Банк эше кафедрасы

Идарә итү, икътисад һәм финанс институты

Кафедраның  тарихы 1931 нче елдан башлана. Аның беренче исеме «Акча әйләнеше һәм кредит кафедрасы». Банк эше кафедрасы 1996 нчы елда Акча әйләнеше һәм кредит кафедрасы составыннан аерылып чыга. Беренче булып, 1931 -1935 нче елларда  кафедра белән доцент Н.М. Прасолов идарә итә. Шул ук вакытта ул  СССР Дәүләт банкының  Татарстан республика конторасы идарәчесе дә була. Кафедрада күренекле галимнәр: профессорлар М.Ф. Лучинский, М.Д. Усманов, Л.П. Блинов, доцентлар А.Б. Бареев, Г.С. Тимохин, И.М. Корнилов, Л.М. Столпирова, О.А. Куприянова, Л.М. Лучинская, М.Л. Тамарченко, Г.Н. Хәмидуллин, Н.В. Мезина эшлиләр.

Бүгенге көндә банк эше белгечләре: профессор Миронов М.Д., Әюпов А.А., Кох, И.А. Хоменко В.В.; доцентлар Ульянов Л.А., Андреева О.В., Булатова Э.И., Дарякин А.А., Ихсанова Л.Р., Йосыпова Л.М., Бабур В.Л., Галиева Г.М., Закирова Д.Ф., Хафизова Г.Ф.; өлкән укытучылар Дувалова Э.П., Игонина А.С., Клаас. Я.А., Әхмәтова Г.З.; ассистентлар Родионов Е.Б., Абдрахманова Р.Г., Косачев В.И., Мусина Л.Т., Нурмөхәммәтов А.В., Потапова Е.А., Таһирова Э.Р., Шиһапова Р.Р., Ялалова. Н.Ф.

Кафедра Татарстан Банк ассоциациясе,  Татарстан Республикасы Милли банкы, әйдәп баручы  кредит оешмалары, банк эше буенча белгечләр әзерләүдә партнер булган   югары уку йортлары белән тыгыз элемтәдә тора.

Кафедра Санкт-Петербург дәүләт икътисад университеты һәм  Вроцлав (Польша) дәүләт икътисад университеты белән хезмәттәшлек итә.

Кафедра Булатова Э.И., Родионов, Е.Б., Таһирова Э.Р., Нурмөхәммәтов А.В., Шиһапова Р.Р. кебек гамәли юнәлешле белгечләргә йөз тота.

Хәзерге вакытта кафедрада 32 курс укытыла. Бакалавриат һәм магистратура уңышлы гына эшли. «Банклар һәм банк эшчәнлеге», «Банклар һәм реаль икътисад», «Халыкара банк эшчәнлеге» магистрлык программалары студентларда зур кызыксыну уята. Магистрлык программаларын тормышка ашыру кысаларында «Кредит оешмаларында кооператив идарә», «Кредит оешмаларында кризиска каршы идарә», «Коммерция банкларында риск-менеджмент системасы», «Банкта финанслар белән идарә итү», «Кредит оешмаларында проблемалы активлар белән идарә итү», «Клиентка юнәлдерелгән технологияләр», «Проектлы һәм венчурлы финанслау», «Халыкара финанс институтлары һәм үсеш банклары», «Комплаенс һәм финанс мониторингы», «Йорт хуҗалыклары финанслары», «Ислам банкингы» авторлык курслары эшләнде.

Кафедрага караган дисциплиналар укыту-методик материаллар, уку әсбаплары, электрон белем бирү ресурслары белән тәэмин ителгән. Уку процессында кулланыла торган материаллар банк хезмәтләре базары үсешенең заманча тенденцияләрен исәпкә алып даими яңартыла.

Кафедра каршында «Фикер» дискуссия клубы эшли. Фәнни эзләнү белән кызыксынучы  студентлар арасында актив эш алып барыла. Укытучылар, аспирантлар һәм студентлар халыкара һәм Россиядә үткәрелә торган  фәнни конференцияләрдә, конкурсларда актив катнашалар һәм дипломнар, рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр. 2012 нче  елда ассистент Клаас Яна Артуровна «Татарстан Республикасында иң яхшы 50 инновацион идея» Республика конкурсында  “Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше” номинациясендә җиңү яулады  (җитәкчесе проф. Вәгыйзова В.И.). Россия гуманитар фәннәр фондының Экспертизасы нәтиҗәләре буенча проф. Вәгыйзова В.И. җитәкчелегендә кафедра хезмәткәрләре тарафыннан «Региональ банк кластерын формалаштыру: тарихи үзенчәлекләре һәм бүгенге көн Идел буе икътисадына керткән өлеш» темасына башкарылган фәнни проект «Россия тарихында  һәм мәдәниятендә Идел буе җирләре” конкурсында бертавыштан  җиңүче дип игълан ителде (14 нче февраль, 2013 нче ел утырышы беркетмәсе).  Әлеге темага башкарылган тикшеренү эше Идел буе икътисады үсешенә зур өлеш кертәчәк. 2013 нче елда банк эше кафедрасы «Иң яхшы икътисад кафедрасы – 2012» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Кафедра аспиранткасы Лурье К. М. (җитәкчесе проф. Вәгыйзова В.И.) теоретик һәм гамәли икътисад буенча фәнни һәм инновацион эшләр II Милли конкурсының лауреаты булды.

Кафедраның фәнни-тикшеренү эше түбәндәге фундаменталь юнәлешләрдә алып барыла:

  • икътисадның  банк һәм реаль секторлары хезмәттәшлегенең нәтиҗәле үсеше;
  • Россия банк секторының  глобаль финанс базарлары системасына интеграциясе;
  • фәнни технологияләрне коммерцияләштерүнең финанс-кредит механизмы;
  • кризис процесслары үсеше шартларында заманча банк эше;
  • эконометрика һәм анализның күләм ысуллары базасында финанс-кредит базарларының үзгәрешен фаразлау;
  • традицион һәм партнерлык банкингы һәм алар белән бәйле финанс хезмәтләре.

Кафедра халыкара һәм россиякүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнаша. Кафедра инициативасы белән «Заманча Россия һәм Польша икътисадының  реаль һәм банк  секторларының  үзара тәэсире стратегиясе» беренче халыкара фәнни-гамәли конференция (май, 2012 нче ел) уздырылды. Конференция Россия һәм Польша фән эшлеклеләре, Татарстан Республикасы һәм Польшаның  реаль секторы вәкилләре, дәүләт идарәсе органнары, Польша һәм  Россия консуллыгы, Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы икътисад һәм сәнәгать министрлыгы, Татарстан Банклар ассоциациясе, Татарстанның һәм Польшаның банк секторы катнашында үткәрелде. Конференция нәтиҗәләре буенча икътисадның банк һәм реаль секторларының нәтиҗәле хезмәттәшлеген үстерү буенча тәкъдимнәр эшләнде.

2012 нче елның октябрендә банк эше кафедрасы инициативасы буенча Казан федераль университеты Вроцлавск (Польша) дәүләт икътисад университеты белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйды. Әлеге хезмәттәшлекнең  нәтиҗәсе – «Банклар һәм реаль икътисад секторы», «Халыкара банк эше» юнәлешләре буенча ике диплом тапшырыла торган  халыкара магистрлык программасын эшләү.  Әлеге килешү кысаларында укытучылар һәм студентлар алмашуны арттыру  планлаштырыла.