Кафедраның тарихы 1936 нчы елдан – Казан Дәүләт Университетында тармаклы икътисад кафедрасы аерып чыгарылгач башлана. Тармаклы икътисад кафедрасы Казан финанс-икътисад институтының әйдәп бара торган кафедраларның берсе булып санала һәм һәр вакыт күп предметлы юулуы белән аерылып тора, икътисадчыларны-тармакчыларны, җитештерүне оештыручыларны, эшләп көн күрүчеләрне, идарә итүчеләрне, технологларны һәм юристларны берләштереп торды. Хәзер дә сәнәгатьнең төрле тармакларында һәм халык хуҗалыгының барлык тармакларында уңышлы гына эшли торган киң профильле белгечләр әзерләп чыгарды. Алар гади икътисадчыдан алып төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр булуга ирештеләр.
Хәзерге вакытта кафедра “Предприятие һәм оешма икътисады” юнәлеше буенча бакалаврлар, “Икътисад һәм оешма белән идарә итү” программасы буенча магистрлар әзерләп чыгара. Студентларның гомуми саны 150 дән артык.
Кафедрада 21 укытучы эшли, шуларның 30 % – укытучылык һөнәре белән беррәттән зур компанияләрдә гамәли эшчәнлек алып бара торган галим-практиклар. Кафедра югары квалификацияле белгечләрдән тупланган. Кафедра укытучылары зур предприятиеләрдә, оешмаларда, дәүләт учреждениеләрендә стажировка үтеп, квалификацияне арттыру курсларында, методик семинарларда, тренингларда, эшлекле уеннарда укып, даими рәвештә үзләренең һөнәри-квалификацион дәрәҗәләрен арттыралар.
2012 нче елда “Җитештерү икътисады” кафедрасы “Иң яхшы икътисади кафедра – 2012” Бөтенроссия бәйгесендә җиңүче булып танылды.
Җитештерү икътисады кафедрасының төп үзенчәлеге – белем бирүнең практикага юнәлдерелгән системага корылуында. Студентлар шул рәвешле кафедраның предприятие-партнерларының актуаль бурычларын хәл итәләр, ә производство практикасын үткән чорда алар предприятияләрнең һәм оешмаларның реаль бурычларын хәл итү аша һөнәри күнекмәләрен һәм осталыкларын булдыралар.
Кафедраның уңышлары
- Укуны тәмамлаучылар хәзерге вакытта дәүләт учрежденияләрендә һәм предприятияләрендә, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, РФ барлык регионнарында икътисадчы, менеджерлар, аналитиклар, оешма һәм бизнес җитәкчеләре булып эшлиләр. Якланган дипломнарның 80 % тан артыгы предприятияләргә кертелгән дигән белешмәгә ия.
- 400 дән артык фәнни һәм укыту-методик хезмәтләр басылган. Алар арасында монографияләр, уку-укыту әсбаплары, Әйдәп баручы фәнни (ВАК исемлегенә кергән), шул исәптән чит ил журналларында (SCOPUS) басылган фәнни мәкаләләр бар.
- 6 докторлык һәм 15 кандидатлык диссертацияләре әзерләнгән һәм якланган.
- Проектлар белән идарә итү, сакчыл җитештерү, планлаштыру, идарә итү (менеджмент), бизнес-процессларны реинжиниринг ясау өлкәсендәге фәнни эшкәртмәләрне промышленностьта кулланылышка кертелде.