Укырга керү буенча инструкция

ДОКУМЕНТЛАРНЫ ТАПШЫРУ ВАКЫТЫ

Укырга керү өчен кирәкле документларны кабул итә башлау вакыты – 20 июнь.

Бакалавриат программалары, специалитет программалары буенча уку өчен, беренче курска документлар кабул итү түбәндәге вакытларда тәмамлана:

  • уку йортына йөреп уку һәм йөреп-читтән торып уку формаларына иҗади һәм (яки) һөнәри юнәлештәге өстәмә керү имтиханнары нәтиҗәләре буенча укырга керүчеләрдән – 11 июльдә;
  • уку йортына йөреп уку һәм йөреп-читтән торып уку формаларына КФУ тарафыннан мөстәкыйль уздырыла торган керү имтиханнары нәтиҗәләре буенча укырга керүчеләрдән – 11 июльдә;
  • уку йортына йөреп уку һәм йөреп-читтән торып уку формаларына БДИ нәтиҗәләре буенча гына укырга керүчеләрдән – 26 июльдә;
  • читтән торып уку формасына укырга керүчеләрдән – 26 июльдә.

Магистратура программалары буенча уку өчен, беренче курска документлар кабул итү 26 июльдә тәмамлана

БДИ ҺӘМ/ЯКИ ЭЧКЕ ИМТИХАННАР НӘТИҖӘСЕ НИГЕЗЕНДӘ КАБУЛ ИТҮ

Бакалавриат программалары һәм специалитет программалары буенча укырга кабул итү бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) нәтиҗәләре нигезендә уздырыла. 2017 елда БДИ буенча 2013 елдан башлап алынган нәтиҗәләр гамәлдә.

Урта гомуми белем нигезендә укырга керүче аерым категорияләр КФУ тарафыннан мөстәкыйль рәвештә уздырыла торган гомуми белем керү имтиханнары нәтиҗәләре нигезендә укырга керә ала:

гомуми белемнең теләсә кайсы предметыннан:

а) инвалид балалар, инвалидлар;

б) чит ил гражданнары;

в) документлар кабул итү һәм керү имтиханнары тәмамланган көнгә кадәр бер ел эчендә урта гомуми белем турында документ алган затлар, күрсәтелгән вакытта алар тарафыннан тапшырылган урта гомуми белем программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең барлык аттестация имтиханнары БДИ формасында бирелмәгән булса (яисә алар йомгаклау аттестация процедураларын чит ил белем бирү оешмаларында үтеп, күрсәтелгән вакытта БДИ тапшырмаган булса);

гомуми белемнең аерым предметларыннан – дәүләт йомгаклау аттестациясен әлеге гомуми белем предметларыннан дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында үткән затлар, алар документлар кабул итү һәм керү имтиханнары тәмамланган көнгә кадәр бер ел эчендә урта гомуми белем турында документ алган һәм бу чорда әлеге гомуми белем предметларыннан БДИ тапшырмаган очракта.

Шулай ук һөнәри белем нигезендә укырга керүчеләр, ягъни

а) урта һөнәри белем нигезендә (Федераль закон көченә кергәнче алынган башлангыч һөнәри белем турында дәүләт үрнәгендәге документ белән урта (тулы) гомуми белем алуны раслый торган, яки урта (тулы) гомуми белем нигезендә башлангыч һөнәри белем турында дәүләт үрнәгендәге документ белән расланган башлангыч һөнәри белем нигезендә укырга керүчеләрне дә исәпкә алып);

б) югары белем нигезендә керүчеләр.

УКЫРГА КЕРҮ ӨЧЕН КИРӘКЛЕ ДОКУМЕНТЛАР ИСЕМЛЕГЕ

Бакалавриат программалары, специалитет программалары буенча укырга керү өчен кирәкле документлар исемлеген моннан
карый аласыз

Магистратура программалары буенча укырга керү өчен кирәкле документлар исемлеген моннан карый аласыз

ЭЛЕКТРОН ГАРИЗАЛАР БИРҮ: http://abiturient.kpfu.ru

Документларны электрон формада тапшыру гаризалар бирү этабында КФУның кабул итү комиссиясенә шәхсән килүгә тәңгәл процедура булып санала. КФУга кабул итү турында әзерлек юнәлешләре һәм белгечлекләрне күрсәтеп гаризалар бирү процедурасы Интернетка тоташтырылган теләсә кайсы электрон җайланмадан үткәрелә ала. КФУның «Студент булачакмын» социаль-белем бирү челтәрендә теркәлү өчен, Сезнең гамәлдәге e-mail (электрон почтагыз) булырга тиеш. Корректлы эшләү өчен, браузерларның заманча версияләрен кулланырга тәкъдим итәбез.

Документларны электрон формада тапшыру буенча инструкция Йөкләргә

Абитуриент электрон анкетасын тутыру авырлыклар тудырса, Сез кабул итү комиссиясенә килә аласыз. Белгечләребез Сезгә ярдәм итәчәк.

КАБУЛ ИТҮ КОМИССИЯСЕНӘ ДОКУМЕНТЛАР БИРҮ

Укырга керү өчен кирәкле документлар КФУга (Казан) алдагы ысулларның берәрсе белән бирелә (җибәрелә):

а) укырга керүче яки аның ышанычлы вәкиле тарафыннан кабул итү комиссиясенә: Казан ш., Кремль ур., 35 йортка тапшырыла;

б) КФУга (Казан) кабул итү комиссиясенә гомуми кулланылыштагы почта элемтәсе операторлары аша 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 адресына җибәрелә;

Документлар пакетын почта элемтәсе белән җибәрәсез икән, документларның стандарт пакетына укырга кабул итү, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә (һәм укырга алуга) ризалык бирү турында имза куелган гаризаларны куярга кирәк.

Укырга алуга ризалык бирү турында гариза Тулырак

АЕРЫМ КВОТА БЕЛӘН КЕРҮЧЕЛӘР

Льготалы категория гражданнары (инвалидлар, ятимнәр) кабул итү комиссиясенә Кремль урамы, 35 йорт, 115 аудитория адресы буенча документларны шәхсән тапшырырга һәм шунда ук, документларның стандарт пакетыннан тыш, үзләренә туры килгән льготаларны раслый торган документларның тулы пакетын (“алсу белешмә”. ИПР, туу турында таныклык, әти-әниләрнең үлеме турындагы таныклык, ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү турында суд карары һ.б.) бирергә тиеш Тулырак

ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ ҺӘМ ПРИЗ ИЯЛӘРЕ

Олимпиадада катнашучыларга (гомумроссия олимпиадасының йомгаклау этабы, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган исемлеккә керә торган олимпиада җиңүчеләре һәм приз ияләре) бер яки барлык керү имтиханнарыннан мөмкин булган иң югары баллар алуны раслау процедурасын тизләтү өчен (документларны электрон формада тапшырган очракта), кабул итү комиссиясе дипломның сканерланган күчермәсен priem@kpfu.ru электрон почтасына “олимпиада” дип билгеләп җибәрергә тәкъдим итә.