Идарә итү учеты һәм контроллинг кафедрасы

Идарә итү, икътисад һәм финанс институты

Идарә итү учеты һәм контроллинг кафедрасы (иң башта КФЭИда бухгалтер учеты кафедрасы) 1931 нче елда оеша. КФУ Идарә итү, икътисад һәм финанс Институтының чыгарылыш кафедрасы булып санала.

Төрле вакытта КФЭИда профессорлар Афанасьев А.А., Бахтин И.А., доц. Карманаев Р.А. бухгалтер учеты кафедрасының мөдирләре булып эшлиләр. 1963 нче елдан алып 2013 нче елның 1 нче октябренә кадәр кафедраны э.ф.д., РФ атказанган экономисты, ТР атказанган фән эшлеклесе, КФУның атказанган профессоры Ивашкевич Виталий Борис улы җитәкли.

Хәзерге вакытта кафедраны э.ф.д., профессор Каспина Роза Григорий кызы – РФ һөнәри югары белем бирү мактаулы хезмәткәре, Европа ассоциациясе бухгалтерларының әгъзасы, бухгалтерлык һәм аудиторлык белем бирү мәсьәләләре буенча ООН эксперты (UN, UNCTAD, ISAR, Geneva), идарә итү учеты Институты эксперты (IMA Campus Advocate, USA) җитәкли.

Кафедра  380301 “Экономика” юнәлеше буенча бакалаврлар әзерләүдә катнаша, шулай ук “Идарә итү учеты һәм контроллинг” (“Экономика” юнәлеше) магистратура программасы буенча югары квалификацияле экономистлар әзерләүне тормышка ашыра.

2016 нчы елның 1 нче сентябренә кафедраның штат берәмлеге 13,1. Аларның 3 се икътисад фәннәре докторы һәм 5се икътисад фәннәре кандидаты. Кафедра укытучыларының күбесе Казан финанс-икътисад институтын тәмамлучылар. Барлык укытучылар да гамәли эш тәҗрибәсенә ия, күбесе АКШ, Германия, Швейцария, Бөекбритания, Голландия һәм башка илләрдә стажировкаларда булдылар.

Укытучылар төрле һөнәри хисапчылар бәйгеләрендә актив катнашалар, шул ук вакытта алар әлеге абруйлы ярышларда җиңүчеләр һәм лауреатлар исемлегендә. Кафедраның әйдәп баручы укытучылары профессиональ бухгалтерларны һәм аудиторларны әзерләүдә, аларның белемен һәм квалификацияләрен арттыруда зур көч куялар.

Кафедрада белем бирү процессында әйдәп баручы туган ил һәм көнбатыш икътисад югары уку йортларында файдаланыла торган тәҗрибә, методик материаллар, укыту методикасы, студентларның белемен тикшерү ысуллары кулланыла. Дисциплиналарны укытканда, интерактив белем бирүнең заманча методлары киң файдаланыла: эшлекле уеннар, башка югары уку йортлары вәкилләре белән берлектә он-лайн семинарлар, исәпкә алу (учет), анализлау һәм аудит өлкәсендә эшләүче тәҗрибәле белгечләр катнашуында мастер-класслар һ.б. Төрле формалар файдаланыла, оешмаларның гамәли эшчәнлегендә очрый торган аерым ситуацияләрне бәяләүгә һәм анализ ясауга зур игътибар бирелә. Кафедра укытучылары тарафыннан 9 электрон-белем бирү ресурсы эшләнгән. 2016 нчы елның 1 нче сентябренә алар барысы да КФУ сайтына урнаштырылган һәм укыту процессында актив кулланыла.

Кафедраның фәнни тикшеренү юнәлеше дөньякүләм икътисад өлкәсендәге алга киткән фәнни тенденцияләргә җавап бирә. Кафедраның фәнни мәнфәгатьләренең төп өлкәсе идарә итү исәбен алу һәм контроллинг, шул исәптән бухгалтер, идарә итү учетын камилләштерү, МСФО һәм идарә итү учетының бәйләнешен, оешма белән идарә итү системасында хисап эшләү мәсьәләләре санала.

Идарә итү учеты һәм контроллинг кафедрасының фәнни тикшеренүләренең өстенлекле юнәлешләре:

  • идарә итү хисабы һәм контроллингны оештыру һәм җитәкчелек итү;
  • МСФОны идарә итү ихтыяҗы өчен файдалану;
  • интеграль отчет: оештыру һәм интерпретация;
  • бәяле-ориентир идарә итүнең учет-аналитик тәэмин ителешен булдыру.

Кафедра “МСФОны идарә итү хисабында файдалану” һәм “Идарә итү учеты һәм контроллинг мәгълүматларын нигезендә хуҗалык субъектларының интеграль отчетларының мәсьәләләрен тикшерү” кебек комплекслы фәнни-тикшеренү темаларын эшлиләр.