Финанс учет кафедрасы

Идарә итү, икътисад һәм финанс институты

Финанс учет кафедрасы 2002 нче елда бухгалтер учеты кафедрасы нигезендә барлыкка килә һәм хәзерге көндә КФУның Идарә итү, икътисад һәм финанс институтының әйдәп баручы кафедраларының берсе булып санала. Кафедрада нигездә “Бухгалтер учеты” белгечлегенә ия булган укытучылар эшли. Кафедраның кадрлар сәясәте төп кадрлар составын саклау һәм яңа яшь талантлы һәм перспективалы укытучыларны эшкә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Кафедраның күпчелек укытучылары педагогик эшчәнлекне аудиторлык һәм консалтинг фирмаларында, төрле оешмаларның бухгалтерлык һәм икътисад хезмәтендәге гамәли эшләре белән үреп алып баралар. Алар аттестацияләнгән һәм профессиональ бухгалтерлар һәм аудиторлар булып саналалар, бу исә аларның белемнәренең югары дәрәҗәдә һәм үз эшләренең остасы булуы хакында сөйли. Укытучыларның бер өлеше АКШ, Бөекбритания, Германия, Голландия, Мальтада стажировка үттеләр, белемнәрен арттырдылар. Бу укытуның югары дәрәҗәсен сакларга һәм закондагы төп үзгәрешләрне күзәтеп барырга мөмкинлек тудыра.

Хәзерге вакытта кафедра түбәндәге белгечләрне әзерли:

  • “Экономика” юнәлеше, “Бухгалтер учеты, анализ һәм аудит” профиле буенча бакалаврлар;
  • “Экономика” юнәлеше, “Учет, анализ һәм аудит” магистрлык программасы буенча магистрлар;
  • “Экономика” юнәлеше, “Аудит һәм финанс менеджменты” (АССА) магистрлык программасы буенча магистрлар.

Кафедра хезмәткәрләре профессиональ хисапчылар, аудиторлар һәм налог эше буенча консультация бирүчеләрне әзерләүдә, аларның белемен күтәрүдә үз өлешләрен кертәләр. “Эшлекле администрлаштыру мастеры” системасы буенча белгечләр әзерли торган университет программасында катнашалар.

Кафедра укытучылары укыту процессының методик яктан тәэмин ителешен даими рәвештә камилләштерәләр, үстерәләр, яңа укыту методикаларын үзләштерәләр, үз эшләрендә электрон технологияләрне һәм чыганакларны актив файдаланалар. Хәзерге вакытка кафедра укытучылары тарафыннан 12 электрон-белем бирү ресурслары әзерләнгән.

Кафедра  хоздоговор эшләре кысаларында фәнни тикшеренүләр алып баралар, үз тикшеренүләренең нәтиҗәләрен даими бастырып торалар. Соңгы 3 елда кафедра укытучылары тарафыннан 7 монография, 6 дәреслек һәм уку-укыту әсбабы, 132 мәкалә, шул исәптән 44 мәкалә халыкара базага кертелгән SCOPUS журналларында басылды.

Кафедра уку-укыту процессына потенциаль эш белән тәэмин итүчеләрне җәлеп итү тәҗрибәсенә ия. Аерып алганда, Зур дүртлекнең аудиторлык фирмаларының вәкилләре җәлеп ителде: Pricewaterhouse Coopers, KPMG, Ernst & Young. Эш белән тәэмин итүчеләрдән кафедра укытучылары зур дәрәҗәдәге белгечләр әзерләгәннәре өчен рәхмәт хатлары алдылар.

Кафедраның фәнни-белем бирү эшчәнлегендә катнашу өчен чит ил белгечләрен җәлеп итүдә дә тәҗрибәсе зур. Аерып алганда, кафедрага Джон Эйхерн – Чикагоның ДеПоль Унивесритеты Бухгалтер учеты һәм идарә итүдәге мәгълүмати системалар мәктәбе профессоры, Славомир Пьелох – Европаның әйдәп баручы немец компанияләренең берсе булган «WINKHAUS»дә контроллинг бүлегенең җитәкчесе, Мартин Глаум – Гиссенский университетының (Германия) профессоры чакырылган иде.

Кафедра әгъзалары һөнәри бәйгеләрдә дә актив катнашалар. 4 ел рәттән кафедра укытучылары “Россиянең иң яхшы хисапчысы” дип аталган Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яуладылар. Һәр ел саен уздырыла торган “Татарстанның иң яхшы хисапчысы” бәйгесенең, МСФО буенча белгечләр арасында уздырыла торган «IFRS Professional» Халыкара конкурсының лауреатлары һәм җиңүчеләре дә алар.

Кафедра укытучылары җитәкчелегендә студентлар олимпиадаларда, иҗади, интеллектуаль һәм башка бәйгеләрдә көч сынашалар. 2009-2014 нче еллар дәвамында кафедра укытучылары Бөтенроссия Олимпиадасының 8 җиңүчесен – сәләтле яшьләргә ярдәм итү буенча Россия Президенты премиясе лауреатларын әзерләделәр.

Кафедра укытучылары үз эшләренә тугрылыклы һәм үз эшләренең профессионаллары булуларын дәлилли торган күп санлы рәхмәт хатларына, дипломнарга ия.

Үзләренең белем бирү, фәнни, тәрбияви, инновацион эшчәнлекләре, халыкара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә кафедра “ИКЪТИСАД ҺӘМ ИДАРӘ ИТҮ – 2014” дип аталган белем бирү программасы һәм кафедралар арасындагы Бөтенроссия бәйгесендә җиңүче булды.

Финанс учет кафедрасының төп юнәлеше булып түбәндәгеләр санала:

  • белем бирү һәм фәнни эшчәнлек өлкәсендә халыкара багланышларны тагын да җәелдерү, киңәйтү;
  • кафедра дисциплиналары буенча мастер-класслар үткәрү ысулы ярдәмендә эш белән тәэмин итүчеләрне укыту процессына җәлеп итү;
  • яңа технологияләрне һәм укыту методикаларын (интерактив лекцияләр, компьютерда эшлекле уеннар), аерым ситуацияләрнең (case–study) методларын үзләштерү, үз эшчәнлекләрендә электрон белем бирү ресурсларын киң файдалану;
  • бакалаврлар, магистрлар, аспирантлар әзерләү өчен яңа буын укыту-методик документацияне әзерләү, белем бирү процессының методик яктан тәэмин ителешен камилләштерү;
  • икътисад үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча фәнни-тикшеренү эшчәнлеген, студентлар һәм магистрлар белән тикшеренү эшләре өлкәләрен киңәйтү.