Башка иҗат берләшмәләре

Казан федераль университеты – бик күп иҗади һәм талантлы шәхесләрне берләштергән зур команда. Аларның иҗаты музыка, бию жанрлары белән генә чикләнми. Биредә театраль остаханәләр, әдәби салоннар, костюмнар студиясе һәм башка иҗади берләшмәләр бар. Аларның дәресләре түләүсез.

Иҗади берләшмәләргә язылу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Үзең укый торган институтның Студентлар клубы җитәкчесенә һәм культоргына мөрәҗәгать ит!

– Теге яки бу иҗат коллективының дәресенә яки репетициясенә языл.

– Студентлар клубының ел саен сентябрь аенда уза торган Ачык ишекләр көненә кил.

Театр, әдәби сәнгать белән шөгыльләнеп, син:

  • Ораторлык осталыгын, сәнгати зәвыгыңны, шәхси сыйфатларыңны, камилләштерә һәм үз-үзеңә ышанычны арттыра аласың;
  • Студентлар клубы оештырган һәм шәһәр, республика, Бөтенроссия масштабындагы төрле чараларда катнаша аласың;
  • Матурлык тудыра һәм башкаларга шатлык өләшә аласың