Скрипкачылар ансамбле

Юнәлеше: инструменталь музыка

Кеше саны: 10

Укытучы, җитәкчесе: Әскәр Илгиз улы Гомәров, Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының музыка сәнгате һәм хореография кафедрасының өлкән укытучысы.

Тарихы: Скрипкачылар ансамблен 1994 елда Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган Ә.И. Гомәров оештырып җибәрә.

Коллектив студентлар фестивальләрендә, төрле югары дәрәҗәдәге концертларда уңышлы катнашып килә.  Коллективның репертуарында рус һәм чит ил классик музыкасы,  татар классик музыкасы җәүһәрләре – С.Сәйдәшев, Ф.Яруллин, Н.Җиһанов, М.Мозаффаров, С.Садыйкова, Р.Яхин, Р.Еникеев көйләре, шулай ук  заманча эстрада көйләре бар. Ансамбль Татарстанның яшь композиторлары Рөстәм Зарипов, Наилә Гарипова һ.б.ларныңкөйләрен беренчеләрдән булып башкара.

Уңышлары, казанышлары:

  • Беренче курс студентларының «Багышлау» фестивале (дипломантлар һәм лауреатлар);
  • «Студентлар язы» фестивале (дипломантлар һәм лауреатлар);
  • Республика күләмендәге «Студентларязы» фестивале (дипломантлар һәм лауреатлар);

Бәйләнешкә керү өчен контакт: Әскәр Илгиз улы Гомәров, тел.: 89874117115.