Идарә итү, икътисад һәм финанс институты

Идарә итү, икътисад һәм финанс институты

Казан федераль университетының идарә итү, экономика һәм финанс институты Идел буе федераль округында экономика өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча беренче урында тора. Институтта 8 меңнән артык студент белем ала, 600 дән артык хезмәткәр эшли. Институтны Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мәгариф өлкәсендәге премия лауреаты Баһаветдинова Наилә Гомәр кызы җитәкли. Институтның фәнни җитәкчесе – КФУның ректоры Гафуров Илшат Рәфкать улы.