САБ “7П медицина”

“Трансляцион 7П медицинасы” стратегик академик берәмлегенең барлык мәсьәләләре нигезендә кеше һәм аның сәламәтлеге ята. Җәмгыять тарафыннан яңа медицина технологияләренең таләп ителүе трансляцион медицина буларак билгеләнгән бүгенге көн медицина фәненең төп үсеш векторын билгели. Трансляцион медицинаның төп тренды конкрет авыруның дәвалау, диагностика һәм реабилитациясенең яңа методларына фәнни ачышларны тиз арада кертүне күздә тота, бу исә медицина концепциясенең 4 принцибына сыеп бетә – персональләшкән, прогнозлаучы, профилактик һәм партисипатив.

КФУ галимнәре әлеге концепцияне трансляцион персонифицирлашкан медицинаны тормышка ашыруның тагын 3 мөһим чарасы белән тулыландырырга тәкъдим итә – тәэмин итә торган медицина (providing, трансдисциплинар медицина уку-укытуы хисабына сәламәтлек саклауга яңа кадрлар әзерләү), кисәтүче медицина (preemptive, ерак офыкка дисциплинаара тикшеренүләр), пациентны тәрбияләү ноктасы (point of care, ул пациентның хастаханәдә генә түгел, аннан читтә дә  медицина белән бәйләнешен урнаштыруны күздә тота).

Әлеге проект КФУның трансляцион медицинасы өлкәсендәге уку-укыту һәм фәнни инфраструктурасының алга китүе хисабына тормышка ашырылачак. Аңа университет клиникасы, 4 өстенлекле үзәк, 3 коллектив куллану үзәге, фармацевтика үзәге, Россиядә генә түгел, Япониядә дә тиңнәре булмаган симуляцион үзәк һәм КФУның бу проектка кагылышы булган барлык факультетлары керә.

Уку-укытуның яңа компетенцияләр һәм күнекмәләре нигезендә сәламәтлекне саклауның бер тармагы – системлы ориентлашкан уку-укытуга күчеше шулай ук мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Табибларны гына түгел, барлык сәламәтлек саклау тармагында эшләүчеләрне укыту. Стратегик академик берәмлекнең уку-укыту мәсьәләләренә биология, физика, химия, медицина фәннәренең барлык дәрәҗәләрендәге уку-укыту программаларының трансдисциплинар трансформациясе керә, шулай ук “Сәламәтлек саклау” тармагы өчен кадрлар әзерләүдә бердәм фәнни-укыту даирәсе булдыру да.