Икътисад теориясе кафедрасына да, институтка да 82 ел. Кафедраның исеме «сәяси икътисад» сүзтезмәсеннән ясалган. Кафедра түбәндәге юнәлешләрдә дә институт үсешенә мөһим өлеш кертә: укытучылык, фәнни-тикшеренү, тәрбия эше.
Кафедра коллективы кафедра эшчәнлегенең башлангычында торган галим, укытучы һәм хезмәткәрләргә хөрмәт һәм ихтирам хисләре саклый. Ә бу бик күпләр өчен икътисад өлкәсендә таныш исемнәр: СССР Фәннәр Академиясенең член-корреспонденты Д.И. Розенберг, профессор Г.И. Бондарев, профессор Е.Л. Хмельницкая, профессор А.Д. Куршаков, 30-50 ел буе кафедраны җитәкләгән доцентлар – И.И. Сакс, Х.С. Шәмсетдинов, И.Д. Тахомиров, Л.Ф. Бунин.
С.А. Люшин, Ф.А. Гимадеева, В.И. Большов, К.А. Гыйләҗев, Закирова М.Т., Бражников Н.З., Кондратьева А.С., Эллерт А.А., К.М. Хәйруллина, Д.Е. Горчаков, Ю.С. Теплов, С.Х. Хәбибуллин, М.М. Сидракова, Р.С. Курчаков кебек республикага билгеле булган сәяси икътисад (политэкономия) белгечләре кафедрада дистәләгән еллар эшләде.
Бүгенге көндә икътисад теориясе кафедрасын профессор, икътисад фәннәре докторы Кундакчян Резедә Мохтар кызы җитәкли.
Соңгы елларда кафедра барлык юнәлешләрдә дә эзлекле рәвештә алга бара. Болар – укыту-методик һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлекләре.
Икътисадны базар мөнәсәбәтләренә күчерү шартлары таләпләренә туры китереп, бүгенге көндә икътисад өлкәсендә белгечләрнең мөһимлеген исәпкә алып, кафедрада укыту предметлары буенча бербөтен укыту системасы барлыкка китерелгән.
Бүгенге көндә кафедрада төрле юнәлешләрдә 15 укыту курсы буенча белем бирелә. Барлык предметлар да методик материал белән тәэмин ителгән: лекцияләр, семинарлар, индивидуаль-аерым дәресләр өчен укыту программалары, тикшерү-контроль һәм мөстәкыйль эшләр өчен укыту-методик эшкәртмәләре. Студентлар һәм магистрлар өчен методик материаллар даими рәвештә яңартылып тора, студентларның белемен бәяләү өчен рейтинг системасы кулланыла.
Микро-макроикътисад, милли икътисад, икътисад үсеше белеме; икътисад тарихы белән беррәттән, яңа программалар белән баетылган, кафедрада эшләнгән яңа курслар укыла: икътисади базар тармаклары, икътисад тарихы, икътисад укулары, бизнес-сөйләшүләрен алып бару сәнгате, җәмгыять секторы икътисады, икътисад социологиясе, социология.
Кафедра Татарстанның, Россия Федерациясенең әйдәп баручы югары уку йортлары һәм Идел буе регионының икътисад кафедралары белән даими элемтәдә тора. Шуның белән бергә, студентлар белән кызыклы һәм актив рәвештә эш алып бара, аларны фәнни эзләнүләргә тарта, даими рәвештә студентларның фәнни конференцияләрен оештыра. Кафедра студентлары һәм аспирантлары студентлар өчен оештырылган һәм халыкара конференцияләрдә актив катнаша. 2007 елда 3 нче курс студентлары профессор Т.Н. Гобәйдуллина җитәкчелегендә IX Халыкара Бөтендөнья Шәһәрләре Мирасын Оештыру Конгрессында актив катнаштылар. 2011 елдан башлап студентлар доцент К.Г. Сафиуллина һәм ассистент Н.Р. Насыйрова җитәкчелегендә Санкт-Петербургдагы Милли Тикшеренү Университетының Югары икътисад мәктәбе оештырган Регионара интернет-олимпиадада микроикътисад буенча I урын яуладылар. 2012 елда, башка югары уку йортлары студентларын артта калдырып, беренчелекне үзләрендә калдырдылар. Кафедрада, икътисадны базар шартларына күчерү таләпләренә туры китерү һәм икътисад өлкәсендә белгечләрнең дәрәҗәсе үсешен исәпкә алып, бербөтен укыту системасы, уку-укыту предметлары эшләнде.
Соңгы елларда кафедра укытучылары студентларны укыту-методик яктан тәэмин итү өлкәсендә уңышлы эш алып бара. Кафедрада укытыла торган барлык укыту предметлары буенча программа һәм укыту-методик әсбаплар басылып чыкты.
Укыту эшчәнлеге ел саен яңартылып торган прогаммаларга һәм методик кулланмаларга, уку әсбапларына, монографик әдәбиятка тәэмин ителеп оештырыла.