“Биоконтроль” фәнни-эзләнү лабораториясе

Лабораториянең эшчәнлеге “Эконефть” дип аталган страгетик академик берәмлек өстенлекле юнәлеше буенча дөньякүләм тикшеренүләр үткәрүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

ППКның фундаменталь һәм гамәли эзләнүләр өлкәсе булып туфракта антропоген активлык йогынтысына дучар булган процессларның биологик контроле тора.

Лабораториянең мөмкинлекләре:

  • Суда һәм туфракта матдәләр һәм элементларның барлыгын бәяләү: нефть продуктлары, металлар, биоген элементлар;
  • Туфракта, порошокларда, калдыкларда кисәкчәләрнең өлешен һәм зурлыгын бәяләү;
  • Микроорганизмнарның нефтедеструкцион һәм биосурфактацион активлыгын билгеләү;
  • Микробларның биохимик, микробиологик һәм молекуляр зурлыкларын анализлау;
  • Төрле катлам организмнарын кулланып биотестлаштыру;
  • Калдыкларны, составында нефть булганнарын да кертеп, компостлау яки әчетү методлары белән биоремидиация буенча күпьеллык тәҗрибәләр үткәрү;
  • Биоремидиация, нефть белән зарарланган туфрак һәм калдыкларны компостлау һәм әчетү технологияләрен эшкәртү;
  • Туфрак, калдыклар, су объектларының составын һәм хәрәкәт итүен билгеләү.