Маркетинг кафедрасы 2002 елда Казан дәүләт финанс–икътисад институты базасында оеша. Маркетинг кафедрасы актив рәвештә түбәндәге юнәлешләрдә фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып бара:
- В2В һәм В2С өлкәләрендәге преприятиеләрдә маркетинг стратегиясен эшләү;
- регион маркетингы;
- брендменеджмент;
- базар субъектлары арасында икътисади элемтәләрне бәяләү һәм камилләштерү;
- көндәшлек сәләте белән идарә итү;
- предприятиеләр имиджын формалаштыру;
- маркетингта информацион технологияләр;
- тармак маркетингы;
- коммерция эшчәнлеге.
2006 елдан башлап һәр ел саен “Маркетинг һәм җәмгыять” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. 2009 елда кафедрада “Эшмәкәрлек һәм маркетинг” дигән фәнни белем бирү үзәге оештырылды.
2013 елдан “Территорияләр һәм шәһәрләрне брендлаштыру” юнәлеше үсеш алды.