Н.И.Лобачевский исемендәге лицей

КФУ лицейларына кабул итү конкурс нигезендә алып барыла, конкурста катнашучыларның  http://abiturient.kpfu.ru  порталында электрон теркәлүе һәм конкурс сынауларында катнашу өчен гариза тутыруы күздә тотыла. Конкурс 3 этаптан тора. Катнашу түләүсез.

Конкурс сынауларында катнашу өчен гариза язганда, түбәндәге эшләрне башкару кирәк:

1 нче адым: http://abiturient.kpfu.ru порталында “Буду студентом!” социаль-белем бирү челтәрендә теркәлү узу (әгәр Сез әлеге челтәрнең кулланучысы булсагыз, кабат теркәлү кирәкми);

2 нче адым: “Буду студентом!” челтәренә керү өчен, үзегезнең логин һәм паролегезне кулланып, конкурс сынауларында катнашу өчен гариза тутыру. Сез күрсәткән электрон адреска уникаль номерлы гариза файлы киләчәк, аны чыгартып алу кирәк. Әлеге гаризага конкурста катнашучының фотосурәтен ябыштыру, датаны күрсәтү һәм әти-әнисенең (законлы вәкиле) имзасын кую мөһим. Әлеге гариза катнашучының конкурс сынауларының икенче этабына үтү кәгазе булып тора (ул көндезге  сынаулар үткәрелгән көнне кабул ителә).

КФУ лицейларына укучыларны кабул итү кагыйдәләре

Кабул итү комиссиясе тарафыннан конкурссыз кабул ителүгә түбәндәге затлар тәкъдим ителергә мөмкин:

  • профильле предметлар буенча укучыларның муниципаль, региональ һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларының йомгаклау этаплары җиңүчеләре һәм призерлары;
  • төп гомуми белем бирү курсы буенча ДЙАн уңышлы үткән, профильле предметтан төп дәүләт имтиханын “Яхшы” һәм “Бик яхшы” билгеләренә тапшырган КФУ лицейларының 9 нчы сыйныф тәмамлаучы укучылар. КФУ лицейларын төмамлаучыларга Педагогик советның тәкъдиме мәҗбүри булып тора.

КФУ лицейларына кабул итү льготалары Кабул итү комиссиясе тарафыннан билгеләнә һәм түбәндәге затларга кагыла:

  • Халыкара олимпиадаларның җиңүчеләре һәм призерлары;
  • Н.И.Лобачевский исемендәге Яшь математиклар турнирының җиңүчеләре һәм призерлары.

Игътибар! Конкурстан узган укучыларны сыйныфларга бүлү хокукын КФУ үз өстендә калдыра.