Университет буген

44 000 тирәсе студент

Рәсәйдәге иң яхшы университет кампусы (шәһәрчеге)

Бөтендөнья дәрәҗәсендәге 150 лаборатория

600 укыту программасы

Фән

  • Чит шәһәрләрдән килгән КФУ студентлары кайда яши? Алар өчен әйбәт яшәү шартлары тудырылган Универсиада Авылында. Универсиада Авылы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада-2013кә төзелде. Хәзер монда 9000 тирәсе КФУ студенты, шул исәптән барлык беренче курс һәм чит ил студентлары (дөньяның 80нән артык иленнән) яши. Универсиада Авылы – университет студентлары өчен барлык  уңайлыклары булган, 20 заманча “биш катлы” һәм “күп катлы” йортларны берләштергән Россиядә иң зур кампусларының берсе. Укучыларга ял итү өчен кампус территориясендә спорт мәйданчыклары, хоккей тартмасы, төрле клублар һ.б. урнашкан.

  • Казан университетында барлык теләүчеләр өчен  27 спорт төре буенча 30дан артык спорт секциясе бар: мини-футбол һәм баскетбол, волейбол һәм гандбол, җиңел һәм авыр атлетика, гер спорты һәм армрестлинг, самбо һәм дзюдо, бокс һ.б. Студентларның спорт потенциалы үсеше белән Физик тәрбия һәм спорт гомумуниверситет кафедрасы һәм Яшьләр сәясәте буенча департамент белән берлектә Студентлар спорт клубы шөгыльләнә.

    Табигатьтә актив ял итәргә яратучылар өчен КФУда кыяга үрмәләү, спорт ориентлашуы, туризм һәм альпинизм, спелеоклуб һәм туристлар клубы секцияләре эшли. Теннис, пинг-понг, бадминтон, чаңгы спорты, йөзү һәм шахмат сөючеләргә дә кызыклы шөгыльләр табарга була.

  • Казан университетында иҗади яшьләрне берләшүе һәм аларның мәдәни-массакүләм эшчәнлек өлкәсендә иҗади потенциалы ачылу белән КФУның студентлар клубы шөгыльләнә. Анда бүген төрле юнәлешләр буенча 90нан артык үзешчән сәнгать коллективлары актив эшли. Университетның горурлыгын уникаль иҗат берләшмәләре һәм коллективлары: КФУ җыелма оркестры, Леонид Усманов исемендәге хор капелласы, Татар халык хоры, "Казаным" халык бию ансамбле, КФУ КВН Лигасы һәм башка бик күпләр тәшкил итә.

    Иҗади студентлар һәм КФУ коллективлары – Университет горулыгы, шәһәр, республика, региональ, гомумроссия, халыкара фестивальләрдә һәм конкурсларда күп тапкыр призерлар һәм җиңүчеләр.

  • Университетта студент шәхесен төрле яктан да үстерү өчен барлык шартлар да тудыралган. Казан университетында студентлар үзидарәсе төп органы булып тора, аның составыда төрле юнәлешләр буенча 120дән артык иҗтимагый берләшмә кергән Студентларның иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре координацион советы,  сафларында 20 меңгә якын студент булган КФУ студентларының беренчел профсоюз оешмасы бар. КФУ иҗтимагый берләшмәләренең эшчәнлеге һәркемнең мәнфәгатьләренә нигезләнеп, зур студентлар төркемен берләштерергә, лидерлыкны үстерүгә, нәтиҗәле мөстәкыйль эш күнекмәләрен үзләштерүгә, актив тормыш позициясен формалаштыруга юнәлтелгән.