КФУ беренче курс студентларының Спартакиадасы

Һәр елны сентябрь-октябрь айларында Казан федераль универстетында традицион рәвештә 1 курс студентларының Спартакиадасы уза. Аның максаты беренче курс студентлары арасында спортта уңышка ирешкән, сәләтле яшьләрне барлау. Спартакиада –  беренче курслар белән якыннан танышу, дуслар, фикердәшләр табу, бердәм команда туплау өчен иң яхшы чара. Ул спортның алты төре буенча уза (шахмат, өстәл теннисы, берничә спорт төре буенча ярыш, йөзү, мини-футбол һәм күңелле стартлар). Елдан-ел андый чаралар артып тора. Син дә шуларда катнаша аласың.