процессларында реакцион системадагы суның аз күләмле булуы хуш исен һәм асфальтен молекулалары ассоциациясенең сыйфаты артуын, аларның карбон-карбоид, алга таба […]

Углеводородларның табылу урыннарын эксплуатацияләү һәм эшкәртү барышында алынган геофизик күрсәткечләр анализы нефть катламнарын билгеләү, нефть коэффициентын, нефть табылу процесслары белән идарә итү мәсьәләләрен чишәргә ярдәм итә. Мәсьәләнең үзенчәлеге – эксперименталь юл белән алынган төрле структуралы күрсәткечләрнең күпсанлы массивлары белән эш итү. Анализның катлаулылыгы берничә факторга бәйле: скважиналарның төрле тирәлектә таралышын исәпкә алып өйрәнелгән урынчалык буенча […]

Хәзерге фәнни-гамәли мәсьәләләр үзләренең катлаулылыгы һәм күрсәткечләрнең күпсанлы булуы белән характерлана. Хисаплы модельләштерү методларын куллану бу төр мәсьәләләрне уңышлы чишәргә һәм алынган нәтиҗәләрне эшкәртергә мөмкинлек бирә. Хәзерге заман шартларында бу аеруча актуаль. Углеводород чималына бәянең түбән булуы, традицион табыш урыннарының кимүе, үз чиратында, күзәтү, прогнозлау һәм эшкәртүдә яңа экономик эффектив алымнар  куллануны таләп итә. Сейсмокүзәтчелек, […]

Лабораториядә Голоцена һәм Плейстоцена табигый тирәлеге динамикасы механизмнарын, закончалыкларын, шулай ук климат тарихын өйрәнү эше алып барыла. Моның өчен биологик һәм геологик прокси индикаторлар кулланыла. Табигый геологик һәм биологик объектларның магнетизмы өлкәсендә теоретик һәм эксперименталь эзләнүләр белән беррәттән, аларның физик күрсәткечләрен, килеп чыгышларын бәяләү дә күздә тотыла. Төрле магнит компонентларының диагностик методлары һәм аппаратуралары эшләнелә. […]

Компьютер томографиясе – объектның төзелешенә һәм бөтенлегенә зыян китермичә эчке структурасына анализ ясарга һәм теркәлү үткәрергә мөмкинлек бирә торган алым. 1972 нче елда Годфри Хаунсфилд һәм Аллан Кормак тарафыннан тәкъдим ителгән әлеге эшләнмә Нобель премиясенә  лаек була. Компьютер томографиясе матдәнең атом төзелешенә һәм тыгызлыгының үзгәрүенә бәйле рәвештә, рентген нурланышының йомшару аермасын компьютер ярдәмендә эшкәртү һәм […]

Лабораториянең эшчәнлеге “Эконефть” дип аталган страгетик академик берәмлек өстенлекле юнәлеше буенча дөньякүләм тикшеренүләр үткәрүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән. ППКның фундаменталь һәм гамәли эзләнүләр өлкәсе булып туфракта антропоген активлык йогынтысына дучар булган процессларның биологик контроле тора. Лабораториянең мөмкинлекләре: Суда һәм туфракта матдәләр һәм элементларның барлыгын бәяләү: нефть продуктлары, металлар, биоген элементлар; Туфракта, порошокларда, калдыкларда кисәкчәләрнең өлешен һәм […]